Иң популяр чуваш җырчысы Фәридә Фәйзуллина уңышының сәбәбен күп телләр белүендә күрә (ВИДЕО)

g45Чувашия Республикасының Батыр районында туган 2016 елда ЮТВ (Чабаксар шәһәре) телеканалы үткәргән “Ел башкаручысы” конкурсында беренче урын алган, чуваш эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе булган татар кызы Фәридә Фәйзуллина (чуваш эстрадасында Фарида исеме белән танылган) яңа концерт сезонына әзерләнә.

“Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында Фәридә Фәйзуллина чуваш эстрадасының иң танылган җырчыларының берсе була алуының сәбәбе дип өч – рус, татар, чуваш телләренең байлыгын бергә туплауны санавын әйтте. Бүген Фәридә Фәйзуллина чуваш эстрадасында иң популяр җырчылардан санала, аның концертларына билет бәяләре чагыштырмача югары булса да, заллар буш булмый. Җырчы концертларында татарча да җырлап, татар мәдәниятен пропагандалый.

 “Татар җырчысы булырмын дип уйлаган идем”

- Фәридә, сез чуваш җырчысы булырмын дип уйлаган идегезме?

- Мин татар җырчысы булырмын дип уйлаган идем. Чуваш җырчысы булу үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Oscar Records ның продюсеры Ринат Сәед улы Гыйниятов миңа чувашча җырла әле дип тәкъдим итеп карады. Мин, әлбәттә, алдан моңарга каршы килдем. Нишләп инде мин татар була торып, инде ун еллап үз ана телемдә чистарак, матуррак сөйләшергә дип эшләгәннән соң, хәзер чувашча җырларга тиеш? Аннары мин үземнең татар җырларына чуваш сүзләрен куеп карадым да, ул бик матур килеп чыкты. Миңа аның яңгыравы бик кызыклы тоелды. Аннары шушы нәрсә мине әкрен-әкрен үзенә сөйрәп кереп китте. Шуңа күрә мин бүген күбрәк чуваш эстрадасында.

- Сезне чуваш эстрадасының иң популяр җырчысы җырчыларның берсе дип атыйлар. Сез бу билгеләмә белән килешәсезме?

- Тамашачылар, халык шулай уйлагач, нишләп мин аның белән килешмәскә тиеш? Әгәр дә бүген минем концертларыма зал тутырып халык җыела икән… Ә ул кечкенә заллар түгел, Чабаксарда иң зур заллар. Туп-тулы заллар булгач, мин килешәм.

“Татар телен оныттырмаган әти-әнигә рәхмәт”

- Үзегез белән дә таныштырып китсәгез иде. 

- Мин Чувашстанның Батыр районында туып үстем. Анда Красномайск дигән авыл бар. Аны чип-чиста чуваш авылы дип әйтсәң дә була, әмма анда 7-8 йорт татарлар бар. Менә шул татарлар арасында мин туып-үскән.

- Нинди мәктәптә укыдыгыз?

- Мәктәптә чип-чиста чувашча укыдык. Үсеп җиткәч кенә шигырьләр эзләп, җырлар язып, саф татарчага өйрәндем. Урамда чуваш теле бик күп булса да, безнең әти-әни өйгә атлап кергәч, татарча сөйләшергә куша иде. Аның тәртибе шул иде. Тәрбиясе шулай булгандыр инде. Алар инде мәрхүмнәр. Минем аларга рәхмәтләр әйтәсем килә, чөнки тормышта бик күп чувашча булган очракта да алар шушы татар телемне оныттырмаганнар. Шуңа күрә мин бүген, Аллага шөкер, татарча да, чувашча да, русча да сөйләшә алам. Мин аларга бик рәхмәтле.

Мәктәптә соң инде институтта укыдым, әмма анда тиз генә барып керә алмадым. Иң беренче гади училищедан башладым, Мәскәүдә эшләдем. Аннан соң Казанга килгәч, Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын (хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты – Т.И.) бетердем.

1980 елдан башлап, 1985 кә кадәр Мәскәүдә яшәдем.

“Җырчы булу – балачактан килгән хыялым”

- Ничек итеп сез беренче тапкыр чыгыш ясадыгыз, ничек альбомнар яза башладыгыз?

