Кәрәзле телефон могҗизасы

zhtxuhzv-png (Юмореска, булган хәл)

Хәзерге заман технологияләре алга киткән заманда кесә телефоны булмаган кешене күрсәң, исең китә. Ул бөтенләй заманнан арта сөйрәлүче кеше булып тоела башлый. Авылдагы мәктәптә укытучы булып эшләүче Вәлимә дә сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче әнкәсенә кәрәзле телефон бүләк итте. Ул әнкәсенә аның белән ничек файдаланырга икәнен бераз өйрәтеп маташты да, әнисен берничек тә күндерә алмасына ышангач, шулай да телефонны тегенең камзул кесәсенә илтеп салды.

– Дөнья үзе өйрәтә ул, әнкәй, — диде Вәлимә әнисенең ай-ваена игътибар итмичә һәм өенә кайтып китте.

Балалары үсеп, инде үзләренә оя корган. Берничә ел элек ире Галим вафат булгач, Кәримә карчык калган гомерен беръялгызы гына яши иде. Быел җәй бик коры килде бит. Кәҗәләрен көтүгә кугач, эсселектән берни ашый алмаган әбекәй, баздан бәрәңге алып чыгып, пешереп карыйм әле, дип базга төште. Ул үз уйларына бирелеп кенә чиләген тутырып бетергәч, бисмилласын әйтеп, баскычтан өскә үрмәләде. Инде менеп җиттем дигәндә генә, әллә нәрсә шунда шартлап сынды да, әбекәй чиләге-ние белән баз төбенә очты.

Бичара карчык байтак кына исенә килә алмыйча баз төбендә ятты әле. Бераздан ул аңына килеп торып утырды, нык бәрелүдән авырткан тән-башын угалап алды. Үзенең кайсы дөньяда икәнлеген аңышмыйча утыра иде. Кинәт баз эче төрле, дөбер-шатыр килгән ят тавышлар белән тулды.

- Әстәгыйфируллаһ! Лә һәүлә вә лә куәтә иллә билләһил галиел газыйм! — диде, куркудан ап-ак булып агарынган карчык. Ә үзе эченнән генә:

- Я, Раббым! Сорау алучы фәрештәләреңне минем хозурыма җибәрдең мени?! Газиз балаларым, ахирәтем Айсылу белән дә бәхилләшергә өлгерә алмый, күршем Һадидан әҗәткә алган мең тәнкә бурычымны да түли алмый бирегә килдем, күрәсең! Уйламаган идем, әҗәл шулай көтмәгәндә килер, дип. Я, Раббым! Син бит мәрхәмәт иясе! Җавап тотарга ярдәмеңне бир үзең!!

Кәримә әби катлы-катлы иман кәлимәсен укырга кереште:

- Лә иләһе илләллаһ Мөхаммәдән Рәсүлүллаһ! – дип, җавап бирергә хәзерләнде ул. Үзе куркып базның җир стена-түшәмнәрен күзәтте. Шул арада тавыш тынып калды. Бернинди сорау алырга килүче фәрештәләр дә күренмәде. Үзенең базда икәнлеген чамалап алган карчык хәл алып утырганда, тирә-юнь баягы сәер тавышлар белән тулды. Бусында инде ул коты очып, җен-пәриләр килгән дип, бар белгән догаларын укырга кереште. Күпмедер вакыттан соң бу тавыш янә юкка чыкты. Кәримә әби бераз тынычлангач, дөбер-шатыр тагын кабатланды. Нәкъ шул чакта бу тавыш иясенең кем, кайдан килүе исенә төште аның. Әбекәй кабалана-кабалана киеме кесәсеннән теге нәрсәкәйне эзләп тапканда тавыш тагын тынып калды. Ул кәрәзле телефонын әйләндереп-әйләндереп карады да, чарасызлыктан ярдәм сорап кычкырып карарга, әсир төшкән баздан котылырга уйлады. Кычкырып хәле беткәч, ул сынган баскыч төбенә утырып уйга калды. Чөнки уң як күршесе Мәрфуга абыстай әллә кайчан берни ишетми, саңгырау, ә сул як күршесе Һади бик ваемсыз нәрсә. Ә шулай да карты Галим вафат булгач, Һади, яшьлек мәхәббәтен исенә төшерептер инде, Кәримә карчыкның кулын сорап кергән иде. Менә шуларны исенә төшергәч, үзенең нинди хәлдә икәнлеген онытып, әбиең кеткелдәп көлеп җибәрде. Шуннан ул кызы бүләк иткән телефонны кулына алып әйләндереп-әйләндереп карарга кереште.

