Ничек җавап бирәбез?

i3Саф, чиста булып

Җир өстенә туабыз.

Алдау, ялган юлы белән

Күп гөнаһлар кылабыз.

Илаһи зат — Тәңрем бар,

Ике дөнья көзгесе.

Аллаһы тарафыннан бирелә

Сынауларның күбесе.

Тормыштагы һәр көнебез

Могҗизалар тудыра.

Изгелекләр күбрәк кылыйк -

Килмәдек бит мәңгегә.

Мәңгелектә имтихан бар,

Ничек җавап бирербез?

Бу дөнья ничек тә үтә,

Бакыйда ниләр күрербез?

Гөнаһлардан курыкмыйча

Һаман дөнья куабыз.

Гомер чикләнгәнне сизми

Кара гүргә керәбез.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1079

Комментирование запрещено