Кеше җирдә яши, мәңгелеккә эзе кала

img962

Гомерләре буена Яңа Ярмәк авылы кибетендә сатучылар булып эшләгән Асия һәм Барый Хәмәтшиннар.

Кешеләр җирдә инде миллионлаган еллар яшиләр. Шушы озын вакыт эчендә шактый зур тормыш тәҗрибәсе тупланган. Материаль һәм рухи байлык булдыруда кеше ирешкән уңышлар, бүгенге цивилизация чынлыкта — шушы күпьеллык һәм күптөрле тәҗрибәнең табигый казанышы ул. Әгәр бүгенге кеше аңында элекке буыннарның исәпсез-хисапсыз еллар буена тупланып килгән акылы, белеме, тәҗрибәсе сакланмаган булса, без әле дә булса табигатьнең күп кенә серләренә төшенә алмаган булыр идек. Элекке белән хәзерге, кичәге белән бүгенге һәм бүгенге белән киләчәк бер-берсеннән аерылгысыз. Үткәннәрне белү, аңлау бүгенге өчен дә, киләчәк өчен дә кирәк.

Иген игү, мал асрау, йорт салу, металл эшкәртү, корал ясау кебек һөнәрләрнең барысы да буыннан-буынга бирелеп килгән тәҗрибә нигезендә камилләшкән.

Авыл кешесенең бөтен тормышы уч төбендәгедәй күз алдында. Нинди кеше ул: башкаларга игътибарлымы, ярдәм кулы сузарга әзер торучымы, әллә үз йортын биек койма белән чорнап алып, шул койма эчендә хуҗалыгын гына кайгыртып, үз кабыгына төренеп яшәүчеме? Яңа Ярмәктә авыл тарихына кереп калырдай уңай шәхесләр бик күп. Төрлекчелектәме, кырчылыктамы, авылга хезмәт күрсәтү өлкәсендәме… Кырыгар ел бер урында үзләренең көчләрен, исәнлекләрен биргән бөек шәхесләр алар.

Әлеге язмамда сөйләнәчәк кешеләр тормышның барлык имтиханнарын биреп, ачысын-төчесен татыганнар. Алар — гомерләре буена авыл кибетендә сатучы булып эшләгән Асия апа һәм Барый абый Хәмәтшиннар.

Барый абый Бөек Җиңүнең 55 еллыгына ике ел кала авырып китә һәм бакыйлыкка күчә, 16 ел инде ул безнең арабызда, якты дөньяда юк.

Асия апа тумышы белән Ырынбур ягыннан, ләкин балачакта ул әти-әнисе белән Үзбәкстанның Карши шәһәренә күченеп китә. Мәктәпне тәмамлагач, педучилищега укырга керә.

Барый абыйга тормышның ачысын-төчесен шактый иртә татырга туры килә. Аны 17 яшендә армия сафларына алалар. Шуннан сугышка эләгеп, җиде ел хезмәт итеп, дошманны җиңеп, туган ягына кайта. Шулай бервакыт Яңа Ярмәк авылының чибәр егете Карши шәһәренә кунакка бара. Шунда бер кичәдә Асия апа белән таныша да инде ул.

Тормыш кешеләрне ничек кенә сынамый. Яшьлекнең гүзәл бер язында йөрәккә диңгездән зур мәхәббәт килә дә, әле сагыш упкынына ыргытып, әле шатлыклар дәрьясына ташлап, сынарга тотына. Танышудан соң бер ай үтүгә алар инде бергә кушылып яши дә башлыйлар.

Асия апа 1952 елда укуын тәмамлап, диплом ала. Барый абый шофер булып эшли. Үзбәкстанда аларның уллары Равил туа (ул инде күптән фани дөньяны калдырып китте, урыны оҗмахта булсын).

Бервакыт авылдан хат алалар. Барый абыйның әти-әнисе яшьләрне авылга кайтырга үгетлиләр. Хәмәтшиннар ике дә уйлап тормыйча юлга кузгалалар.

Асия апа авылга кибетче кирәген белеп ала да, 1955 елны эшкә чыга. Ул вакытта кибет бер таш подвалда урнашкан була. Билгеле инде, кышларын бик суык була анда. 1957 елда гына яңа агач бина бирелә.

Барый абый ул елларны шофер, комбайнер, ферма мөдире булып эшли. Соңрак Асия апаның үзенә генә сатучы булып эшләве авыр булганлыктан, ул да аның белән бергә кибеттә эшли башлый.

Асия апа авыл халкын ачык йөз белән каршы ала, аның бер шаркылдап көлүе генә ни тора иде. Күтәренке кәеф белән чыгып китә идек кибеттән. Ул заманнарда бөтен кешегә дә җитәрлек товар-әйбер калмый иде бит. Бу юлы берәр нәрсә ала алмаганнарга, ул икенче юлы һичшиксез калдыра иде. Киң күңелле, мәрхәмәтле, мәхәббәтле бу ханымны бөтенесе дә үз иттеләр. Дөрес, Барый абый ир-ат буларак бераз кырысрак иде.

Гомерләре буена Яңа Ярмәк авылы кибетендә сатучылар булып эшләгән Асия һәм Барый Хәмәтшиннар.

Гомерләре буена Яңа Ярмәк авылы кибетендә сатучылар булып эшләгән Асия һәм Барый Хәмәтшиннар.