– Их! Карт хәтер, карт хәтер! Никләр генә кызы өйрәткәндә колак салмады икән! Дөнья гыйлеменә үлгәнче өйрәнергә кирәк, диләр бит. Барысыда дөрес икән ул!

Баскалый башлагач, Кәримә әбинең бу шөгыле үзенә дә ошап китте бугай. Заманында өч сыйныф белем алган “грамотный “ карчык укый-яза белә иде. Менә монда аның балаларының исемнәре язып куелган. Кызы Вәлимә: ”Әнкәй сиңа эзләп торырга булмасын өчен, балаларыңның исемнәрен язып куям, кайсы кирәк, менә шушы кнопкага гына басарсың”, — дип әйтте бит.

Үзе тудырып үстергән балаларының исемнәре күренгәч, әни кешенең күңеле тулып, күзләренә яшь бөялде. Шенталыда — район үзәгендә яшәүче улы Мөслимнең марҗасы җибәрми торгандыр, дип бераз уйланып алгач, Кәримә әби тәвәкәлләп, бисмилласын әйтеп, кызыл кнопкага китереп басты. Чыбыкның теге башында бердәнбер улының тавышы ишетелгәч, нервылары какшаган әби түзеп кала алмады, хәзерге хәлен исенә төшереп:

- Бүтән күрешә алмасак, бәхил бул, алтыным!  – дип кенә әйтә алды.

Улы Мөслим борчылып:

- Әнкәй! Ни булды?! Аңлатып сөйлә әле… Нәкъ шул чагында телефонга әллә ни булды, үзара сөйләшү дә өзелде.

Кәримә әби Самар шәһәрендә гомер итүче кызы Чулпанга шылтыраткач та, шул ук хәл кабатланды.

Күпмедер вакыт узгач, Вәлимә эче пошканга түзә алмыйча, ире Вакыйф белән мәктәптән туп-туры әнкәсе янына кайтты. Ул йөгереп өйгә кереп чыккач, баз ишегенең киң итеп ачык икәнлеген күреп, бирегә йөгереп килде.

Озак та үтмәде, әсир төшкән баздан котылган Кәримә карчык түр башында, җырлый-җырлый пар бөркетеп утырган самовыр артында яңа суырткан бал белән тирләп-пешеп чәй эчеп утыра иде инде. Бераздан табынга ярмаланып пешкән эре-эре бәрәңге белән мае агып торган тавык түшкәсе, аннан соң кайнар коймак та килеп кунаклады.

Бәхетле Кәримә әби кияве һәм кызы белән сыйланырга тотынганда капка ачылган тавыш ишетелде һәм өйгә марҗасы белән оныкларын ияртеп, улы Мөслим кайтып керде. Карчыкның үзен яратмый, дип ялгышкан килене Валентина беренчеләрдән булып, рус акценты белән:

- Исэнме энкәй, жаным! — дип елый-елый каенанасын килеп кочаклап ук алды. Аңа әбекәйнең улы Мөслим һәм оныклары Дамир белән Илмира да килеп кушылды. Шулай итеп күрешү шатлыгыннан чыр-чу килгәндә, гөнаһ шомлыгына каршы, дөбер-шатыр килгән музыка тавышы янә кабатланды.

Бу юлысы Кәримә әби югалып калмады шул инде, ул телефонын тиз генә эләктереп алды да, кызыл кнопкага китереп басты. Ә анда Самар шәһәрендә яшәүче кызы Чулпан ашыга-ашыга:

- Әнкәй, держись! Хәзер кайтып җитәбез. Без районга якынлашып киләбез инде , — диде.

Бу вакытта барысы да тынып калып, әнкәләрен күзәтәләр иде. Ә ул – егерме беренче гасыр герое, бер дә аптырап калмады:

- Хикмәти Хода! Менә ул могҗиза иясе! — дип, үзенең кытыршы куллары белән кәрәзле телефонын сөеп, сыйпап алганнан соң, үзен күзәтүче балаларына карап мут елмаеп, хәйләкәр итеп күзен кысты да:

- Дөнья үзе өйрәтә ул!  — дип өстәде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы, Шенталы районы, Самар өлкәсе.

samtatnews.ru

Просмотров: 1346

Один комментарий

  1. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Без яшел кнопкага басабыз.