Моннан ике ел элек Похвистнево районының Үрнәк авылы үзенең 90 еллык юбилеен зурлап бәйрәм иткән иде. Быел тагын зур вакыйга – 28 ноябрьдә авыл мәчете ишекләре ачылуга 20 ел тулды. Бу көнне үрнәклеләр бүгенгедәй хәтерлиләр һәм истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашалар.
Тарихи чыганакларга караганда, Үрнәк авылында мәчет элек-электән булган. Ул тирә-якка моңлы азан яңгыратып, бар тарафка иман нуры иңдереп торган. Ләкин утызынчы елларда мәчет ябыла. Советлар заманында аның бинасы башта мәктәп, аннан соң клуб булып хезмәт итә. Соңрак авыл хакимияте мәчетне бөтенләй сүттереп, бүрәнәләрен утынга яга.
Үткән гасырның 90нчы елларында, илебездә дингә караш йомшара төшкәч, мәчетләр торгызыла, мәдрәсәләр ачыла башлый. Буталчык чорда да дин юлыннан тайпылмаган үрнәклеләр үз авылларында яңа гыйбадәтханә төзергә кирәк, дигән карарга киләләр. 1995 елның җәендә бу мәсьәлә буенча авылда зур җыелыш уздырыла. Шунда ук җиде кешедән торган мәхәллә советы булдырыла. Имам итеп авыл халкы Ибраһим Иваевны сайлый, ә мөәзин вазифаларын башкарырга Мәгъдән Манжуков ризалаша.
Мәчетне кабат ачу өчен төрле түрәләр ризалыгын алырга, бик күп язулар җыярга кирәк була. Бу мәсьәлә мәхәллә рәисе итеп сайланган Сабир Шакир улы Байбиковка йөкләнә, һәм ул аны уңышлы башкарып чыга.
Мәчетне төзү өчен матди ярдәм сорап активистлар халыкка мөрәҗәгать итәләр. Сабир Байбиков һәм Фатыйх Сәетов губернатор Константин Титовка кадәр барып җитәләр. Бу изге эштә үрнәклеләр генә түгел, күрше Яңа Мансур, Гали авыллары халкы да ярдәм итә. Похвистнево, Богырыслан мәчетләре, “Подбельский” сәүдә фирмасы, Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык, Самара эшкуары Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин һәм башкалар зур миһербанлык күрсәтәләр. “Кинель-нефть” тресты җитәкчесе урынбасары Борис Кипороидзе, мәсәлән, мәчеткә җылы үткәрү өчен торбалар һәм башка төзү материаллары бирә.
Эшләрнең иң авыры, билгеле, авыл халкы җилкәсенә төшә: картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр — барысы да мәчет төзелешенә чын күңелдән үзләренең өлешләрен кертергә тырышалар. Аларга Аллаһының рәхмәтләре яусын.
Мин, 45 ел ракета-космос тармагында хезмәт иткән кеше буларак, манараны титан калае белән ябарга тәкъдим иттем. Заводта бу материалны, осталар хезмәтен 15-16 миллион сумга төшә, дип санадылар. Әлбәттә, бу бик зур акча, авыл халкына бу кадәр акча каян килсен? Инженер-конструктор буларак, манараның проектын, конструкциясен ясарга үзем алындым. Титанны арзанрак бәягә сатып алыр өчен дә төрле юллар эзләргә туры килде. Хәзер, авылга кайткан саен, мәчетебезнең балкып торган манарасын күреп куанам, анда минем дә өлешем булуы белән чиксез горурланам.
Кызганыч ки, шундый кыенлыклар белән төзелгән мәчеткә гыйбадәт кылырга йөрүчеләр саны бүген бик аз. Җомга намазларына, дини бәйрәмнәргә дә иң күбе 15ләп кенә кеше җыела. Минем балачагым, яшүсмер чорым Үрнәк авылында үтте. Хәзер инде күп еллар Самарада яшәсәм дә, бу мәсьәлә мине борчый. Бу хәлне ничек тә үзгәртәсе, яшьләребезне дингә тартасы иде.
Авылның өстендә моңлы азан гел ишетелеп торсын, дин чишмәсе саекмасын өчен, барыбызга да тырышырга кирәк.
Таһир БАЙБЕКОВ,
хезмәт ветераны.
Самара шәһәре.
