Бәхет бит ул — җирдә яшәве!

dsc_0259

Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гыйльминур апа ДӘҮЛӘТШИНА.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе — Әниләр көне

Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк,
Дөнья якты булсын өчен әни кирәк,
Гөлләр чәчәк атсын өчен әни кирәк,
Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк.

Ана! Нинди бөек исем ул. Дөньяда аналардан да изге кеше юктыр ул. Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык кадерле җан, йөрәк парәсе.

Авылыбызда яшәүче акыллы, булдыклы әниләребезнең берсе турында язып китәсем килә.

Гыйльминур апа Дәүләтшина 1938 елны Үзбәкстанда дөньяга килә. Бик нурлы йөзле кыз булганга Мәбрүрә апа һәм Хәмәтнәгыйм ага шушы исемне кушалар да инде аңа. Тора-бара туган якларга кайтып төпләнә аларның гаиләсе.

Мин килеп кергәндә Гыйльминур апа телевизор карап утыра иде. Газ плитәсе өстендә өйгә тәмле исләр таратып шулпасы кайный, чәен дә куеп җибәрде ул.

- Ялгыз кешенең күңеле гел нидер көтә инде ул, балам, — дип сүзен башлап җибәрде әбекәй, исәнлек-саулык сорашкач. — Бөтенләй онытылган кеше түгел инде үзем. Әле бер кызым, әле икенчесе хәлемне белеп, эшләремне эшләп китәләр. (Гыйльминур апаның ике кызы да гаиләләре белән авылда яшиләр). Үзем әллә ни эшли алмыйм инде хәзер. 78 яшьне тутырдым бит инде мин.

Гыйльминур апага 78 яшьне һич бирмәс идем. Үз аягында йөреп, биш вакыт намаз укып, ураза тотып яши әле ул. Бик оптимист кеше.

- Әле бераз чирләп алдым, кызым. Аллаһыга шөкер, табибыз Зөлфия һәм балалар мине бу чирдән дәвалап, аякка бастырдылар, - дип куана Гыйльминур апабыз.

Үз гомерендә ачысын да, төчесен дә мулдан күргән язмам герое. 10 яшьтән кул арасына кереп әти-әнисенең зур ярдәмчесе була кыз бала. Бик яшьли фермага эшкә килә — сарыклар да, бозаулар да карый. Аннан күп еллар сыер савучы булып эшли. Үзенең гомерлек ярын да шул фермада очрата чибәркәй. Зәет исемле авыл егете уңган кызны бик тиз күреп ала һәм үзенә яр итә. Бер-берсен яраткан яшьләр 1958 елны кушылып бер сукмактан атлый башлыйлар. Кайнанасы Хәлимә әби киленен үз кызыдай күреп кабул итә.

Гаиләнең бәхетен тулыландырып 1959 елны кызлары Әлфинур дөньяга килә. Бер-берсен аңлап, бер-берсенә юл куеп, кайнананың үгет-нәсыйхатенә колак салып матур гына торып китә яшьләр. Бәхет өстенә бәхет өстәп 1963 елда кызлары Рәмзия, 1966 елда Кадрия дөньяга киләләр. Зәет ага белән Гыйльминур апа артык байлыкка кызыкмый, булганына шөкер итеп, жир җимертеп эшләп дөнья көтәләр. Өч кызларын тәрбияләп үстереп, укытып олы тормыш юлына бастыралар.

 - Инәйгә рәхмәтем чиксез. Ул булмаса ничекләр өлгереп бетәр идек. Мин көне-төне фермада, Зәет механизатор, йорт тулы мал-туар, кош-корт, зур бакча. 1986 елны тормыш иптәшем мәңгелеккә күчте. Без әнкәй белән торып калдык. 53 ел гомер иттек без аның белән, — ди Гыйльминур апа.

Хәлимә әби — олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле әби иде. (Мәрхүмәне искә алулар дога булып барсын). Сабырлыкның иге-чиге юк иде әбиебездә. Алар бер-берсен кадерләп, саклап яшәгәнгә дә әбиебез 98 яшькә җитеп бакыйлыкка күчте.

«Ни чәчсәң — шуны урырсың», диеп, юкка гына әйтмәгәндер шул борынгылар. Хәзер Гыйльминур апабыз кызларының, кияүләренең, оныкларының игелеген күреп, кадер-хөрмәтен тоеп, бөтен уңайлыклары булган өйдә яши. Якты, иркен өй, тәрәз төпләрен тутырып яран гөлләр чәчәк ата.

Гыйльминур апаның ахирәте Тәскирә апа турында да язарга булдым, чөнки алар бер-берсеннән аерылгысыз бит. Тәскирә апа белән Гыйльминур апаның дуслыклары гомерлек. Алар башта бергә сарыклар, бозаулар караган, аннан сыер савучылар булып эшләгәннәр. Сыер савучыларның да алдынгылары булганнар алар. Тәскирә апа да озак еллар кайнана белән гомер иткән. Тормыш иптәше Минсәет ага белән өч балага гомер биреп, тәрбияләп үстереп, укытып, олы тормыш юлына озатканнар. Алар барысы да тәртипле, тәүфыйклы, һәрберсенең үз гаиләсе. Тәскирә апабыз да ялгыз инде.

Лаеклы ялга киткәннән соң ике ахирәт күп еллар станда пешекче булып та эшләделәр әле. Аларның өй токмачы салып пешергән ашлары, коймак-кыстыбыйларының тәмен әле һаман искә төшереп сөйлибез. Хәер, клубта үткәрелгән чаралар табынына да берәр тәмле милли ризык әзерләп килә әле алар һаман да, рәхмәт төшкерләре. Менә шундый уңган минем күрше апакайларым. Һәр туган көнгә куанып, гүзәл табигатебезгә сокланып, изгелекләр генә эшләп яшәүче апаларга сокланмый мөмкин түгел.

Күршекәйләрем! Ходай Тәгалә сезгә исәнлек, бәхетле картлык, озын гомер насыйп итсен. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, безнең хөрмәтне тоеп яшәгез дә, яшәгез әле. Бәхет бит ул — җирдә яшәве!

  Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Гыйльминур апа ДӘҮЛӘТШИНА һәм Тәскирә апа ГАЙНУЛЛИНА: «Бердәмлек»не көтеп алабыз»

Просмотров: 1193

Комментирование запрещено