- Җырга, моңга мәхәббәт әти-әнидән килгән. Әти гармунда уйный, әни бик матур җырлый иде. Без кечкенәдән җырлап үскән. Күп балалы гаиләдән булгач та, безнең барыбыз да җырлы, моңлы булган. Минем әле игезәк сыңарым да бар. Ул җыр, моң өлкәсенә кермәде.

Бүтән өлкәләрдә эшләгән очракта да, минем бала чактан, үземне хәтерли башлаганнан бирле килгән иң зур теләгем, иң зур өметем дияргәме соң – җырчы булу иде.




Сәхнәгә чыгу туп-туры булмады. Урап-урап, тирә-яклар белән дияргәме соң? Ә җырлар яза башлаганыма бер 15 еллар бардыр. Иң беренчеләре татарча чыкты. Зур сәхнәгә, чуваш эстрадасына менгәменә минем әле өч кенә ел.

- Беренче тапкыр чувашча җырлаганыгызмы хәзерлисезме? Ничек кабул итәрләр дип уйладыгыз?

- Мин сәхнәгә беренче тапкыр чыкканда, минем чувашча беренче альбомым халык арасында киң таралган иде инде. Алар “Моны кем җырлый”, — дип, мине көтәләр иде. Беренче альбом аша исемем инде танылган иде.

“Җырчыда моң йә бар, йә юк”

- Татар җырчысы  ни рәвешчә чуваш халкының иң популяр җырчысы булып китә алды икән? 

- Минем монда моң дигән сүздә тукталып каласы килә. Ул чувашта да, руста да, татарда да шул ук моң. Җырчыда ул я бар, я юк. Кеше аның белән дөньяга килә. Гомер буе яшәп, озак еллар яшәсәң дә, моң булмаса, аны тудырып булмый. Ул әти-әнидән, бәлки табигатьтән бирелмәгән булса, аны тудырып булмыйдыр. Моң дигән нәрсә синең күңелеңдә, йөрәгеңдә бар икән, аны нинди генә милләт булсаң да, аны тоясың. Русча “От сердца к сердцу” дигән әйтем бар. Синең ул моң барыбер сизелә. Нәрсә белән тутырылган син. Синең үзеңә килгән тамашачыңа нәрсә дә булса әйтәсең бармы яисә син үзеңне, йөзеңне, матур гәүдәңне күрсәтергә генә чыкканмы? Халыкны хәзер алдап булмый. Ул бик тиз сизелә торган нәрсә. Минем очракта, үземдә тамашачылар белән бүлешер әйберем бар дип уйлыйм. Шуңа күрә сәхнәгә кыю чыгам.

“Сәхнәгә чыкканда, без тамашачының милләтенә карамыйбыз”

- Чуваш тәнкыйтьчеләре сезнең татар булуыгызны ничек кабул иттеләр? Ничек бәяләделәр? Сезгә нинди җылы, тәнкыйди сүзләр ишетергә туры килде?

- Мин күбрәк чуваш халкы белән эшлим, алардан рәхмәт кенә ишетәм. Мин алардан бик зур мәхәббәт тоям? Менә шундый тамашачылар булганга мин бик бәхетле. Тәнкыйтьләрен ишетмим, рәхмәтләре бик күп, чөнки алар мине аңлыйлар, йөрәкләре, җаннары белән кабул итәләр. Җырларымны йөрәк аша, җан аша үткәреп, интернетта сөйләшү вакытында да һәрбер җырымны бүләк итеп кабул итәләр. Җырчы өчен иң кирәкле, иң мөһим әйбер ул тамашачылары булу. Минем шушы тамашачыларым бар. Аллага шөкер, дип әйтәсем килә.

Сәхнәгә чыкканда, без тамашачының милләтенә карамыйбыз. Булганы өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Миңа тамашачыларым килүгә, мин аларның кайсының нинди хәлдә килгәнен күрәм. Ә җырчының бурычы – әгәр дә син халыкны җыйган икән, тамашачыларны җыйган икән, син аның рухын әзрәк күтәреп, аның җанына, йөрәгенә яктылык өстәп, киләчәк көннәренә яшәү дәрте өстәп җибәрергә тиеш. Әгәр дә тамашачыларым бар икән, мин моны бурычым дип уйлыйм.