* * *
Гомер бик тиз уза. Авылыбызның яме, тәрбия учагы булып торган мәчетебез дә әле күптән түгел генә ишекләрен ачкан иде. Инде менә 20 ел вакыт үтеп тә киткән. Бу авылдашларыбыз өчен көтеп алынган шатлыклы һәм зур вакыйга булды. Мәчетебез изге күңелле авылдашларыбызның, якташларыбызның күмәк тырышлыгы һәм матди ярдәме белән төзелде. Үз мөмкинлекләренә карап, берәүләр акчалата, икенчеләре кул көче белән ярдәм иттеләр. Агачтан салынган бинаны хатын-кызларыбыз үзләре бурлап агарттылар, буядылар.
Мәчет ачылу тантанасының бик күркәм үтүе бүгенгедәй хәтердә. Анда авыл халкы да, күрше авылларда яшәүче милләттәшләребез дә җыелды, читтә яшәүче авылдашларыбыз да күпләп кайткан иде.
Иң элек кунаклар Рәйхана һәм Сафиулла Манжуковлар йортында әзерләнгән мәҗлестә бик зурлап хәтем укыдылар, табын әзерләүче авыл хатын-кызларына рәхмәтләр әйттеләр. Аннан мәчет каршына җыелып, Коръән сүрәләре укыдылар. Мулла итеп сайланган Ибрай хәзрәт Иваев авыл халкының шатлыгын уртаклашып, изге йортның бәрәкәт, бәхет алып килүен, халыкны рухи яктан баетуын, сафландыруын теләде. Ул мәчет төзелешендә катнашкан иганәчеләргә рәхмәт әйтеп, дога багышлады. Бүген дә бу изге эштә актив катнашкан авылдашларыбызның исемнәрен әйтеп үтәсебез килә. Алар: Сәйфулла һәм Гөлсем Рәхмәтуллиннар, Җәүһәр һәм Исхак Курмаевлар, Сафиулла һәм Рәйхана Манжуковлар, Зәйтүнә Канюкаева, Мәдинә Булатова, Сабир һәм Нәгыймә Байбиковлар, Галиулла Таишев, Закир Бәхтиев, Әхмәтгали һәм Зәйнәп Хәбибуллиннар, Миннур Манжукова, Гамбәр һәм Фатыйх Сәетовлар, Мәгъдән Манжуков, Шамил Сапуков, Шәмсекамәр Байбикова, Минхаят Таишева.
Бүген дә мәчетебезгә ярдәм итүчеләр байтак. Эмиль Субеев мәчет тәрәзәләрен пластикка алмаштырды, өр-яңа җылыту системасын көйләде, электр челтәрен яңартты. Хатыны Саҗидә, кызы Гүзәлия һәм улы Рөстәм белән мәчетебезнең эчен матурладылар, тәрәзәләренә яңа пәрдәләр элделәр. Аларга Аллаһының рәхмәтләре яусын. Авылыбызга кунакка кайтучылар да садакаларын биреп, зиратны чүп-чардан арындырып китәләр.
Мәчетебездә озак еллар Сәйфулла хәзрәт Рәхмәтуллин имам булып торды. Ул бакыйлыкка күчкәч, аның эшен хәзер улы Таһир хәзрәт дәвам итә, авыл картларын җомга намазына китерү өчен зур тырышлык куя. Иншаллаһ, милли җанлы халкыбыз булганда мәчет ябылмас, авылга иман нуры сибеп, кешеләрне дингә тартып, даими эшләп торыр, дип ышанабыз.
Зәйтүнә КАНЮКАЕВА,
Рәйхана МАНЖУКОВА.
Үрнәк авылы,
Похвистнево районы.
Әнәс МИНГАЛИЕВ, Салават МАНЖУКОВ фотосурәтләре.
Просмотров: 1569
Грущу,потому что их нет уже с нами,кроме Закир бабая. Здесь мой папа,молодой,красивый,Галиулла Таишев Любим,помним!!!
Приятно конечно видеть наших односельчан, многие из них родственники,,!! Но здесь на фото нет моего отца- Хабибуллина Касыма Саитовича!! Вот он был одним из главных строителей Мечети- начиная от первого бревнышка и до самой крыши, Также он ходил и добивался, чтобы в Примере провели Газ.
Все наши Примерские абзылар.Какие все молодые красивые но увы уже их нет кроме Закир бабай. Мы Вас помним пусть земля будет Вам пухом спите спокойно. ВЕЧНАЯ ВАМ ПАМЯТЬ
помним и любим всех, а Закир бабайга долгих лет жизни! Эти добрые односельчане основали наше святое место-мечеть в пос. Пример