Гали авылы укучыларының Изге Болгар җирендә күргәннәре

%d0%b2-%d0%b1%d1%83%d0%bb%d0%b3%d0%b0%d1%80%d0%b5Октябрьнең җылы һәм матур көннәренең берсендә без иртән-иртүк сәяхәткә кузгалдык. Барыр җиребез — борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар шәһәре күптән инде үзенә тартып тора иде.

Юлның ике ягында өелеп үскән урман туган ягыбызга ямь биреп тора. Көзге табигать матурлыгына хозурланып бара-бара биш сәгатьлек юлны сизмичә дә үткәнбез. Алда безне, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган бер төркем Гали мәктәбе укучыларын һәм укытучыларын, үзенең мәчетләре, тарихи корылмалары белән Изге Болгар җире каршы ала иде.

Иделемнең түрендә,

Газиз туган җиремдә,

Ак канатлы бер кала

Болгар диеп атала.

Заманында ул Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы, Алтын Урда иленең мәшһүр шәһәрләренең берсе, олуг мәдәният, цивилизация үзәге булган. Аның тарихы -  халкыбыз узган озын вә киң юлның зур бер арасы, мөһим өлеше — бай да, гыйбрәтле дә, бөек тә, әрнүле дә. Гасырлар тарихы ул.

Шәһәрнең алга китеше ислам динен кабул итү белән бәйле. 922нче елның маенда Болгарда татарлар рәсми рәвештә ислам динен кабул иткәннәр. Бу турыда гарәп сәяхәтчесе һәм язучысы Әхмәт ибн Фадлан  язып калдырган.

Болгар тора-бара зур сәү­дә үзәгенә әверелә. Шәһәр үзәгендә Җәмигъ мәчете һәм патша сарае төзелә. Ләкин 1431 елда рус воеводасы Федор Пёстрый Болгар иленә яу белән килә һәм аны җир белән тигезләп китә. 1990 елларда гына Болгар хәрәбәләре мөселманнарның изге җиренә әверелеп, анда казу эшләре башлана, таш пулатлар торгызыла, Җәмигъ мәчете корыла.

Болгар хәзер бөтенләй башка. Изге җирләр белән танышуыбыз Истәлек билгесе  бинасыннан башланды. Андагы картиналар, кулъязмалар, экспонатлар кешене борынгы Болгар дәүләте чорына алып кереп китә. Хәтта рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү мизгелләрен сурәтләгән зур картина да бар. Ә бинаның икенче катында дөньядагы иң зур Коръән китабы урын алган.

Экскурсиябезнең иң кызыклы өлеше музейда булгандыр, мөгаен. Таш гасырдан алып Казан ханлыгы оешканга кадәр чорны чагылдырган күргәзмәдә ни генә юк! Борынгы бабаларыбызның җир эшкәртү кораллары да, хатын-кызларның зәвыклы бизәнү әйберләре дә, чүлмәкче һәм тимерчеләр эшләп чыгарган көнкүреш әйберләре дә…

Экскурсия барышында без Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече манара, Кара пулат, Ак пулатта булдык. Бу биналар — борынгы архитектура һәйкәлләре. Ак пулат заманында җәмәгать мунчасы булып хезмәт иткән, ә Кара пулатта суд эшләре алып барылган икән. Монда җимерелмичә сак­ланган бердән-бер корылма — мәчет манарасы булып чыкты.

Аннары без мәһабәт Ак мәчетне карап йөрдек. Ул ерактан ук затлы. матур булып күренеп тора. Мәчетнең диварлары лалә чәчәкләрен хәтерләтүче орнамент белән бизәлгән. Ул күңелгә аклык-пакълеге, зәвыклы архитектурасы белән кереп калды.

Болгар шәһәре — һәр татар кешесе өчен изге урын ул. Шәһри Болгар җирләрен күреп, борынгы бабаларыбыз йөргән юллардан узу күңелләрдә милләтең, халкың белән горурлану хисе тудыра. Тарихыбызны онытырга тиеш түгелбез!

Истәлеккә сувенирлар алып, Болгар белән саубуллашып, без кайту юлына чыктык. Юл буе иптәшләребез белән күргәннәребез турында фикер алыштык, тиз генә тынычлана алмадык. Безгә шундый зур бүләк ясаган авылдашларыбыз Мөдәррис абый һәм Расих абый Латыйповларга, Камил абый Исхаковка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

%d0%b2-%d0%b1%d1%83%d0%bb%d0%b3%d0%b0%d1%80%d0%b5Әлфия ЛАТЫЙПОВА,

Гали авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

 Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1133

Комментирование запрещено