- Минем белүемчә, сез чуваш концертларында да татарча җырлыйсыз. Бу сезнең тамашачылар соравы буенчамы, әллә үзегез татар җырын таратырга телисезме?

- Татар җырчысы буларак татарча җырламый мөмкин түгел. Аннары чуваш халкы, күршеләр булгангамы, татар җырларын бик яраталар. Әгәр дә мин татарча азрак җырласам, алар мине куалап тотып, нишләп аз җырладың дип әйтергә дә булдыралар. Аларга чынлап та татар җырлары бик ошый.

Мин бүген үз концертларымда төрле телдә — русча да, татарча да җырлыйм. Моны үз дөньяңны баету дип әйтергә була. Тамашачыларның да рухи дөньясын баету дигән сүз. Тамашачыны бер тирәдә генә йөртү дөрес нәрсә түгел ич. Җырчыны тирәнрәк итеп күрсәтергә кирәк. Музыкага киртәләр юк. Аны барыбер аңлыйлар.

Минем чуваш концертларыма хәзер татарлар күп йөри башлады. Комсомольск, Батыр, Буа (Чувашиянең Буа районы — ТИ) районнарындагы татарлар бик күп килә. Үз концертымда, әлбәттә, күбрәк чувашча җырлар яңгырый. 3-4 җырым татарча булган вакытта алар бик күңеллеләнеп китеп барулары мине бик бәхетле итә. Үзем дә алардан: “Чуваш җырларын аңладыгызмы соң?”, — дип сорыйм. “Бернәрсә дә аңламадык. Менә монда бөтенесе аңлый”, — дип, күкрәкләренә кулларын куялар. Менә шул йөрәгең белән тыңлый белсәң, йөрәгең белән җырны бирсәң, тамашачы йөрәге белән кабул итә дә.

“Миңа телләр җиңел бирелә”

- Сезнең өч телне дә камил белүегез популярлыгыгызга нинди дә булса йогынты ясадымы?

- Әлбәттә, нәтиҗәсен үзегез күрәсез. Әгәр дә мин чувашча белмәгән булсам, чуваш җырчысы була алмаган булыр идем. Русча сөйләшә алмасам, минем үземә бәям түбән булыр иде. Һәр кешенең үз сәләте була. Кемдер цифрлар белән бик яхшы эшли, кемгәдер тел бик җиңел бирелә. Миңа тел җиңел биреләдер дип уйлыйм инде. Һәр кеше бу дөньяга үз сәләте белән килә.

“Чуваш теле бик матур тел”

- Чуваш теле ул чынлап та бик матур тел. Сөйләшә башлаганда аны аңлап бетерә алмыйсың. Әле җырлый башлаганда да мин аны аңламадым. Менә хәзер, җырлый-җырлый, мин аның искиткеч матур тел икәнен аңлый башладым. Ул шундый яңгырау, сыгылмалы. Аны ничек тә куеп була. Ул барыбер матур яңгырый. Анда “а”, “я” авазлары белән әйтелә торган сүзләр бик күп. Менә шуларны дөрес куллана белсәң, җырың бик матур яңгыраячак.

Төрки телләр гаиләсенә кергән халыклар бер-берсен яхшы аңлыйлар. Без — казахлар, үзбәкләр – бер-берсенә охшаган безнеке. Чувашларны да төрек теле белән бергә керткәннәр, ләкин ул бөтенләй икенче тел. Чувашлар Төркиягә барып йөриләр. Фестивальләргә баргач, үзләре дә: “Безне анда аңламыйлар”, — дип әйтәләр. Ул бөтенләй икенче тел. Шул ук вакытта иҗекләренең озынлыклары, кыскалыклары безнең татар теленә охшаган. Шуңа күрә минем үземнең татарча язган көйләргә чуваш сүзләре шигырьләре бик матур кереп кенә утыра. Шул ук вакытта әгәр дә мин чувашча җыр яздым икән, татар сүзләрем бик матур итеп чуваш музыкасына керә. Шул ук вакытта алар бик якын, тугандаш ике тел. Шул ук вакытта икесе ике төрле.

