Көзнең алтын чорында Самара өлкәсе ветераннары “Федор Достоевский” теплоходында Самара-Әстерхан маршруты буенча сәяхәткә киттеләр. Аны Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин инициативасы белән ветераннарның өлкә Советы рәисе Иван Алексеевич Сахаров оештырды.
Вакытыбыз бушка узмады. Тукталышлар арасында ветераннар Советы рәисенең хисап докладын тыңладык, фикер алышулар, методик киңәшмәләр булды, уңышлы тәҗрибәләр белән танышу каралган иде.
Беренче тукталышыбыз Саратовта булды. Анда без Соколов тавында урнашкан Хезмәт һәм хәрби дан музеен карадык. Ул үзебез яшәгән чор батырларына багышланган булып, күңелләребездә горурлык хисе уятты. Бигрәк тә Марк Бернес башкаруында яңгыраган Рәсүл Гамзатовның “Журавли” җыры күңелдән һич чыгарлык түгел.
Волгоградның һәр карыш җире безнең солдатларның каны белән юылган. Поклон тавындагы һәйкәлләр, мәңгелек ут, шушында ятып калган солдатлар исемлеге яныннан тыныч кына узуы мөмкин түгел. 37 кара мрамор плитаның һәрберсендә 105әр фамилия язылган. Анда солдатлар, офицерлар, генераллар – барысы да Сталинградны геройларча саклап һәлак булганнар. Һәр плита алдында тезләнеп баш иясе килә. Аларның батырлыгы киләчәк буыннарның күңелендә дә мәңге сакланырга тиеш.
Ә Әстерхан безнең күңелдә Кремле, аккошлы күле, каналлары, шәрыкъ базарлары, чисталыгы белән истә калды.
Бу круизга барган барлык ветераннар да илебез киңлеге, халкыбыз батырлыгы белән сокланып, рухланып, рухи байлык туплап кайттылар. Ел саен шундый сәяхәт оештырган өлкә җитәкчеләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Рәис БИГЛОВ,
Сызрань шәһәренең “Хәрби туганлык” оешмасы әгьзасы.
Просмотров: 1366