В селе Старое Ермаково проходят Мавлиды / Иске Ярмәк авылында яшәүче татарлар Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте

img_3606Вот и наступил месяц Рабби-уль-авваль, в котором родился Пророк Мухаммад (салляллаху алейхи вассалям). В этом месяце мусульмане восхваляют посланника Аллаха: рассказывают о его жизни, читают нашиды и суры из священного Корана, исполняют салаваты и мунажаты.  С самого начала этого благословенного месяца в селе Старое Ермаково проходят празднования Мавлида ан-Наби в домах и в организациях.

6 декабря в мечеть села Старое Ермаково были приглашены мужчины (65 человек), а 7 декабря женщины (80 человек), также был организован подвоз новоермаковских сельчанок, которые были очень благодарны за это заведующему отделом социального обслуживания Каюмову Г.Н. и водителю Сагирову З.А.

Приглашённые с интересом слушали рассказы и проповеди имама мечети Абдуллы-хазрата Мухамметкарима о жизни Пророка Мухаммада (салляллаху алейхи вассалям), о тех трудностях, которые пришлось ему пройти и испытать. Затем всех пригласили пообедать за столы, приготовленные  на добровольные пожертвования односельчан. После завершения праздника  все разошлись по домам,  выражая благодарность организаторам мероприятия,  наполненные приятными эмоциями.

img_3607img_3606 img_3610 img_3612 img_3613 img_3615 img_3529 %d0%be%d0%ba%d1%82-002Празднование Мавлида ан-Наби - добровольное дело. Порой, у кого-то возникает желание провести мероприятие, но нет возможности организовать его дома. Такие люди обращаются в мечеть или в отделение социальной реабилитации. В понедельник, в день рождения Пророка Мухаммада, к нам обратилась семья Тавриза и Фании Валиахметовых с просьбой  провести Мавлид в отделении социальной реабилитации с получателями соцуслуг. Конечно же, наши пожилые откликнулись на это предложение. Рафикова София прочла необходимую информацию о жизни Пророка, дополнили ее информацию Юсупова Миннур и Саяхова Зария. Закруглили мероприятие молитвой по усопшим близким, а также пожелали семье Валиахметовых благополучия и здоровья.

image

Спонсоры всех благотворительных мероприятий села Старое Ермаково – семья Тавриза и Фании Валиахметовых.

%d0%be%d0%ba%d1%82-019Искренне поздравляю всех мусульман с праздником Маулид ан-Наби! Пусть Всевышний одарит каждого Своей милостью и позволит жить, придерживаясь сунны нашего Пророка (салляллаху алейхи вассалям)! Амин!

Культорганизатор отделения социальной реабилитации села Старое Ермаково Гулися БАТРУДИНОВА.

Камышлинский район.

samtatnews.ru

* * *

Камышлы районы Иске Ярмәк авылында яшәүче татарлар Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте, дип хәбәр итә «Камышлы хәбәрләре» газетасы.

Бу авыл барлыкка килгәннән бирле, дини йолаларны бәйрәмнәрне авыл халкы зурлап үткәрүне үзләренә гадәт итеп керткән һәм менә инде аны өч гасырга якын бер дә калдырмый үткәреп киләләр. Быел да барча халык мәчеткә юнәлде, һава шартлары бераз шомландырса да, халык күп җыелды. Күрше тирә-як авыллардан да, шулай ук Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, нәзарәтнең сәркәтибе, Самара Җәмиг мәчете имамы Наил хәзрәт Сөләйманов һәм башка кунаклар да бар иде.

Гадәттәгечә, зур түгәрәк итеп утыргач, мәҗлесне Талип хәзрәт башлап җибәреп, Мәүлиднең тарихын, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы турында вәгазь сөйләгәч, Изге китаптан аятләр укыгач, бергәләп салаватлар әйтелде. Моннан соң биш гасыр элек яшәп иҗат иткән төрки-татар галиме Сөләйман Чәләби хәзрәт иҗат иткән төрки касыйдә-мөнәҗәт әйтелде. Ул мөнәҗәт касыйдәне мәчет картлары – Таһир Рәхимов, Резван Яруллин, Хәйдәр Низамиев көйләп укыды һәм ахырдан имам-мөхтәсиб Габдулла хәзрәт Мөхәммәдкәрим төрле салаватлар әйтте һәм бергәләп дога кылынды.

Соңыннан мәчет йортындагы мәдрәсә бинасына кереп корбан шулпасы һәм мул табындагы ризыклардан авыз иттеләр. Өйләдән соң кунаклар күрше Балыклы авылына да барды һәм андагы имам Ренат хәзрәт Хәлимов тарафыннан әзерләнгән Мәүлид кичәсендә катнашты.

Өйлә намазыннан соң Иске Ярмәк мәчетендә мәктәп балалары да кунак булды. Башка көнне шундый ук мәҗлес хатын-кызларыбыз өчен әзерләнде. Кунаклар Яңа Ярмәк авылыннан да килделәр. Барысы да бәйрәмдә катнашып, Рәсүлебез турында бик күп мәгълүмат туплап, салаватлар әйтеп, мул табыннардан тәмле ризыклар авыз итте. Шунысы да куанычлы хәл, авыл мәдрәсәсенә йөрүче апалар Мәүлид бәйрәме хөрмәтенә тулы Коръәнне хәтем кылып, Рәсүлебезгә багышлады, диелә хәбәрдә.

“Татар-информ».

Просмотров: 1553

Один комментарий

  1. Габдулла хәзрәт безне дә зурлап бу мәҗлескә дәште. Без, яңаярмәклеләр, чакырылган вакытка килеп җиттек. Аллаһының рәхмәт яусын Гали Наилевичка, автобусны бер сүзсез безнең авып апаларын бу бәйрәмгә алып барырга бирде. Җәгъфәр безне исән-имин алып барып, яңадан да китереп куйды.
    Минем әле бу мәчеткә беренче генә килүем. Андагы чисталык, матурлык, яктылык! Ай-һай! Гөлләргә исең китәр, декабрь ае булуга карамастан, шау чәчәк атып утыралар.
    Табын иркен, якты мәдрәсә бүлмәсендә әзерләнгән иде. Өстәлләргә хайран калдым, анда җәй көнендәй карбызларга хәтле бар иде…
    Аллаһы Тәгалә барчабызга да исәнлек биреп, очрашып-күрешергә насыйп итсен! Безне шулай зурлаган өчен Ходай сезләрне дә зурласын!