Әниемнең изге сүзе

i6Әниләр көне уңаеннан Иске Усман авылы клубында бәйрәм кичәсе оештырылды. Бу көнне клуб эче бәйрәм төсен алган, чәчәкләр, куыклар белән бизәлгән, сәхнәдә ниндидер җылы, якты нур очып йөри сыман иде. Менә бер-бер артлы ап-ак, чәчәкле яулыкларын бәйләгән якты йөзле әниләребез бәйрәмгә җыелды.

Татар халкында шундый әйтем бар: «Уч төбендә тәбә пешереп ашата алсаң да, әниең каршындагы изге бурычыңны үти алмыйсың». Чыннан да шулай бит. Әниләр безнең өчен төн йокыларын йокламыйча, исәнлекләре белән санашмыйча гомер итәләр, бар көчен, хезмәтен куялар. Без аларга мәңге бурычлы. Шушы бәйрәм кичәсе белән аларга мәхәббәтләребезнең, хөрмәтебезнең бер тамчысын булса да күрсәтә алсак, бик шат булыр идек. Бәйрәмнең барышында әниләребезгә багышлап күпме теләкләр әйтелде, җырлар җырланды, биюләр башкарылды.

Балаларыбыз Ләйсән Гыйльметдинова, Айсинә Гыйниятова, Алсу, Айназ Шәйдуллиналар, Лиана Фәттахова, Камилла Мадроимова әниләребезгә «Наз» дип аталган бию бүләк иттеләр. Җырчылар Ләйсән Гыйльметдинова, Лиана Фәттахова, Айназ, Алсу Шәйдуллиналар, Венера Садриева, Мәдинә Шәмсуллина, Эльмира Мөнирова, Әфидә Шатдинова, Нурулла Рамазанов, Мәгърифә Гыильфанова берничә мәртәбә сәхнәгә чыгып, газиз әниләребезгә кайнар алкышлар астында моңлы җырларын башкардылар. Биючеләребез дә калышмады. Айназ Дәүләтшина, Эльвина Исмәгыйлева, Айгөл Аббасова, Динә Абдуллова, Ләйсән Сафина, Мәгърифә Гыйльфанова сәхнәне дер селкетеп биюләр башкардылар. Тамашачыларның күңеленә Мәгърифә Гыильфанова сөйләгән «Хуҗа Насретдин васыяте» шигыре, «Кода-кодагыйлар» дип аталган скетч (катнаштылар: Ләйсән Сафина, Эльмира Мөнирова, Ләйлә Сөләйманова, Тимер Аббасов, Динә Абдуллова) хуш килде. Һәр музыкаль чыгыш шигырь юллары белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында әниләребез шушы күңелле кичәне оештыручыларга, катнашкан һәвәскәр артистларыбызга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр, изге теләкләр теләделәр.

Гөлнара АБДУЛЛОВА, клуб мөдире.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1195

Комментирование запрещено