Сыер кайгысы

iАвылларда көтүче юк,

Маллар ятим калганнар.

Сыерлар да бик назлатып

Бозаулый башлаганнар.

Урамына ике сыер,

Аның да берсе былтыр

Үгез тапмый тирә-яктан,

Калган чибәркәй кысыр.

Әле сөт эзләп маташа

Авылдагы бикәләр.

Калага гариза язып

Җибәрергә җиткәннәр.

Анда хәлне аңлаганнар,

Кибетләргә туп-туры

Китерелгән порошок-сөт,

Шайтан үзен алгыры.

Хәзер инде хатын-кызлар

Сыер савар урынына,

Иртә белән бидон элеп,

Чаба кибет юлына.

Сыерлар да мөгердәми,

Ачулы алар безгә.

Шулай дөнья барса, диеп,

Чалып ашарлар көзгә.

Яшел алан бушап калган,

Бәрән дә юк, сыер да.

Ярый әле инкубатор

Чебешләр биреп тора.

Авылларда инеш буен

Бизи казлар көтүе.

Шуңа бәйләп өмет итәм

«Буш» ботлары» китүне.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1033

Комментирование запрещено