Татарча мафия нинди була?

18-52-44Яшьләр буш вакытларын уздырганда нишли? Әлбәттә, өстәл уеннары уйный. Араларында  иң популяры – «Мафия». Баксаң, аның хәзер чит ил варианты гына түгел, ә татарчасы да бар икән! «Һади Такташ» дип аталганы, чын үзебезчәсе – Тукай телендәгесе!

Татар телендәге өстәл уеннарын булдыру идеясе моннан бер ел элек Санкт-Петербургның татар яшьләре берләшмәсе активистлары – Наил Шабанов белән Айнур Әхмәтовта барлыкка килгән. Аларның «CoolUen» проекты хәзергә барлыгы өч уенны берләштерә. «Һади Такташ»тан кала, «Әкият» һәм «Акыллы көрәш» дигәннәре дә бар. Аларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар яшьләре көннәрендә тәкъдир иткәннәр. Гомумән алганда, бу уенны ясар өчен алты ай вакыт кирәк булган.

Тиздән, декабрь аенда, уеннарны халыкка чыгарырга җыеналар. Шуңа да Наил белән Айнур Санкт-Петербургтан Казанга вакытлыча күченеп торган. Татарстандагы атмосфера аларга уенны үстерергә, тагын да камилләштерергә булыша икән.

— Моңа кадәр беркайчан да Татарстанда яшәгәнебез юк иде. Монда рәхәт, биредәге тормыш рәвеше, кешеләрнең үзара татарча сөйләшүләрен ишетү йөрәккә май булып ята. Казандагы атмосфера, уенны тизрәк тәмамлап, сатуга чыгарырга бер этәргеч булып тора. Республикада бездә күп кенә идеяләр туа тора. Әлегә инвесторлар белән сөйләшүләр алып барабыз. Әгәр Питерда без республикадагы тормышны күзәтеп кенә бара алсак, биредә инде шушы казанда кайныйбыз, – ди проект авторларының берсе Наил Шабанов.

18-45-20
«ӘКИЯТ» – БЕРЕНЧЕ КОЙМАК

«CoolUen» проекты, әлбәттә, тик торганда гына килеп чыкмаган. Чөнки Россиянең төньяк башкаласының татар яшьләре, бер-берсе белән җыелып, өстәл уеннары уйнарга ярата икән.

Егетләрнең беренче коймаклары «Әкият» уены була. Әлеге татар-рус телләрендәге уенда татар рәссамнары һәм аларның иҗади эшләре белән танышып була. Бу уенда 84 карточка тупланган, нәкъ менә аларда татар рәссамнары картиналары сурәтләнгән дә инде. Алар арасында Альфред Шәймәрдәнов, Рушан Шәмсетдинов, Сәгыйдә Сираҗиева, Әнвәр Сәйфетдинов эшләре бар. Шулай ук Татарстанның «Идел» яшьләр үзәге үткәрә торган «Тарих эзләреннән» дигән конкурста катнашып җиңү яулаган яшьләрнең кайбер картиналары да бу проектка кертелгән. Тулырак мәгълүмат өчен махсус буклет та бирелгән.

Әгәр рус, чит ил уеннарында йөреш (ход) өчен төрле предметлар кулланылса, проект авторлары монда да татар дөньясына игътибар бирмичә калмаган. Чөнки «Әкият» уенында йөреш өчен татар легендаларында сурәтләнгән зилант кулланыла.

«АКЫЛЛЫ КӨРӘШ»ТӘ – ФАКТЛАР

Проектның исеме тикмәгә генә  «CoolUen», дип аталмый. Бер караганда, аны инглиз һәм татар сүзләре кушылмасы дип аңлап булса («cool» – «текә, шәп»; «uen» «уен» сүзенең инглиз телендәге язылышы). Ләкин икенче яктан караганда, кул уены, ягъни куллар белән уйный торган уен, дип тә аңларга мөмкин.

Икенче уен – «Акыллы көрәш»кә килсәк, ул татар фактлары белән бәйле. Биредә үз эрудицияңне эшкә җигәргә кирәк.

