Яучы Роза Сабитова Казан егете Айдар Садыйковтан татарча бию көткән

news_16786Казанда яшәүче татар егете, тамада Айдар Садыйковны 1 ноябрьдә “Беренче канал”да “Давай поженимся!” тапшыруында күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә “АиФ Казан”.

Айдар үзе сөйләгәнчә, аны социаль челтәрләр аша күреп, тапшыруга төшәргә телевидениедән үзләре чакырганнар. Мәскәүгә ул күчтәнәчкә чәк-чәк алып барган. Иптәшкә Мәскәүдә яшәүче җырчы, Казан кызы Ләйсән Минһаҗеваны һәм элегрәк туен үткәргәндә танышкан Мәскәү егете Валерий Козловны алып барган.
 

“Тапшыруны төшерү өстендә йөз кеше эшли, бөтенесе дә җылы мөнәсәбәттә үтә. Студиягә өстәл артына чыгып утырганчы алып баручыларның да, тапшыруда катнашкан кәләшләрнең берсен дә алдан күрмәдем. Кызганычка, тапшыруны төшереп бетергәч, алып баручылар студиядән бик тиз чыгып китә, фотога төшеп булмаганына үкенәм”, — дип тәэсирләре белән уртаклашкан Айдар. Яучы Роза Сабитова Айдарның хип-хоп биюен ошатмаган, “матур итеп татарча биюеңне көткән идем”, дигән.
 

Просмотров: 1093

Комментирование запрещено