“Моң һәм халыкта да бар”

- Моң – ул я бар, я юк. Әгәр дә җырчыда моң бар икән, ул аны русча да, татарча да, чувашча бирә ала. Юк, икән. Аны тырышырга да кирәк түгелдер. Я бүтән җирдә, дискотекаларда, туйларда җырларга кирәктер. Моңның төшенчәсе киң. Татар эстрадасында безнең хөрмәтле җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова бик моңлы дибез. Шул чорда шулай булгандыр. Әйтәм ич, минем өчен (бу минем фикер генә) моң ул татарча да, чувашча да, русча да аны аерып булмый.

- Чувашча моң дигән сүз бармы?

- Чувашча моң дигән сүз юк, әмма чун, ягъни җан дигән сүз бар. “Чунлăх” (җанлы) җыр диләр аны. Татарда булга мелизмнар, чувашның матур теле һәм рус телендәге иркенлек (чувашларда аз гына тартыну дигән нәрсә бар, алар “а”, “я” авазларын азрак кысынып әйтәләр) – менә шул өч тел, өч мәктәп бүген рәхәтләнеп, киң күкрәк белән, татар моңы белән, татар мелизмы дип әйтәсе килә, җырларга мөмкинлек бирә. Матур тел, киңлек мине рәхәтләнеп үземнең тамашачыларым каршысына чыгара. Шуңа күрә мин үземнең эчке дөньям да бай дип уйлыйм. Тамашачы алдына чыгарыр әйберем бар дип уйлыйм.

“Татар теле ул — минеке”

- Телләр белүнең файдасы бар дип әйтергә телисезме?

- Ике тел белгән бай диләр, өч тел белгәч, мин тагын да баерактыр инде.

- Ничек уйлыйсыз, сез инглиз телендә иркен сөйләшсәгез, ул тагын да күбрәк байлык бирер идеме?

- Әлбәттә, бу минем бик зур теләгем. Кыска гына вакыт аралыгында миңа инглиз телен өйрәнергә кирәк, чөнки миңа Америкада яшәүче чувашлар бик күп чыгалар һәм үзләренә чакыралар. Мәсәлән, Швейцариядә 12 км марафонда беренче урын алган Надежда Сандыркина. Ул безнең Чувашиядән. Ул минем җырларымны Америкада бик нык тарата. Ул миңа: “Фәридә, синең җырларыңны греклар, поляклар тыңлыйлар”, — ди. Алар бит телне аңламыйлар, ә үзләренең җаннарына, күңелләренә аңа урын табарлар. Аннары күп кенә якларга киткән чувашлар бик күп бүген. Урыслашканнардыр инде алар татарлар кебек үк, ләкин менә тамырлар безне барыбер җибәрмиләр.

Әлбәттә, бер нәрсә дә үз урынында тормый. Глобализация дигән нәрсә дә бар. Шул ук вакытта ә нишләп аны ашыктырырга кирәк?

Менә мин уйлыйм — минем татар теле – ул минеке. Ул мине туганнарым, дусларым, туган җирем белән аралаштыра торган тел. Шуңа күрә аңардан тиз генә баш тартырга кирәк түгел дип уйлыйм мин. Миңа ул кирәк. Миңа чуваш телем дә кирәк.

“Тел белү – рухи байлык”

- Хәзер, БДИларга бәйле рәвештә, телләр кирәкми, дип еш әйтәләр. Татар теле өйдә генә сөйләшә торган тел дип, аннан баш тарту бар. Нәрсә бирә ул телләрне белү?

- Әйтик, берәр бәйрәм. Бер фестиваль. Шунда бер тел белән генә фольклор төркемнәр чыга. Күз алдына китерегез, шул фольклор төркемнәр русча гына җырладылар, ди. Кызыкмы соң инде бу? Ә шул ук вакытта татарча киенгән, татар телендә сөйләшкән, шул ук вакытта чуваш телендә сөйләшкән, мордвача сөйләшкән, аннан соң башка телләрдә сөйләшкән фестивальләр күпкә байрак. Мин аны тормышта да шулай дип уйлыйм.

- Ә рухи яктан караганда, күп тел белү кешегә нәрсә бирә? Сезнең үзегезгә нәрсә бирә? Әгәр дә сез эстрадада булмасагыз, ул Сезгә нәрсә бирер иде?

