Камышлы районы ата-аналары ник татар телен укытуга каршы?
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Наҗар Нәҗми.
Үткән уку елы ахырында Камышлы районында ана телен укыту буенча конференция үткәрелгән иде. Анда Камышлы районында гына түгел, өлкәнең башка татар авылларында да туган телләргә игътибар бирелмәү, сәгатьләр җитешмәү, ата-аналар каршылыгы һәм балаларның татар телен кирәксенмәве турында сүз күп булды.
Анда Камышлы районында ана теле дәрес буларак тик Иске Ярмәк мәктәбендә генә укытылуы, башкаларында, шул исәптән “Әлифба” китабын төзүче Сәләй ага Вәгыйзовның туган авылы Байтуганда да тик факультатив рәвештә генә керүе турында да сөйләделәр. Читать полностью