Мәчет тарихында гасырлар балкышы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

5Тимерюлчылар мәдәният сараенда Самара өлкәсе һәм Татарстан хөкүмәтләре ярдә­мендә фәнни конференция уздырылды. Ул Тарихи мәчете­безнең 125 еллык юбилеена багышланган иде.

1891 елда эшкуар, меценат Тимербулат Акчурин акчасына төзелгән бу мәчет, “ради удов­летворения многочисленных просьб нацмен” формулировкасы буенча, 1932 елда ябыла. Шул ук елда Самараның дин әһелләрен судка биреп төрмәләргә утырта башлыйлар. Сөргенгә җибәрелгән имам­нарның гаиләләренә ярдәм итү өчен акча җыюны сәбәп итеп, Казанская урамындагы бу мәчетнең имамы Мөхәммәтфатыйх Мортазинны да Беломорканал төзелешенә озаталар. Аларның күбесен 1938 елда атып үтерәләр. Мөхәммәтфатыйх Мортазин да шул исәптә.

…Күп еллар буе мө­селманнар тартып алынган мәчетләрен кайтару хыялы белән яшәделәр. Советлар Союзы таралып, дингә караш үзгәрә башлагач кына, элеккеге дин йортларын мәхәлләләргә кире бирергә, дигән карар чыгарыла. Ул вакытта Самара татарлары инде Стара Загора урамында Җәмигъ мәчетен төзү белән мәшгуль булсалар да, хөкүмәт биргән мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмыйлар.

Алексей Толстой (элеккеге Казанская, Оборона) урамындагы мәчетне татарларга кайтару мәсьәләсе белән эшкуар Зөлфәт Сәлахов йөри башлый һәм 1-2 ел эчендә шәһәр җитәкчелегенең ризалыгын ала. Нәтиҗәдә, башта балалар бакчасы, аннары янгыннан зыян күргән кешеләрнең вакытлы торагы булып хезмәт иткән мәчет бинасы 2003 елда региональ Диния нәзарәтенә тапшырыла. 2005 елда 5нче мәхәллә булдыру буенча җыелыш үткәрелә.

Шушы 15 елда мәчет бик күп үзгәрешләр кичерде. Вазыйх Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге “Прогресс-В” компанияләре төркеме һәм Таһир Әюпов җитәкчелегендәге “Подъем” төзү компаниясе аңа капиталь ремонт ясадылар. Хәзер инде ашханәсе, китапханәсе, хәләл ашамлык­лар кибете, зур гына намаз уку бүлмәсе булган мәчетнең мәйданы 620 квадрат метр тәшкил итә. Дөньяда кризис булуына карамастан, Диния нәзарәте Тарихи мәчет янына янкорма ясап, манара күтәрү планнары белән яши. Шуның белән 1903 елда ясалган проект­ тормышка ашачак.

Хакимияткә Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин һәм шәһәр башлыгы Олег Борисович Фурсов килгәч тә, бу мәчетне төзекләндерү эшләре туктаганы юк. Хөкүмәт мөселманнарга теләктәшлек күрсәтеп, Тарихи мәчетебезне шәһәрнең иң матур тарихи биналарының берсе итү өчен гел ярдәм итеп тора. Бәлки шуңадыр да конференциягә өлкә хөкүмәтенең җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе баш консультанты Роман Кирсанов, шәһәр башлыгы Олег Фурсов, Губерна Думасы депутаты Шамил Хисаметдинов, Самара өлкәсе халыклары Союзы җитәкчесе Ростислав Хугаев, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте вәкиле, Башкортостанның Октябрьск шәһәрендә имам-ахун булып хезмәт итүче Мәүлемҗан Сибгатуллин килеп, юбилей белән котлауларын җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Конференцияне региональ Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин башлап җи­бәрде.

«Мәчетләр — мөселман халкын берләштерүче үзәкләр булып тора. Монда без Аллаһы Тәгалә белән аралашабыз, үзара танышабыз, тормышта килеп чыккан төрле хәлләрдән шәригать кануннары буенча чыгу юлын эзлибез һәм табабыз», — дип, татар тормышында мәчетләр ролен билгеләп үтте.

Роман Кирсанов исә губернатор Николай Меркушкинның котлау телеграммасын укып бирде. Ул Тарихи мәчетебезне зурлап, аны зиярәт кылу урыны дип атаган. Роман Сергеевич Фәрит Әюповка, Наил хәзрәт Биктаевка, Идеал Галәүт­диновка, Усман Илингинга, бертуган эшкуарлар Мөдәррис һәм Расих Латыйповларга, Илдар Сабировка, Әминә Мортазинага, Иршат хәзрәт Сафинга, Наил хәзрәт Сөләймановка һәм Мөхтәсим Үзбәковка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Олег Борисович та буш кул белән килмәгән — Тарихи мәчеткә Самараның тарихи урыннары төшерелгән бик затлы бүләк, ә Шамил Сәлимгәрәй улы Усман Илингинга Губерна Думасының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Рәсми өлештән соң Самара краенда татар тарихы белән кызыксынучы галимнәрнең, дин әһелләренең чыгышлары башланды. Гомер буе Самара өлкәсендә яшәүче татарлар тарихын барлаучы, өлкә татар милли-мәдәни ав­тономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов конференцияне эчтәлекле итү өчен докладларны чорларга бүлеп әзерләүне кулай күргән. Ул үзенең докладында, археологик һәм архив документ­ларга таянып, Урта Идел мөселманнары һәм татарлары үткән юлның хәзерге тормыш белән тыгыз бәйләнештә булуы турында сөйләде. XVI гасырда рус дәүләте өлеше булганчыга кадәр җирле тарих дүрт мөселман-татар мәмләкәтләре арасында баруы турында сөйләде.