- Менә бүген минем бөтен китапларым рус телендә. Шуңа күрә ничек мин ул телгә рәхмәт әйтә алмыйм? Үземне баеткан телгә дип әйтәсем килә инде. Аннары мин хәзер сезнең белән сөйләшәм, сезнең соравыгызга җавапларым иң беренче русча килә. Мин аны үз эчемдә тәрҗемә итеп, сезнең белән татарча сөйләшергә тырышам. Шул ук вакытта бу да байлык бит. Әгәр дә мин рус телендә акыллы, зыялы кешеләрнең фикерләрен тулысынча аңлый алам икән, бу — рухи байлык.

“Чувашлар татар эстрадасына кызыгып карый”

- Чуваш белән татарлар алар күрше булсалар да, төрки халык булсалар да, безнең рухи бәйләнешләр нишләп зур дип әйтеп булмый? Моңа телне аңламау да сәбәпчедер, бәлки. Сезнеңчә, ике халыкны бәйләүче, бер-берсенә аңлатучы өлкә нәрсә була ала? Эстрада бу рольне уйный аламы?

- Минем максат менә шул. Минем максатым, минем теләгем, хыял дияргә кирәк инде аны.

- Чувашча «хыял» ничек була?

- Өмет. Шул ук өмет — концертларыма төрле-төрле халыкларның килүе, дуслыкны ныгыту.

Шуны әйтергә кирәк, чуваш халкы татар халкына хөрмәт белән карый. Аларның эчләрендә, күңелләрендә татар халкына зур хөрмәт бар. Шуңа күрә алар татарның җырларын, моңнарын бик яратып тыңлыйлар. Алар үзләренең эстрадаларына кызганып карыйлар, чөнки аларга безнең эстрада бик алга киткән, бик бай кебек тоела. Вокал ягыннан да, аранжировкалар ягыннан да, киемнәр ягыннан да – бөтен яктан. Алар еракка түгел, ә безгә, күрше регионнарга, безнең Татарстанга карыйлар.

- Без үзебезнең эстраданы күбрәк тәнкыйтьлибез. Матбугат та түбән зәвыклы җырлар дип еш яза. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз? Безнең эстраданы ничек бәяләр идегез?

- Дөресен генә әйткәндә, бик татар эстрадасына кереп-чумып тыңлап утырырга вакыт та юк. Мин күбрәк инструменталь мелодияләр тыңлыйм. Алар минем күңелгә күбрәк хуш килә. Әгәр дә кеше үзенең урынын эзли икән, әгәр дә Аллаһ Тәгалә биргән күпмедер сәләт булса, ул аны сәхнәдә чыгарырга тырыша икән, бу яхшы күренеш. Моны хуплап була.

Әгәр дә инде ул җырчы булам, үземне үзем күрсәтәм, матур яшим дип кенә чыкса, ул барыбер бу фикер белән ерак бара алмый. Һәрвакытта да шулай булган инде ул. Хәзер дә шулай барачак.

“Татарстандагы радиодан мине кире бордылар”

- Сез киләчәгегезне ничек планлаштырасыз — татар эстрадасына килергә уйлыйсызмы, әллә чуваш эстрадасын үстерергәме? Әллә инде икесен бергә алып барыргамы?

- Татар эстрадасында шундый сүз бар. Бер үк вакытта ике урындыкка утырып булмый. Аннары бүген үземне күтәргән чуваш халкын да этәрсәм, дөрес булмас иде бу нәрсә. Йомшак итеп әйткәндә бу — хыянәт дип әйтә алмыйм, андый зур сүзләр әйтәсем килми — әмма азрак кына шулайрак булыр иде. Алар бит мине күтәрделәр. Шуңа күрә бүген үземдә булган сәләтне тормышка ашырырга булдырганыма мин барыбер чуваш халкына рәхмәтлемен.

