Авылның ак әбисе

1Балыклы җирлегендә туып, үсеп, бүгенге көнгә кадәр шунда гомер итүче Минсылу Бәдертдин кызы Усмановага 21 ноябрьдә 90 яшь тулды.

Олы юбилее белән Минсылу апаны район башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов, җирле идарә башлыгы Рәсил Юсупов, олыларга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге мөдире урынбасары Гүзәлия Шакирова, Балыклы авылы социаль-ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Резедә Шәрәфетдинова, балалары, оныклары, туганнары, күршеләре котладылар һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Россия Президенты Владимир Путанның һәм район баш­лыгы Рафаэль Баһаутдиновның котлау хатларын һәм бүләкләр алу юбилярга олы шатлык булды.

Тәм-томнар тулы өстәлләр артында телеңне йотардай пылау, хуш исле сөтле чәй белән сыйланып (аштан олы булып булмый бит инде), «Минсылу апа 100 яшеңә дә киләбез әле», дип, саубуллаштык. «Килегез балакайларым, килегез, исән булсак — күрешербез», дип озатып калды безне авылның ак әбисе.

1

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1465

Комментирование запрещено