Юл эксплуатацияләү идарәсе җитәкчесе Ильяс Инсафов.
16 октябрьдә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне булып үтте
“Юл газабы — гүр газабы” дигән әйтем бар халыкта. Әйе, элек аркасына биштәр асып авыл гына түгел, ерак шәһәр араларын да җәяү йөргән ата-бабаларыбызның шулай уфтанырлыгы булгандыр. Чакырымнарны саный-саный ничәмә пар чабата туздырган алар…
Ә бүген исә тигез асфальт юллардан машинада җилдергән кешегә ни! Аңа югарыдагы әйтемнең мәгънәсе дә аңлашылып бетмидер. Ул инде башкача җырлый:
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин… Читать полностью →