Бүген кешелек алдында экология проблемасы аеруча үткен тора. Киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, диләр. Шуңа да балалар моны белеп үсәргә, тирә-як мохитны сакларга өйрәнергә тиеш. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә бу юнәлештә зур эш алып барыла.
- Кечкенәдән Җир йөзенең гүзәллеген күреп, сокланып үскән кеше табигатькә зыян китермәс. Без дә укучыларда тереклек дөньясына карата җаваплылык хисләре тәрбияләрә тырышабыз. Мәсәлән, мәктәпнең беренче катында укучылар белән кышкы бакча ясадык. Анда абага, яран, традесканция кебек күптөрле бүлмә гөлләре үсә.
Балалар көн дә гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарта, су сибә, тузанын сөртә. Аларның төренә карап тәрбияләү ысуллары да төрле икәнен үзләштерәләр, — дип сөйли тәрбия буенча мәктәп директоры урынбасары Асия Сәйфетдинова.
Ел саен үткәрелә торган “Алтын көз” күргәзмәсе дә шул нисбәттән эшләнә. Менә быел да балалар төрле табигый материаллар кулланып матур-матур композицияләр, паннолар ясап китергәннәр. Бу экспонатларга карап балаларның фантазиясенә исең китә! Кабаклардан ясалган вазалар, сәгатьләр, чыбык-чабыктан “төзелгән” авыл йортлары, сиртмәле коелар дисеңме! Көзге яфраклар, чикләвекләр, кипкән чәчәкләрдән ясалган “Көзге мозаика” паннолары да күз явын алырлык.
- Мондый күргәзмәләрдә катнашкан балаларның дизайнер сәләте дә ачыла. Агач ботакларыннан ясалган шәмдәлләр, алтын төскә буялган камыр агачы (боярышник) җимешләреннән һәм кипкән яфраклардан ясалган композицияләр, чыршы күркәләреннән ясалган керпеләр, пингвиннар, ябалак һәм аю баласы… Зоопарк диярсең!
Әлбәттә, бу матурлыкны балалар үзләре генә ясамаган, аларга әти-әниләре дә ярдәм иткән, — дип сөйли 6 “А” сыйныфы җитәкчесе, инглиз теле укытучысы Зилә Шәрәфетдинова. - Бу бала белән ата-ананы, ата-ана белән укытучыны якынайта. Бергәләшеп эшләгәндә генә укуда һәм тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 1337