Президент Россия милләте турында закон кирәк дия икән, димәк, ул кирәк – Тәлгать Таҗетдин

talgat_tadjuddinИң мөһиме – туган телләрне, традицияләрне һәм мәдәниятне саклап калу. Уфада үткән “XXI гасырның мәгариф киңлегендә идеаллар һәм кыйммәтләр” дигән халыкара форум кысаларында  Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать Таҗетдин  “Новости” РМАга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдергән.

Тәлгать Таҗетдин Россия милләте турындагы законның кирәк булу-булмавы турындагы сорауга җавап биреп:

“Президент кирәк дип әйтә икән, димәк, закон кирәк. Хәзер тормышның күп күренешләренә карата законнар чыгарыла – балыкны ничек тотарга, машинаны ничек йөртергә һәм башкалар. Безнең тормышта милләт дигән мөһим нәрсә бар. Без бит төрле телләрдә сөйләшәбез, менталитет, традицияләр, диндә аерма бар. Әмма без бер илдә яшибез һәм инде гасырлар буе бер-беребезне сүзсез аңлыйбыз.

Иң мөһиме – туган телләрне, традицияләрне һәм мәдәниятне саклап калу. Бу безне баета гына. Күз алдына китерегез әле, әгәр без бер культурада, бер телдә булабыз ди, әле йөзләребез дә бер үк төрле булса, Алла сакласын. Ходай Тәгалә бер үк ата-аналарның биш-алты баласын да бер-берсеннән аермалы итеп яраткан. Аларны холкы да, кыяфәте дә, зәвыклары да төрле. Бу бит Ходай рәхмәте! Искиткеч!”, — дип белдергән югары мөфти.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1051

Комментирование запрещено