Серләремне сөйлим кемнәргә

iЯнәшәңдә булса иде икән,

Уртаклашыр кешең сереңне.

Аңламаган кешеләргә сөйләп

Әрәм итмә тәмле телеңне.

Күңелеңне кинәт моңнар басса,

Чит-ятларга сөйләп бушанма.

Ышан бары керсез йөрәгеңә,

Сыналмаган дуска ышанма.

Серләреңне сөйлә урамдагы

Кар-буранлы салкып җилләргә,

Җилләр алып китсен серләреңне

Син булмаган ерак илләргә.

Ялгыз калдым диеп кайгырсам да,

Мин булдым бит яшьли түземле,

Бер мин генә ялгыз калмадым дип,

Юатамын кайчак үземне.

Ышанычлы кешең янда булса,

Серләреңне сөйлә утырып,

Тагын бер кат, әгәр күрешү булса,

Серләремне мин дә сөйләр идем

Яннарыңа гына утырып.

Балаларым янда булган чакта

Бәхетле итеп сизәм үземне,

Шигырьләрем аша сөйләп бирәм

Эчләремдә булган серемне.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1009

Комментирование запрещено