Мәңгелеккә китеп барды…

valeevЭх, кеше язмышлары, гомер агышлары! Бигрәк тә аянычлы булалар шул кайчакта. Бөтен Россия татарларын ду китереп биетүче, танылган җырчыларның моңына кушылып уйнаучы, Татарстан, Россия, чит ил киңлекләрен гизеп, татар моңын дөньяга тараткан гармунчыбыз Рөстәм Вәлиевка 29 октябрьдә 55 яшь тулган булыр иде… Гомере кыска булды шул, арабызда юк инде хәзер. Ләкин ул үзе, аның көйләре, аның якты истәлеге безнең күңелләрдә яши. Шуңа да шушы көннәрдә Казанда гөрләтеп Рөстәм Вәлиевнең юбилеен уздырачаклар, анда танылган артистлар, дәрәҗәле кунаклар катнашачак. Самарадан да туганнары барачак, әлбәттә, Самара гармунчысы Мидхәт Әминов та анда булачак.

Биш ел элек, Рөстәм Вә­лиевнең илле яшьлеген уздырганда да нәкъ шулай булган иде бит. Ерак араны якын итеп Казанга абыйсын котларга барган энесе — пародист һәм биюче Ринат Вәлиев сәхнәгә чыкты. Беренче фразаларыннан ук халык елмаеша башлады – кунакка Леонид Ильич килгән икән: “Мне Рустам сказал: “Я, Леонид Ильич, мечтаю покорить Казань! Но я ему не поверил. И ошибся! Самарский мишарин все-таки покорил Казань! Яшәсен Казан! Яшәсен Рөстәм Вәлиев! Яшәсен Леонид Ильич Брежнев”, — дип көлдергән иде. Ләкин көлке эш түгел икән ул, Казанны яулап алу. Рөстәм Казан консерваториясенә укырга баргач, яшәргә — урыны, ашарга ашы булмаган кәннәре дә булгалый. Консерватория классында, филармония сәхнәсендә баш астына Гали гармунын куеп йоклаган төннәре күп була аның. Ә хәзер карагыз инде, Самара мишәре Казанның иң дәрәҗәле сәхнәсендә иң танылган артислар арасында солтан булып йөри. Ләкин бу киная түгел, бу утыз еллык тырыш хезмәт, бихисап юллар, йокланмаган төннәр, ашалмаган ашлар нәтиҗәсе. Юбилей юңаеннан ТНВ каналына биргән интервьюда танылган татар җырчысы Илһам Шакиров Рөстәм Вәлиев турында болай дип сөйләгән иде:

- Ул безнең татар сәх­нәсендә сирәк була торган кешеләрнең берсе. Без 28 ел буе бергә. Шушы чорда бихисап концертлар куйдык. Ул җырчының һәр сулышын, һәр алымын, һәр нотасын алдан белеп, ишетеп уйный. Аның белән эшләве бик җиңел, үзе бер бәхет.

Рөстәм Вәлиевнең үсе­шенә үз өлешен керткән Та­тарстанның халык артисты Рәшит Шәкүр улы Мостафин да аның турында:

- Рөстәм минем белән бергә утырып уйнаган малай. Тырыш, үҗәтле егет, — дип әйткән.

Әтисе-әнисенең шифалы куллары тигән гармуннарда уйнап үскәнгә, фатихаларын алып иҗат юлын басканга Рөстәм Вәлиев кулы тигән һәр уен коралы да көйли башлый — озыны, кыскасы, зурысы, кечкенәсе, теллесе, төймәлесе — һәрберсенең үзенең тембры, үз холкы, ясалышы һәм туган нигезе бар.

- Менә бусы — Гали Җәмлихановның гармуны, бусы — 19 гасырның икенче яртысында Фәез абый Садыйковның гармун фабрикасында ясалган. Ә менә бу Саратов гармунын миңа якташым Хәбил Бикташев бүләк иткән иде. Ниндидер күргәзмәдән сатып алган булган. Иң кадерлесе — Гали Гәрәев гармуны инде. Әнием алып биргән беренче гармуным гел минем багажникта йөри — дип һәрберсен сыйпап-сыйпап сөйләгән иде Рөстәм Вәлиев.

Тора-бара музыкант башка инструментларга да игътибар итә. Ифрат Хисамов ясап биргән татар курае, ике тишек­ле башкорт курае, якутларның тешкә куеп уйный торган кубызы, вьетнам, япон кубызлары, шул ук Ифрат Хисамов ясаган ике ноталы кубыз…

Биш ел элек Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда да музыкантның 50 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәргән идек. Көзге салкын көн булуга карамастан, тамашага шактый күп халык җыелды. Күпләрнең кулында чәчәк бәйләмнәре, залда Рөстәм Вәлиевның әнисе, туганнары, якын дуслары… Сәхнәдән юбиляр адресына бик күп җылы тәбрикләүләр, изге теләкләр яңгырады, аның казанышлары турында сөйләнде. 27 ел буе Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләп, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның алыштыргысыз баянчыларының берсе иде ул. Шушы дәвердә Америка Кушма Штатлары һәм Алмания, Финляндия һәм Франция, Австрия һәм Төркия, Кувейт һәм Кытай, Чехия һәм Казахстан илләрендә булып, татар музыкасын популярлаштырып йөргән. Ул уйнаган көйләр 20 аудиодискка язылган. Тальянда һәм хромкада уйнарга өйрәнү китапларын чыгаручы да, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты да, Бөтенроссия халык уен коралларында уйнаучылар конкурсы дипломанты да, Икенче Бөтенроссия “Голоса России” халык җырларын башкаручылар телеконкурсында югары профессионал концерт­мейстер дипломын алган музыкант та, профессионал гармунчылар конкурсында Гран-при яулаган артист та, “Минута славы” бәйгесе финалисты да, гармунчыларның “Алтын унлыгы”на да кертелгән, “Играй, гармонь!” телевизион тапшыруының Кремльдә үткән юбилей тантаналарында да катнашкан Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты исемнәренә лаек булган…

Исән булса, бу исемлекне дәвам итеп тә булыр иде. Рөстәм Вәлиевнең таланты чәчәк кебек ачылган, популярлыгы апогеена җиткән чагында кинәт кенә вафат булды шул ул. Самара татарларының гаҗәеп матур чәчәге сулды, мәңгелеккә китеп барды. Күңелдә тик аның музыкасы гына яңгырап калды: тормыш сөю көйләре, онытылмас елмаюы, чиксез таланты…

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1641

Один комментарий