Кеше китә — җыры кала

1«Яктылык» мәктәбендә Сара Садыйкова юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

2016 елның 10 декабрендә 13.00 сәгатьтә «Яктылык» мәктәбенең (Самар шәһәре, А.Матросов урамы, 11 а)  актлар залында халкыбызның моң чишмәсе Сара Садыкованың 110-еллыгы уңаеннан «Татарның калфаклы сары сандугачы — Сара Садыйкова» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Чарада мәктәп укучылары һәм укытучылары, Самар өлкә «Ак калфак» оешмасы вәкилләре,  ата-аналар катнашачаклар.

Кадерле композиторыбыз исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән мәхәббәт белән саклана. Заманында популяр драма артисткасы, мәшһүр җырчы һәм татар халкын берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы Сара Садыйкованы кемнәр генә сагынмый икән! Ул үзе дә бит тамашачыны бик яратты. «Дусларым, туганнарым! Мин сезне бик-бик яратып, якын итеп килдем!» – дип башлаган ул һәр концертын.

Татар милләтенең мәшһүр кызы, сөекле композиторы, яшьлегендә үк җырчы буларак халкыбызның сандугачы дип казанган Сара Садыйкованың иҗатын сөючеләрне бәйрәмгә чакырабыз, дип хәбәр итә мәктәп администрациясе.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1299

Комментирование запрещено