Ялгыз каен

52320fa7ef865138f42b9b8afef29fe4Урман сукмагында сары яфраклардан
Алтын келәм җәйгән диярсең,
Менә шушы матур көзге урманны
Килеп күрми ничек түзәрсең.

Читтә генә ялгыз каен тора
Баткан кебек тирән кайгыга,
Минем дә бит ялгыз башым диеп,
Сөялдем мин ялгыз каенга.

Ямансулап калган урман эче
Сары яфраклары коелгач,
Ялгыз каен миңа башын иде
Куенына барып сарылгач.

Әйтте каен: «Нинди серләрең бар,
Сөйлә миңа, сөйлә яшермә,
Минем дә бит сөйләр сүзләрем күп,
Сөйлим сиңа түкми-чәчмичә».

Моңсуланып калган ак каеннар
Йоклыйлар күк миңа тоела.
Каеннарның сары яфраклары
Яшьләр булып җиргә коела.

Шәрәләнеп калган ак каеннар
Язлар җиткәч тагын яшәрер.
Кошлар кайтыр ояларын эзләп,
Урман эче тагын ямьләнер.

Иптәшләрем бар да гөмбә җыя
Чиләкләрен мөлдер тутырып,
Ә мин шигырь язам тын-тын гына
Ялгыз каен төбенә утырып.

Уйларыма чумып акрын гына
Чыгып киләм урман эченнән,
Көзге урман гүзәллеген күргәч
Чыга шигырь йөрәк түреннән.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1478

Комментирование запрещено