Якшәмбе мәктәбендә укулар башланды

i4Дини белем алу һәр мөселманга тиеш. Шәригатебез шулай куша. Иске Ярмәк авылының мәчете каршында урнашкан мәдрәсә бинасында ислам дине нигезләренә өйрәтү буенча дәресләр башланды.

Һәр елдагыча белем алырга теләүчеләр саны быел да күп. Ике бүлмәнең өстәлләре артында буш урын юк дисәң дә була, бу аеруча куандыра. Атнасына ике мәртәбә, хатын-кызларыбыз ислам дине нигезләренә һәм гарәп графикасына өйрәнә. Мәсәлән, Гөлчирә ханым мәдрәсәгә гыйлем алырга икенче елын йөри. Инде Коръән укырга, намаз уку тәртипләренә өйрәнгән. «Авыр булса да тырышабыз»,- ди милләттәшебез.

- Күптән укырга йөрергэ тели идем. Башта бик оялдым. Башкалар миңа караганда да күбрәк беләдер кебек тоела иде. Шулай да үземне кулга алып килдем. Укырга кирәк. Китапларда да, гыйлем – дөрес юл дип әйтәләр, — дип сөйли Диния ханым.

- Җәй көне эш күп, ә кышкы айларда вакыт бар, шуңа күрә дини гыйлем алырга уңай. Без бит — мөселманнар. Динебезне, гореф- гадәтләребезне саклап калыр өчен аны төптән өйрәнергә кирәк. Хатын-кызларга бу аеруча мөһим, чөнки балаларыбызга дөрес тәрбия бирүөчен дә дини белем кирәк, — бу турыда Әлфия ханым да бик борчылып әйтте.

Оркыя ханым да мәдрәсәгә укырга йөрергә ният кылган:

 -Кызганыч ки, Совет чоры заманында дини белем бирүне читләтеп үттеләр. Без дәяшьтән гыйлем алган булсак, хәзер үз балаларыбызны да мөселман дине буенча тәрбияләр идек. Шулай да, соң түгел. Әнә мөгаллимәбез әйтә, азаккы көнебезгә кадәр дин белеме үзләштерергә икән бит.

Мәдрәсәдә хатын-кызлар ике төркемгә бүленеп укыйлар. Бер төркеме яңа укырга килүчеләр, ә икенчесе башка елларда алган гыйлемнәрен ныгыту өстендә эшлиләр. Гарәп графикасына Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 4 нче курста укучы шәкерт Гөлсинә ханым Галиуллина, ә Коръән китабын гарәпчә Роза ханым Гарифуллина укырга өйрәтә. Аңа Тәскирә ханым булыша. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, авылның имамы Габдулла Мөхәммәткәрим дин белемен үзләштерүчеләрне әсбаплар белән тәэмин итә, киңәшләр бирә.

Гомумән, шәкертләргә барлык уңайлыклар тудырылган. Мәдрәсә бинасы җылытылган, якты, чиста. Телисең икән намаз укып аласың, эчәсең килсә — кайнар чәй әзер. Авылдашлар белән аралашу да күңелләргә ләззәт бирә. Ә иң мөһиме  - ислам дине кагыйдәләренә һәм гыйлеменә өйрәнү.

Фәния КӘРИМОВА.

“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 1158

Комментирование запрещено