26 ноябрь кичендә Балыклы авылы мәдәният йортында зур тантана — Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Авылның олысы, кечесе мәдәният йортына агылды. Тамашачылар фойеда урнашкан «Теләкләр агачы» (авторы — китапханәче Розалия Йосыпова) янында фоторәсемгә төшкәннән соң, концерт залына уздылар. Залда утыручылар арасында авылдашларны гына түгел, күрше-тирә авыллардан килгән кунакларны да күрүгә без бик шат идек.
Концерт программасы Балыклы мәктәбе укучылары чыгышы белән башланып китте. Аларның сәнгатьле итеп шигырь укулары, дәртле җырлары тамашачылар күңеленә хуш килде, чыгышлары кайнар алкышларга күмелде. Балаларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, яхшы укуларын, ә укытучыларына эшләрендә уңышлар телибез.
Концерт программасын алып баручылар Рания Шәрәфетдинова һәм Руслан Абсаттаров матур шигырь юллары белән бәйләп концертны дәвам иттеләр һәм бәйрәмебезнең күркәм кунакларына — район мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Резедә Мөгтәбәр кызы Төхбәтшинага, авыл җирлеидарә башлыгы Рәсил Минсәгыйть улы Йосыповка — сүз бирделәр. Җитәкчеләр чын күңелдән залдагы барлык хатын-кызны Әниләр көне белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Камышлы районы мәдәният йорты каршында иҗат итүче «Серпантин» бию ансамбле (җитәкчесе — Светлана Павлова) башкаруындагы «Вальс» концертыбызны бизәп җибәрде. Ә авылыбыз мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сандугач» балалар фольклор ансамбле (җитәкчесе — Линар Абсаттаров) «Каз өмәсе» күренешен сәхнәләштергән иде. Күренеш барышында «Каз өмәсенең» төп элементларын, кагыйдәләрен, аның тарихын әби (Ләйсән Абсаттарова) бик оста иттереп сөйләп үтте.
Концерт җыр-моңга, бию һәм шаян күренешләргә бик бай иде. Карина Рөстәмова, Розалина Ангалышева, Исламия Каюмова, Ләйсән Усманова, Әлфия Рөстәмова, Руфия Камилҗанова, Эльмира Ишкиняева, Резида Абсаттарова, Зөлфия һәм Егор Илясовлар, яшь йолдызыбыз Алмаз Галиев башкаруындагы җырлар күңелләргә ак май булып ягылса, Альбина Каримова, Гөлназ Камилҗанова һәм Юлия Әхмәдуллиналар башкарган дәртле биюләр күңелләрне җилкендерде, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшит Фәрдиевның йөрәк түреннән чыккан шигырьләре күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Зилә Әхмәдуллина һәм Римма Хәмзина куйган шаян күренешләрне карап, рәхәтләнеп көлешеп алды тамашачы.
Ә инде бәйрәмебезнең махсус кунагы, Балыклы авылы чишмә суларын эчеп үскән авылдашыбыз (Камышлы авылында яши) Гөлфия Мәхметова җырлары тамашачыларга зур буләк булды.
Чәчтән генә сыйпасаң да
Тарала бөтен хәсрәт,
Барысы, барысы өчен дә,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт!
Менә шундый шигырь юлларын укып, әниләргә багышланган җырын башкарып тәмамлады кичәне Линар Абсаттаров.
Тамашачылар рәхәтләнеп ял итеп, рухый азык алып, кичәне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, таралыштылар.
Шушы форсаттан файдаланып, бәйрәм чарасында катнашкан кунакларга, һәвәскәр артистларга, тамашачыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы көннәрдә дә бердәм һәм бергә булырбыз, дип ышанабыз.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Р.Б.ФӘРДИЕВ, Р.Л.ЙОСЫПОВА, Л.С.АБСАТТАРОВ.
Просмотров: 1204