Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне

812 декабрь – Мәүлид бәйрәме

Мөхәммәд галәйһис­сәлам­нең туган көне уңаеннан регио­наль Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга мөрәҗәгать итеп, бу бәйрәмнең ничек үткәрелүе турында сорадык.

Мәүлид бәйрәме ислам диненең иң күркәм, иң изге, нурлы бәйрәмнәренең берсе. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәм­мәднең (с.г.в.) туган көне милади ел исәбе белән 571 елга туры килә. Ислам галимнәре Рәсүлебез Рабигуль-әүвәлнең 11еннән 12-сенә каршы төндә дөньяга килгән дип саныйлар. Хәзерге вакытта миллионлаган мөселманнар кавеме Мәүлидне зурлап билгеләп уза. Әлеге көнне Пәйгамбәребез яшәгән чорлар, аның башыннан кичкән хәлләр, могҗизалар турында китаплар уку, вәгазь тыңлау, ислам дине тарихын өйрәнү бик саваплы гамәл булып исәпләнә.

Соңгы елларда безнең өлкә мөселманнары да Мәүлид бәйрәмен зурлап үткәрәләр. Бигрәк тә  “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевның эшчәнлеге сокланырлык. Аның оешмасы Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда уздырган Мәүлид бәйрәменә халык бик теләп һәм күпләп килә. Иң мөһиме, татар балалары Мөхәммәд пәйгамбәребезнең тормышы, аның дин юлындагы батырлыгы турында күбрәк белә башлыйлар, мөнәҗәтләр һәм дини җырлар өйрәнәләр.

Барча мөселманнарны да шушы изге бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык телим. Динебез ислам күләгәсеннән чыкмыйча, дини һәм дөньяви тормышыгызда уңышларга ирешү насыйп булсын. Күңелегездә — иман, телегездә — дога, гамәлләрегездә изгелек булса иде. Аллаһыны яратыгыз, аның кушканнарын үтәгез, шул вакытта гына ул Сезнең гөнаһларыгызны кичерер.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

17 декабря в Самаре состоится празднование дня рождения Пророка Мухаммада (мир ему и благословение)

Просмотров: 1131

Комментирование запрещено