Әнкәемнең күңел сандыгыннан

i2Тыныч кына яшәгәндә
Гамьсез, хәвефсез.
Башлана бу ачы сугыш,
Сүзсез, хәбәрсез.

Бер әбинең кочагында
Кала алты баласы.
Китә сугыш кырларына
Балаларның атасы.

Иң кечесе тумаган да,
Иң олысы — 13 яшендә.
Яшәргә дә, эшләргә дә
Юк бит әле соң көч тә.

Торыр урыннары булмый,
Фермада яши алар.
Күп тә үтми яу кырыннан
Килә кайгылы хәбәр.

Алты бала ятим кала,
Әби кала тол булып.
Инәйләрнең күз яшьләре
Аккан инде күл булып.

Инәй була 13 яшьлек,
Гаиләдә олы бала.
Көнне-төнгә ялгап эшләп
Яшәргә генә кала.

Ул вакыттагы хәлләрне
Язып бетереп булмас.
Көне-төне эшләсәң дә,
Авызың ипи күрмәс.

Яз көне черек бәрәңге,
Күгәргән башак ашап,
Күпме кеше харап булган,
Киткән дөньясын ташлап!

Ул вакытларда кешеләр
Киндердән күлмәк кигән.
Песи үләннәре ашап,
Яшәргә туры килгән.

Көне буе сарык көтеп,
Төннәр буе савалар.
Качып-посып сөт эчкәнгә,
Алар исән калалар.

Ач булса да бу балалар,
Әбигә булышканнар.
Авырлыкларга бирешми,
Яшәргә тырышканнар.

Алты бала, ферма өе -
Бөтен булган байлыгы.
Эшләгәннәр көнен-төнен,
Палка булган айлыгы.

Насыйп булган инәбезгә
ФЗОлар күрергә.
Әбигә дә ул булышкан
Балалар үстерергә.

Шушы авыр замананың
Булмас кебек ахыры.
Алар җилкәсенә төшә
Тормышның иң авыры.

Бөтен халык авырлыкны
Үз башында кичергән.
Аларның зур тырышлыгы
Бу көннәргә китергән.

Бер Ходаем, насыйп итмә
Шул көннәрне тагын да.
Тыныч булсын көннәребез,

Ипи булсын табында!

Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1198

Комментирование запрещено