Иң кадерле кешебез

kzrsavrbgxa

Тәнзилә Нуртдинова уллары Рафаил, Рөстәм (уңда) һәм оныкчыгы Алсу белән.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе — Әниләр көне

Безнең әниебез Тәнзилә Нуртдинова 1932 елда Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туа. 1941 елда аның әтисе Сәүбән бабай Бөек Ватан сугышына китә. Әнисенә — Мәрьям әбигә — көне-төне колхозда эшләргә туры килә. Тугыз яшьлек кыз бала җилкәсенә бөтен йорт эшләре, кечкенә сеңелләре Наҗия белән Саманияне карау бурычы төшә. Ул шул сабыйларның берсен җитәкләп, икенчесен арбага утыртып мәктәпкә укырга барырга да өлгерә әле. Шундый авырлыкларга карамастан, дүрт сыйныфны гел «5″ билгеләренә генә тәмамлый ул.

Аннары әниебез кырларда көлтә дә бәйләгән, сабанчы булып та эшләгән. Үсеп буйга җиткәч, Әнәс исемле егет белән матур гаилә корып җибәрәләр һәм 62 ел бергә яшәп, безне — биш баланы — үстереп, югары уку йортларында укытып, аякка бастыралар.

Әтиебез вафат инде, ә менә әниебез, Ходайга шөкер, әле дә сау-сәламәт. Ул — хезмәт һәм сугыш ветераны, «Герой Ана» һәм беренче дәрәҗәдәге «Ана даны» медальләре иясе. Без, уллары һәм кызы, оныклары һәм оныкчыклары, аны Әниләр көне уңаеннан тәбриклибез һәм үзенә исәнлек-саулык, хәерле озын гомер телибез.

2

Әнәс һәм Тәнзилә Нуртдиновлар оныклары Зөһрә белән.

1

Тәнзилә Нуртдинова уллары Рафаил, Рөстәм (уңда) һәм оныкчыгы Алсу белән.

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1796

Один комментарий

  1. Барыгызгада сялям!!! Исян булыгых!!!!!!!!!