Хәмәтшиннар 1990 елларга кадәр шулай матур гына эшләп, пенсия яшенә җитеп, лаеклы ялга китеп бардылар. Алар үзләренең тормышларында бик тыйнак булдылар. Халык әле дә алар турында олылап: «Эш өчен янып-көеп йөрүче, тынгысыз кешеләр иделәр», дип сөйлиләр.

Аларның өйләренә килеп кергәч, баштарак аңламый торасың: нәрсәсе белән аермалы, якты соң бу йорт? Өйнең чырае ук хуҗаларның ачык йөзе, күркәм, киң күңеле, анда хөкем сөрелүче татулык белән нурлы булып тора.

Асия апа — бик киң холыклы, сабыр, акыллы кеше. Башкаларга авырлык килгәндә һич икеләнеп тормыйча ярдәм кулы сузарга тырыша ул.

Асия апа белән Барый абый дүрт бала үстерделәр. Алар үзләренең нарасыйларын кешелекле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә омтылганнар. Асия апа бүгенге көндә дә үзенең кызы Розалия һәм кияве Эдуардка оныкларын тәрбияләүдә булышып яши.

Кызлары Розалия белән кияүләре Эдуард Зәйдуллиннар яратышып өйләнештеләр. Башкалар кебек үк шәһәргә китеп урнаштылар. Анда уллары Альберт туа. Тормыш матур, ямьле, яшьләр икесе дә эшлиләр. Атна саен диярлек авылга катып, ата-аналарына булышып китәләр. Икесенең дә ата-инәләре шушы авылда.

Менә бервакыт Асия апа йөри алмый башлый. 40 ел буе аяк өстен басып торумы, картлыкмы, кем белгән инде сәбәбен?.. Киңәшә торгач, кияү белән кыз аның янына яшәргә кайталар. Яшьләрнең икенче кызлары туа, дөньялары түгәрәкләнә.

Авылга кайтуын кайталар, әмма аларга биредә үзләре теләгән эш кенә булмый шул. Балалар ай үсәсен көн үсә. Өйләрен зурайтып, мал-туарлар асрап әкрен генә яшәп яталар. Менә районда асрамага балалар бирелә башлый. Эшкә аптыраган яшьләр беренчеләрдән булып ике бала алалар. Гаилә ишәя.

Матур гына яшәп ятканда, уйламаганда олы уллары чирләмичә дә үлеп китә. Юлдан кайткач,  ял итеп алыйм дип утырган җиреннән вафат була ул. Альберт өйләнгән иде, чибәр, акыллы кызлары ятим калды… Өйнең яме югала, яшәү мәгънәсе калмый. Алай да бу гаилә бик нык мәхәббәтле була, шундый зур кайгыны кичерә ала.

Алган балалар да үсеп кайсы кайда укырга, эшкә китәләр. Настя университетны кызыл дипломга тәмамлап, аспирантурага укырга керә. Илдар армия сафларында хезмәт итеп кайтып, Самар шәһәрендә укуын дәвам итә. Атна саен диярлек кайтып әти-әнисенә булыша.

%d0%b7%d0%b0%d0%b9%d0%b4%d1%83%d0%bb%d0%bb%d0%b8%d0%bd%d1%8b-400x258

Зәйдуллиннар.

Эдуард белән Розалия ике дә уйлап тормыйча тагын ике бала алалар, алар да — әнисез каңгырып йөргән сабыйлар. Менә нинди бит безнең авылыбызның уңган, мәрхәмәтле кешеләре. Күпме көч, сабырлык, уңганлык кирәк ул сабыйларны тәрбияләргә. Алар бит кеше нарасые, аларны үзеңнең балаларың кебек сөяргә дә, кирәк чакта орыша белергә дә кирәк. Мин бик тә горурланам авылымда шундый гаиләләр булуына. Ходай Тәгалә үзләренә тигез озын гомер, ныклы исәнлек, балаларының, оныкларының игелеген күреп, шатланып яшәргә насыйп итсен иде, диясем килә.

Дөньяга, табигатькә, үзеңне тудырган, үстергән ана-атаңа, сөйләшергә тел биргән халкыңа, күп корбаннар биреп алынган җиңүгә, аның казанышларына, ә иң элек эшкә гашыйк булырга кирәк. Олыларның барлык кылган эшләре — яхшысы да, яманы да — бала канына сеңә бара. Яхшы ата-ана тәрбияләгән балалар тормышта да үз юлларын табып, матур тормыш корып яшиләр. Менә безнең бу зур гаиләбез дә шундыйлар рәтенә керә.

Язмышлар, холыклар, вакыйгалар – безнең үз-тирә ягыбызда. Туган җирең кешеләренә карап фикер йөртү, уйлый алу – нинди олы һәм кабатланмас бәхет ул.

 

Рузалия ГАФУРОВА,

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru


  КОНТЕКСТ:

%d0%b7%d0%b0%d0%b9%d0%b4%d1%83%d0%bb%d0%bb%d0%b8%d0%bd%d1%8b-400x258Минем башка әти-әнием юк…

“Бәхет” дигән төшенчәне һәркем үзенчә аңлый. Берәүләр аны бай тормышта яшәүдә, икенчеләр сау-сәламәт булуда күрәләр. Ә менә Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында яшәүче Розалия һәм Эдуард Зәйдуллиннар: “Безнең өчен бәхет — ул тату гаиләбез, балаларыбыз”, — диләр.

Просмотров: 1275

Комментирование запрещено