В Самаре пройдет олимпиада по родному языку среди учащихся школ, где не преподается татарский язык (СКАЧАТЬ ПОЛОЖЕНИЕ) / Татар телен белүчеләр “Яктылык”та очраша

big-300x2004 декабря 2016 года в школе «Яктылык» г.Самара (ул. А.Матросова, 11 а) состоится региональная  олимпиада по родному языку и литературе среди учащихся 1-11 классов школ Самарской области, где не преподается татарский язык.

СКАЧАТЬ: ПОЛОЖЕНИЕ

* * *

4 декабрьдә 11 сәгатьтә Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә шәһәр гомумбелем бирү мәктәпләренең 1 — 11 сыйныфларында укучы татар балалары өчен татар теле буенча олимпиада уздырыла.

Һәр елдагыча, ул Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте һәм “Яктылык” татар мәктәбе тарафыннан “Самара өлкәсенең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе” матди ярдәме белән үткәрелә. Олимпиадада җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәкләр.

Оештыручылар бу чараны шәһәр балалары арасыннан туган телебезне яхшы белүче, гореф-гадәтләребезне саклап, тарихыбыз белән кызыксынып яшәүче сәләтле балаларны эзләп табу нияте белән уздыралар.

Олимпиада ике турда үтә. Беренче этапта мөмкин булган балларның яртысыннан күбрәген җыючылар икенче турга үтә. Андагы биремнәрне дә яхшы үтәгән укучылар җиңүгә дәгъва итә алалар.

Олимпиадада катнашырга теләүчеләр 29 ноябрьгә кадәр «Яктылык»: yaktylyk@yandex.ru сайтына үзенең исем-фамилиясе, туган елы, кайсы мәктәпнең ничәнче сыйныфында укуы, укытучысының яисә остазының исем-фамилиясе, дәрәҗәсе, адресы һәм телефоннары турындагы мәгълүматларны язып, гариза җибәрергә тиеш.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (846) 995-08-69.

Шәһәр олимпиадасы нәтиҗәләре белән samtatnews.ru сайтында танышырга була.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1350

Комментирование запрещено