Кышлар килде

i3Кышлар килде ап-ак кары белән,
Табигатьне акка чорнады.
Каеннарның көмеш алкалары
Җилләр искән саен чыңлады.

Кар каплаган миләш агачларын,
Авырлыктан башын игәннәр.
Кар кызыдай сылу каеннар да
Кышкы ак туннарын кигәннәр.

Кошлар чүпли кызыл миләшләрне,
Куанышып алар очалар.
Аяз күкләр теләп туган җиргә,
Миләшкәйне гүя кочалар.

Салкын кышның карлы бураннары
Ак юрганын япты кырларга.
Ап-ак карлар төсле ак бәхетләр
Телик әле килер елларга.

Яусын, әйдә, җиргә мамык карлар,
Адаштырсын кышкы бураннар.
Тик адашмыйк туры юлыбыздан,
Изге юлыбыздан, туганнар!

Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1369

Комментирование запрещено