Уңган, булган Флюрабызга 55 яшь тулды!

image71961 елның 24 ноябрендә Иске Ярмәк авылында яшәүче Дәмил ага белән Миннур апа гаиләсенең бәхетләрен тулыландырып беренче сабыйлары – кызлары Флюра дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач кыз Куйбышев шәһәренә китеп, сөт заводында бригадир булып эшкә урнаша. 1981 елның җәендә Камышлы егете Наил белән таныша. Аны армия сафларына алалар.  Флюра сөйгәнен зарыгып көтеп ала. Егет армиядән кайткач, яшь пар никах укыта һәм өйләнешә. Шулай гөрләп туйлар үтә, яшьләр Камышлыда төпләнә, Флюра ашханәгә  кондитер булып эшкә  урнаша. 1984 елны уллары Марат туа, күп тә үтми малайлары Айрат та дөньяга килә.  Декрет ялыннан соң Флюра халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә эшкә керә.

Флюра Әбүнәгыймова – бик уңган ханым. Ул ире белән М5 «Урал» федераль трассасы (ДРП) буендагы ашханәдә шашлык пешереп-сатып йөрергә дә өлгерде, алар шулай зур өй салып керделәр.

Кызганычка, 2005 елда Флюрабызның тормыш иптәше, балаларының атасы Наил бик каты авырудан вафат булды. Үлгән артыннан үлеп булмый, адәм баласы ничек тә түзә, чыдый бит инде. Флюра баларына әти дә, әни дә булып калды. Уллары тәртипле, әхлаклы булып үстеләр, бүгенге көндә үз тормышлары, үз гаиләләре белән әниләреннән аерым яшиләр. Икесе дә — машина йөртүчеләр. Марат  Камышлыда гомер итә, Айрат  - Нефтеюганск шәһәрендә.  Әниләренә  дүрт онык бүләк иттеләр.

2006 елны Флюраның Иске Ярмәк авылында  яшәүче бертуган энесе Фәнис каты авырудан  фани дөнья белән хушлашты.  Аны соңгы юлга озаткач, Флюра Фәниснең улын  — иркәсен Рамисне — үз өенә алып кайтып, тәрбияләде, укытты, киендерде. Бүгенге көндә егет Самарда яши, ә ял көннәрендә апасына кунакка кайтып йөри.

Тормыш булгач, бер үзең генә яшәп булмый инде, парлы булу кирәк. Шөкер, Флюра үз ярын тапты һәм тормышка  Фәнилгә чыкты. Бер-берсенә ярдәмләшеп бик матур яшиләр алар. Күптән түгел генә Флюра машина йөртү таныклыгы алды,  җиңел автомобиль алырга  исәпләп торалар хәзер.

Социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре, уңган-булган эшчебез ярдәмгә мохтаҗ җиде карчыкны карый.  Олы яшьтәге апаларыбыз үз вазифасын җиренә җиткереп башкарган Флюраны хөрмәт итәләр. 16 ел эшләү дәверендә бик күп Мактау кәгазьләре белән  бүләкләнде хезмәт ветераны Флюра Әбүнәгыймова.

image2image3 image4 image5 image7Күптән түгел Флюра үзенең 55 яшен тудырды, зурлап юбилеен үткәрде. Туган-тумачалары, дус-ишләре, хезмәттәшләре, оешмабызның мөдире аны олы юбилее белән котладылар, күчтәнәчләрен өләштеләр.  Барлык матур теләкләргә кушылып, исән-сау бул, тагын шулай эшләргә, олы яшьтәге апаларны  куандырырга насыйп булсын сиңа, дип кабатлыйсы килә. 

Камышлы  район үзәгенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1401

Комментирование запрещено