Пенсионерлар өчен банк кредитлары: алуның мәгънәсе бармы?

iПенсиягә чыгу гына, кеше актив социаль тормышын туктата дигән сүз түгел. Киресенчә, өлкәннәрнең тулы канлы тормыш алып барасы — үзләренең һәм балаларының, оныкларының көнкүрешләрен яхшыртасы, яңа әйберләр сатып аласы, шифаханә-курортларда ял итәсе килә. Ничек кенә булмасын, акчага ихтыяҗ тудырган сәбәпләр бик күп. Ә пенсионерлар өчен кредит рәсмиләштерүнең өстенлеге нидә соң?

Банклар пенсия яшендәге заемчылар белән актив эшли. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк — чөнки өлкән яшьтәгеләр иң дисциплиналы заемчы санала, алар үзләренең кредит бурычларын бик җаваплы үти. Өстәвенә, пенсионерларның тотрыклы табыш чыганагы да бар. Шуңа да банклар аларга ярдәм итүдән баш тартмый, ташламалы шартлар һәм кулланучылар кредитлары буенча түбән процент ставкалары тәкъдим итә.

Өлкән буын вәкилләренә кредит алу өчен банкларга кредитның шартларында билгеләнгән документлар пакетын тәкъдим итәргә кирәк. Гадәттә кредит рәсмиләштерү өчен паспорт, шәхесне раслаучы икенче документ, шулай ук табышны раслаучы документлар (пенсия һәм хезмәт хакы күләме турындагы белешмә) кирәк.

Пенсионерлар өчен кулланучылар кредитлары, еш кына, махсус программалар кысаларында бирелә. Әйтик, «АК БАРС» Банк «АК БАРС-Пенсионный» программа буенча түбән процент ставкалы отышлы кредитлар тәкъдим итә. 1дән 5 елга кадәр вакытка 10 000гән 200 000 сумга кадәр кредит алырга мөмкин. Вакытыннан алда түләп бетергән өчен өстәмә комиссияләр юк. «АК БАРС-Пенсионный» кредит программасы һәм заемчыларга таләпләр белән биредә танышырга була: https://www.akbars.ru/individuals/credits/consume/kredit-ak-bars-pensionnyi/.

«АК БАРС» Банктан кредит алу тагын шунысы белән дә файдалы, биредә аны төрле ысуллар белән түләп була. Банк кассасы һәм банкоматлар аша түләүдән тыш, график буенча чираттагы түләүне өйдән чыгып тормыйча гына да башкарырга була! Моның өчен түләүне Интернет челтәре ярдәмендә «АК БАРС Online*» системасы аша гына үткәрергә яки СМС-хәбәр юлларга («АК БАРС» Банкта «SMS-Банкинг» хезмәте тоташтырылган булса) кирәк.

Кредит алган вакытта өлкән буын вәкилләре банкның ышанычлылыгы һәм абруена да игътибар итә. Әйтергә кирәк, «АК БАРС» Банк илнең иң эре банклары егермелегенә керә. «АК БАРС» Банкның тагын бөр өстенлеге — Россиянең күп кенә төбәкләрендә урнашкан бүлекчәләре челтәре, бу клиентларга кредитны өйләреннән ерак китми генә рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә.

«АК БАРС» Банк ААҖнең пенсиядәге заемчылары өчен кулланучылар кредитлары турынданы тулырак мәгълүматны 8 800 2005 303 телефоны аша (Россия буенча шалтырату бушлай) яки www.akbars.ru сайтында белергә була.

«АК БАРС» БАНК ААҖ, РФ Үзәк банкының 2015 елның 12 декабрендә бирелгән 2590 номеры генераль лицензиясе Реклама хокукларында.

*online – реаль вакыт режимында.


КОНТЕКСТ:

Озын гомерлелеккә юл – «АК БАРС» Банкы аша

* * *

Ышанычлы банкта – өлкән буын вәкилләре өчен кертем

Просмотров: 1682

Комментирование запрещено