Күршеләр

iНинди авыр заман бар иде, дип

Уйлап утырамын кайчакта.

Шырпы сорарга да керә идек,

Күмер беткән чакта учакта.

Менә хәзер нинди заман җитте:

Туган белән туган йөрешми,

Ялгыз гына өйдә утырабыз,

Күрше белән күрше күрешми.

Шырпы сорап керү кирәк түгел,

Утта янмый инде учак та.

Бар нәрсәң дә җитү булса да,

Күрше кирәк була кайчакта.

Печән алып кайтсак өешергә

Йөгереп керә идек күршегә,

Ярдәм итү түгел, хәл белергә

Керми хәзер күрше-күршегә.

Бер-береңне якын итеп

Исән чакта йөреп калырга,

Чит илдәге татарлардан

Безгә хәзер үрнәк алырга.

Әллә инде дөнья алышынды,

Әллә алышындык үзебез.

Ишектә күрмәгән йозакларны

Капкабызга элеп куябыз.

Безгә хәзер берни кирәк түгел,

Кунакларга гына йөрешик.

Аякларда йөреп торган чакта

Хәл белешеп, килеп-китешик.

Күрше-күрше белән очрашса

Исәнләшү кирәк ерактан,

Шуңа күрә дә бит бер Ходаем

Күрше итеп безне яраткан.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1187

Комментирование запрещено