“Восток” кояшы якты яна

%d0%bc%d0%be%d1%87%d0%b0%d0%bb%d0%b5%d0%b5%d0%b2%d0%ba%d0%b0Похвистнево районының Мә­чәләй авылында Ринат Ис­кән­дәров җитәкчелегендә «Вос­ток» күмәк хуҗалыгы эш­ләп тора.

Берничә ел инде алар пай хуҗаларының җирләрен арендага алып эшкәртәләр, икмәк чәчәләр, моның өчен авылдашларына ашлык һәм көнбагыш мае белән түләп торалар, үз­ләренең техникасын яңартып торырга мөмкинлек табалар. Моны күреп, җир пайларын күрше авыл хуҗалыкларына бирүче авылдашларыбыз ялгыш­ларын аңладылар һәм үз хуҗалы­гыбызга кайтардылар. Безнең хуҗалык җитәкчеләре авыл халкына кырдан салам, печән җыеп алырга да рөхсәт итә.

Тырышып, алга карап эшләсәң, булдырып була икән. “Восток”лылар быел үзләренең хезмәткәрләренә яңа фатиралар да салып куйдылар.

Безнең авылдан Подбельск станциясенә туры юл бар. Тормыш яхшы чакларда юлның ташу баса торган урынына бетон күпер салып калдырылган иде. Ул берничә көн генә язгы ташу суы астында калып тора да, кабат ачыла. Тик күпер астын чүп-чар, ауган агачлар каплап җәфалый. Язын “Восток” та эшләүче уңган егетләр Илһам Мансуров, Наил һәм Ринат Исәнбаевлар, Рамил Булатов 3 көн буе күпер астындагы агачларны һәм чүп-чарларны кисеп, резин көймәләргә салып ташыдылар. Зуррак агачларны тракторлар белән тартып чыгарырга туры килде.

Чәчү эшләре тәмамлангач, «Восток» эшчеләре бу күперне төзекләндереп, тулысынча арчып бетереп, юлларны тигезләделәр. Бу эшләр барысы да хуҗалык хисабына эшләнде. Ә авыл халкы җәй буе аларга рәхмәт укый-укый шул кыска юлдан йөрде. 

Хуҗалык механизаторлары Рәшит Иваев, Вәлиулла Субеев, машина йөртүче Раил Исмәгыйлев та бик булдык­лы егетләр — җир җимереп эшлиләр дә, матур итеп ял итә дә беләләр. Менә, мәсәлән, быел «Восток» хуҗалыгының футбол командасы район буенча икенче урынны яулады. Еш кына шулай үзебезнең стадионда да, күрше авылларга барып та, футбол командасы авылыбызның данын күтәрә.

Шушы үзгәрешләрне күреп күңел күтәрелә. Димәк без, хезмәт ветераннары, башлаган эшне дәвам итүчеләр бар, эстафетаны бик уңган-булган егетләргә тапшырдык. Бик зур рәхмәтләр әйтеп,  матур-тигез гомерләр телибез аларга.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1415

Комментирование запрещено