Тарих фәннәре докторы, Мәскәү педагогия универ­сите­тының Самара филиалы проректоры Юлия Гусева әле студент чагыннан ук ислам дине белән кызыксына, Җәмигъ мәчете белән бәйләнешләрен югалтмый һәм һәр шундый җыелышка килми калмый. Менә бу көнне дә Мәскәү поездыннан төшеп турыга конференциягә килгән ул. Өс киемнәренең мөселманча булмавы өчен гафу үтенүе дә динебезгә хөр­мәт күрсәтү булып күренде.

Юлия Николаевнаның яраткан темасы — суфичылык. Бу юлы да аның доклады Идел буе татарларының суфичылык итүе турында иде. Аерым алганда, сүз Челно-Вершины районының Хөсәен (Благодаровка) авылында яшәгән ишаннар Вәлиәхмәт Сабиров, Ибраһим Яхиннар турында барды.

Сәяси фәннәр докторы, Самараның архитектура-төзү институты профессоры Наталья Семеновна Мухаметшинаны да Самара татарлары беләләр һәм яраталар. Ул күбрәк саннар белән эш итә, чөнки алар гына милли тормышны күзалларга мөмкинлек бирә. “Өлкәбездә эшләп килүче 18 татар милли-мәдәни оешмасының тырышлыгы нәтиҗәсендә татар­ларның үзаңы үсә бара, — дип белдерде ул. — Укучы балалардан, студентлардан, алар­ның ата-аналарыннан сорау алу нәтиҗәләренә караганда, балаларның — 94, ә ата-аналарның 97 проценты этно-мәдәни белем, ягъни туган як тарихы, халык иҗаты, милли аш-су дәресләрен өйрәнергә әзер. Туган телне предмет буларак өйрәнүне татарларның 10 проценты гына кирәксенә, ә туган телдә сөйләшергә барысы да тели”

Наталья Семеновнага бу көнне сорау бирүчеләр һәм рәхмәт әйтүчеләр күп булды.

Иршат хәзрәт Сафинның чыгышы Совет чорында Куйбышев шәһәрендә мөселманнарның элек булган мәчетләрен кабат мәхәлләләргә кайтару яисә яңаларын ачу теләге белән төрле инстанцияләргә йөреп, 1967 елда Малый тупиктагы мәчетне ачуга ирешүләре турында булса, тарих фәннәре кандидаты Рәшит Шакировның доклады үзгәртеп кору елларында партия органнары һәм милли-мәдәни оешмалар арасында туып килгән мөнәсәбәтләр темасына багышланган иде. Бу докладларны тирәнрәк өйрәнергә теләгән кешеләр өчен конференция материаллары брошюра формасында басылып чыккан. Аларны Тарихи һәм Җәмигъ мәчетләреннән алып укырга була.

Конференциянең рәсми өле­­ше «Яктылык» татар мәк­тә­бенең «Йолдыз» һәм Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче «Ләйсән» башкорт балаларының бию ан­самбльләре чыгышлары белән тәмамланды.

Конференциядән чыккан халыкның бер өлеше зур гына автобуска төялеп, шәһә­ре­безнең татар тарихы эзләре буйлап экскурсиягә китте. Экскурсовод ролен Шамил Галимов үз өстенә алды. Ул элеккеге Казанская һәм Мечетная урамнарында урнашкан мәчетләрнең, татар мәктәп­ләренең, татар-башкорт педагогия техникумының, кайчандыр шушы урамнарда яшәгән, милләтебез, динебез өчен җан атып, малларын да, иреген дә кызганмаган татарларның тормышы турында сөйләп барды.  

Эчтәлекле һәм кызыклы сәяхәттән кайткан кунакл­ар­ны Тарихи мәчетнең кунак­ханәсендә көтәләр иде инде. Йөзләп кеше өч озын өстәл артына тезелеп утыргач, Талип хәзрәт Яруллин Тарихи мәчетнең юбилеена һәм Мәүлид аена багышлап догалар укыды, тәкъбир әйтелде, аннан халык икенде намазына басты.

Тарихи мәчет юбилее моның белән генә тәмамланмады. Намаздан чыккан халык әле тагын Тарихи мәчет диварына эленгән истәлек тактасы ачуда да катнашты. Бу вакытта халык тәкъбир әйтеп торды, ә бөтен дөньяга аклык өстәп яуган кар каргышлы елларны калын юрган белән каплап киткән, ә мәчет тарихы гасырлар балкышы, иман нуры белән яктыртылган кебек булып тоелды.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

* * *

234 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 61 62 63 64 65 65-1 65-2 65-3 66 66-1 66-2 66-3 66-4 67 68 69 70 71 72 73 74 75 76 77 78 79Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Н.И.Меркушкин: Самарская Историческая мечеть выполняет высокую миссию распространения богатых духовных и культурных традиций российского народа / Самарской Исторической мечети – 125 лет

Просмотров: 1410

Комментирование запрещено