Гөлназ белән Ләйсәнә

i

Мәртәбе кунакларга — галилеләрдән бүләкләр (Похвистнево районы Гали авылында үткән “Халкым минем” IV иҗат фестивале кысаларында).

«Халкым минем» тапшыруын

Карарга бик яратам.

Гөлназ белән Ләйсәнә

Атлыйлар бер сукмактан.

Армый-талмый очалар

Күбәләкләр шикелле.

Барлык төбәк татарлары

Көтә сезне һәр көнне.

Гөлназ Шәйхи экранда -

Йотылып тыңлыйм чыгышын.

Аралар ерак булса да

Тоям аның сулышын.

Сезнең һәр хәрәкәтегез

Безгә таныш,билгеле.

Гали көтеп ала сезне

Туганыбыз шикелле.

Ялт-йолт китереп Ләйсәнә

Төшерә безнең якны.

Зәңгәр экраннарга чыкты

Галинең уңган халкы.

Икегездә серле, тылсымлы,

Һәр сүзегез иманлы.

Йөзегездән җылылык бөрки,

Күз карашыгыз нурлы.

Сәимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1373

Комментирование запрещено