Мәүлид ае дәвамында «Татарстан яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында — Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы турында

08066141Сөекле Пәйгамбәребезнең балачагы һәм гомумән тормыш юлына багышланган тарихларны «Нәсыйхәт»тапшыруында Татарстанның Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бәян итәчәк.

Телевизор караучылар ике тапшыру дәвамында Мөхәммәд (с.г.в.) хакында үзләренә бик күп мәгълүмат ала алачак. Бу хакта «Нәсыйхәт»тапшыруы мөхәррире Ләйсирә Фазлыева хәбәр итте.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин катнашындагы тапшыру Мәрҗани мәчетендә төшерелгән.

Билгеле булганча, Мәүлид ае дип халыкта Мөхәммәд (с.г.в.) туган айны Рабигуль-әүвәл аен атап йөртәләр. Һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – Рәбигуль-әүвәл ае 30 ноябрьдә башлана. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

«Мәүлид» сүзе гарәпчәдән «туу» , “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12сенә каршы кичендә (быел милади буенча 11 нче декабрьдән 12енә каршы кичкә туры килә) дөньяга килгән. Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы.

Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышланган дини мәҗлесләр үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек чаралар уздыру каралган. Болгарда уза торган чара Мәүлид уңаеннан төп бәйрәм чараларыннан санала. Быел ул 11 нче декабрьдә көтелә.

tatar-islam.com

Просмотров: 997

Комментирование запрещено