Мин татар радиоларына да кереп карадым, үземнең җырларымны да бирдем. “Күңел” радиоларында җырларымны җырлаталар. Шул ук вакытта, бер радиога китереп биргәч, алар миңа “Җырларыгыз да матур, моңыгыз да бар, әмма безгә профессиональ җырчылар кирәк”, — диделәр. Ул вакытта алар исемнәрен алмаштырып яталар иде. Әйтмим кайсы радио икәнен. Шундый әйтем бар: “Бикле ишекләрне кыйнаганчы, ачык ишекләргә керегез”, — дигән. Бүген минем өчен ачык ишек Чувашстан булды. Татарлар концертларга йөри. Чувашиядә урыслар да күп. Шундый максат — аларны аерып калдырасы түгел. Шул бер үк концертка төрле милләт килсен өчен репертуарны күбрәк рус җырлары белән тупландырып, татар җырлары белән дә тутыру. Алга таба менә шундый максат.

“Җыр аша тел кешегә көчлерәк тәэсир итә”

- Ике телдә җырлау кешеләрне телләрне өйрәнүгә якынайтамы?

- Мин җыр, моң Аллаһ Тәгаләдән бирелгән бик зур бүләк дип уйлыйм. Аны шулай кабул итәм. Аны аңлый белү, бирә белү ярдәм итә дип уйлыйм мин. Ник дисәң, ул бик көчле энергетика. Җан белән, йөрәк белән сөйләшү тел белән сөйләшкәннән көчлерәк. Шигырь — ул шигырь генә. Әгәр дә аны җырга, моңга күммәсәң, ул шигырь булып кала. Ә шул шигырьне җыр булып кешегә җиткерү, музыка, мелодия барыбер көчлерәк дип уйлыйм мин.

- Концертка йөрүчеләр арасында татар телен өйрәнүчеләр бармы?

- Чувашларның бик күбесе, бигрәк тә олы яшьтәгеләр, татарча белә. Мишәрләрнең күбесе чувашча беләләр. Чувашлар да татарча бик матур сөйләшәләр.

“Беренче елларда йөзләгән кеше концертка керә алмый иде”

- Сез җыйган иң зур концерт ничә көн барды, күпме кеше җыелган иде?

- Чувашиядә Трактор төзүчеләр мәдәният йорты иң зурысы. Анда 1 меңнән артыграк урын бар. Былтыр ай саен диярлек шул залда концертларым булды. Быел гына ноябрьнең 23-24 (ике көн) концертларым нәкъ шушы залда булырга тиеш.

- Заллар тулы идеме?

- Туп-тулы, Аллага шөкер. Беренче елны, керә алмыйча,  йөзләп, ике йөзләп кеше урамда кала иде. Мондый күренеш күптән булган юк дип тамашачылар үзләре сөйлиләр. Бу бит тагын да күбрәк тырышып эшләргә җаваплылык өсти. 

- Чуваш эстрадасында шундый популяр җырчылар бармы?

- Бар-бар. Мин ялгыз түгел.

“Мин көйләрне үзем язам”

- Мин көйләрне татарча да язам, чувашча да. Татарда минем исемем – автор-башкаручы Фәридә Фәйзуллина. Чувашча Фарида гына. Икесе дә бер кеше инде ул. Көйләрне күбесенчә мин үзем язам. Бик күп авторлар хәзер сүзләрен җибәрәләр. Беренче альбомымда көйләр Валерий Раштав дигән шагыйрь әсәрләренә язылды. Мин аны Чувашстанның иң батыр улы дип уйлыйм, чөнки ул умыртка сөяген (баганасын) сындырып, ул менә инде 15 ел урын өстендә, инвалидлар йортында ята. Шуңа карамастан, үз халкын яратып, шундый тирән мәгънәле шигырьләр яза. Минем иң беренче альбомым шуның шигырьләре белән чыкты. Менә шушы альбом төп рольне уйнады дияргә кирәк. Халык шушы альбомны яратты, аны кабул итте. Шушы альбом белән Валерий Раштав кешегә танылды, Аллага шөкер.

- Чуваш телендә Сезгә иң ошаган гыйбарә ничек яңгырый? Аның татарчасы ничек яңгырый?

- Ул минем репертуарның бүген иң популяр җыры. “Самана” дигән, татарчасы заманадыр инде ул аның саманасы. Менә шунда шундый тирән мәгънәле сүзләр. Мин аны үземчә генә күчереп карармын, әмма ул алай ук түгел. “Дуслыкта, туганлыкта тотынып тора дөнья, Дуслыкның кадерен белик, югалтмыйк дөньялыкта”. Турыдан-туры тәрҗемә алай түгел, үзгәрәк.

