Россия икътисадын коткарган татар кызы – Эльвира Нәбиуллина турында Норвегия газетасы

1«Илнең кризис чорын үтеп чыкканы өчен Россия бурычлы булган кеше — хатын-кыз», — дип яза «Афтенпостен» газетасы.

Норвегиянең Aftenposten («Афтенпостен») көндәлек газетасы журналисты Пер Андерс Юхансен (Per Anders Johansen) Россиядәге икътисади кризис вакытында хатын-кыз эшмәкәрләр ничек яши дигән темага язган мәкаләсендә РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинаны да телгә ала.

“Россия икътисадын коткарган татар кызы”, — дип яза Норвегиянең Aftenposten («Афтенпостен») көндәлек газетасы журналисты Пер Андерс Юхансен (Per Anders Johansen) РФ Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина турында.

“Илнең иң авыр кризис чорын үтеп чыкканы өчен Россия зур бурычлы булган кеше – хатын кыз, аны Үзәк банкның иң яхшы һәм иң таләпчән җитәкчесе булганы өчен сайлап куйганнар. Аның исеме Эльвира Нәбиуллина.

Нәбиуллина белән күпсанлы төнге утырышлар үткәргәннән соң – ул Россиянең мөселман республикасы Татарстаннан (Эльвира Нәбиуллина тумышы белән Башкортстаннан — ТИ) татар (текстта — «tartar» — ТИ) кызы – Путин аның кырыс даруын кабул итте.

Financial Times, хәбәр итүенчә, ул бөлгенлеккә чыккан 276 Россия банкын ябуга ирешкән.

Аның катгый сәясәте олигархларның, банк җитәкчеләренең һәм Кремльдәге көчле кешеләрнең ачуын чыгарган», — дип яза журналист.  

“Aftenposten («Афтенпостен») — Норвегиядә 1860 елдан бирле чыгучы, иң зур медиаконцерн — Schibsted («Шибстед») составына керүче либераль-консерватив рухтагы көндәлек газета. 2014 елгы тиражы 187 мең экземпляр, сайтны көн саен 200 мең кулланучы карый.

Пер Андерс Юхансен (Per Anders Johansen) (1965 елда туган) – “Афтенпостен” газетасының сәяси күзәтүчесе. Әтисе журналист булу сәбәпле, балачакта Мәскәүдә яшәгән. 2015 елдан газетаның Россиядәге үз хәбәрчесе.

«Татар-информ».
 

 

Просмотров: 924

Комментирование запрещено