- Бу уенда татар мәдәнияте, тарихы белән бәйле 360 факт бар. Шунысы үзенчәлекле: җавапларның барысына да саннар белән җавап бирәсе. Мисал өчен, һәр кеше монда катнашып, татар мәдәнияте, сәнгате, тарихы белән бәйле сорауларга җавап бирә , – дип аңлатты безгә Айнур Әхмәтов.

«Акыллы көрәш»не уйнаган һәрбер кешегә карточкалар һәм маркер өләшәләр. Мисал өчен, «Габдулла Тукай кайчан туган?» дигән сорау яңгырагач, уенчылар үз карточкаларына шушы җавапны язып куярга тиеш була. Дөрес җавап биргән кеше икенче юлы беренче булып йөри башлый. Шунысы да бар: карточкаларда язылган сүзләрне теләсә нинди салфетка белән сөртеп була, уен өчен су нигезендә ясалган маркерлар кулланыла. Егетләргә мондый әсбапларны табар өчен шактый тир түгәргә туры килгән икән.

«ҺАДИ ТАКТАШ» – МАФИЯНЕҢ ТАТАРЧА ВАРИАНТЫ!

Яшьләрдә шактый резонанс тудырган «Мафия» уенын белмәгән кеше юктыр. Ә менә «Һади Такташ» дип аталган татарча мафия уенын белүчеләр сирәк.  Ник шулай аталганын аңлатып торырга да кирәкмидер, мөгаен. Аның нигезе итеп, аңлашылганча, шул ук исемдәге чит ил уены алынган. Чит ил аналогы булса да, уенчыларның исемнәре үзебезчә – татарча. «Мирный житель» – «тыныч торучы» татар түбәтәе кигән, Санкт-Петербургта чыккан «Нур» беренче татар газетасын кулына тоткан. Бу геройдан кала, башкисәр (мафия), исәрләнгән Шүрәле (сумасшедший), шымчы (сыщик), табиб, су анасы да бар.

Хәзергә уеннарның төгәл бәясен әйтеп булмый. Һәрбер уенның тиражы – 30ар данә. Типография эшләре дә, гомумән, уенны ясап чыгару арзанга төшмәгән егетләргә.

Бу уеннар белән кызыксынучылар да шактый икән. Мисал өчен, Мәскәү, Пермь, Түбән Новгород яшьләре бу уенны түземсезләнеп көтә. Хәзерге вакытта «Әкият», «Акыллы көрәш», «Һади Такташ»ны тикшерәләр, яңа функцияләр өстиләр. Проектны ясаганда, татар галимнәре белән аралашырга туры килгән аларга. Мисал өчен, тарихчы Фаяз Хуҗин да аларга үз киңәшләрен биргән.

— Безнең төп миссиябез – бу уенны һәрбер татар гаиләсендә булдыру. Кешеләр бу уенны уйнап, вакытларын күңелле итеп үткәрүдән тыш, татар фактлары, татар рәссамнары белән таныша. Төп максатыбыз да татар мәдәниятен, тарихын шушы уеннар аша популярлаштыруда чагыла. Яшьләрнең күбесе бүген китапны еш укымый. Шуңа да без әлеге уеннар аша аларга үз милләтебез, тарихыбыз, сәнгатебез, әдәбиятыбыз хакында җиткерәсе килә, – ди егетләр.

Киләчәккә дә йөз тотып эшли проект авторлары. Яңа уен турында уйлый башлаган инде алар. Ул татар тарихы белән бәйле булачак. «Яшьләрнең күбесе татар гаскәриенең нинди булганлыгын белми. Ә без яшьләрнең күзаллавы киң булуын телибез. Шуңа да уенда татар солдатлары, сугышчылары булачак», – дип ачты сер пәрдәсен Наил.

intertat.ru


КОНТЕКСТ:

«Һәр татар гаиләсендә шундый уеннар булса иде»

Просмотров: 1402

Комментирование запрещено