- Сез чувашча берәр җырны а капелла җырлап күрсәтә аласызмы?

- Татарча мин Әлфия Афзалованың да җырларын җырлыйм. Аны кабат-кабат сорап җырлаталар. “Картаямыни соң йөрәк” дигән җырны. Чувашча җырым дуслык-туганлык турында. Кыен чакларда бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга онытмыйк дигән мәгънәле җыр.

“Телләр белүем чуваш җырларын баета”

- Сезнең татар, рус телләрен белүегез бу җырларны икенче төрле итеп башкарырга мөмкинлек бирәме?

- Бу чуваш җырларын баета дияргә кирәк. Нәкъ менә татар мелизмнары чуваш җырларын баета дип уйлыйм мин. Алар үзләре дә шулай дип әйтәләр инде. Икенче төрле меллизм белән, менә борма-борма җырлаган аларга бик ошый. Аннары рус телендә булган киңлек, “широта” дияргәме соң? Руслар “широта души” дияләр. Алай гына да түгел. Широта языка шулай ук монда бар. Шушы менә шулай җырлар чыгарырга, җырларга җиңеллек, уңай, матур җырлар язарга мөмкинлек бирә дияргә кирәк.

Фәйзуллина Фәридә Фәттахетдин кызы. Чувашия Республикасының  Батыр районы 300 хуҗалыклы Красномайск чуваш авылында игезәк сыңары Флера белән алтынчы бала булып дөньяга килгән. Әтисе Фәттахетдин, әнисе Гөлҗиһан колхозда эшләгәннәр.

Авылдагы урта мәктәп тәмамлагач, Мәскәүдә агач эшкәртү училищесына керә, аннан соң 5 ел Мәскәүдә Агач эшкәртү комбинатында тәрәзә блоклары ясау цехында оператор булып эшли. Аннары Тәтеш районында райпо системасында ревизор, соңрак районның Аллабирде авылында мәдәният директоры булып хезмәт итә. Шул вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының культурология факультетына укырга керә. Гаилә хәлләре буенча (кызының укуына бәйле рәвештә) Яр Чаллыга китә, “Эврика” мәдәният сараенда җырчы булып эшли. Кызы КАИга укырга кергәч, аның белән бергә Казанга күченеп киләләр.

Альбомнары:

Татар телендә “Яшисе килә җырда” (2009 ел).
Чуваш телендә “Аван-и, ман килес… (Исәнмесез, мин килдем… ) (2012 ел).
Чуваш телендә “Парналетеп сире юрату (Мәхәббәтемне сезгә бүләк итәм)” (2013 ел).
Чуваш телендә “Юррамсем –сунатамсем (Җырларым — канатларым)” (2014 ел).
Чуваш телендә “Сире эп сунатӑп (Сезгә минем теләкләрем) (2016 ел).

2014 елда — “Учук” фестиваленең тавышы”. 2015 елда Стас Владимиров белән башкарган “Чун савнине (Җан сөйгәнем)” җыры ЮТВ телеканалы уздырган конкурста “Ел дуэты” дип табыла. 2016 елда шушы ук телеканалның конкурсында “Ел башкаручысы” номинациясендә беренче урын ала.

Мәдәниятне үстерүдәге хезмәтләре өчен 2015 елда  Чувашия Милли конгерссының, 2016 елда Чувашия Дәүләт Советының Мактау хатлары белән бүләкләнә.

“Татар-информ”.


КОНТЕКСТ:

Фәридә чуваш җырчысы гына түгел, татар җырчысы да

Разия ӘЮПОВА белән Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН сәхнәдә җырчыны сәламләделәр.

Бу кичне Самараның Киров проспектында урнашкан “Победа” мәдәният йортында чуваш кардәшләребез белән шыгрым тулы иде. Аларның барсы да чуваш һәм татар җырларын (җырчының репертуарында русча җырлар да бар) оста итеп җырлаучы автор-башкаручы, татар кызы Фәридә Фәйзуллинаның концертын карарга җыелганнар иде.

Просмотров: 1083

Комментирование запрещено