Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез.
Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, иминлек, мул, тыныч тормыш телибез.
“Сәлам” гәҗитәсенең укучыларын киләчәктә дә тирән эчтәлекле, кызыклы мәкаләләрегез, матур-матур шигырьләрегез белән сөендереп торыгыз.
Һәрвакыт шундый ягымлы, мөлаем, ачык йөзле, киң күңелле булып калыгыз!
*
Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.
“Сәлам” гәҗитәсе хезмәткәрләре.