Мин бәхетле кеше

%d0%b0%d1%85%d0%bc%d0%b5%d1%82%d0%be%d0%b22Күптән түгел шәһәре­безнең бөтен транспорт тук­та­лышларында, Мәдә­ният са­раеның белдерү такта­ла­рында “Рөстәм Әхмәтовның сольный концерты” дигән зур афишалар эленеп торды. Самара татарларының кү­бесенә бу исем инде таныш булса да, “Бу кем булыр икән? Казан артистыдыр инде”, – дип уйга калучылар да бар иде. Газета укучыларыбызны Рөстәм Әхмәтов белән якыннан таныштыру теләге белән без аны редакциягә чакырып, сөйләшергә булдык.

- Мин Казан артисты түгел, — дип елмайды ул. — Самарада туып үстем, эстрадага беренче адымнарымны да  егет чагымда ук үз шәһәремдә ясадым. Дөрес, хәзер исемем инде Мәскәү һәм  Казан тамашачыларына да таныш. 

- Ә музыкага мәхәббәт сезгә кемнән күчкән?

- Әтием Искәндәр Әхмәтов атаклы “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбле солисты. Димәк, аның моңлы күңеленең йогынтысы булгандыр, дип уйлыйм. Кечкенәдән әти белән репетицияләргә йөрергә ярата идем, үсә төшкәч “Ялкынлы яшьлек” концертларында аның белән бергә җырлаганыбыз да булды.

Балачакта Металлурглар мәдәният сарае каршында эшләп килгән “Чишмәкәй” (“Родничок”) вокал ансамблендә шөгыльләнүем дә музыкага атлаган адымнарымның берсе булгандыр.

Шулай да бу юнәлештә җит­ди эшем соңрак, “Йолдызлар мәктәбе” театрында шөгыльләнгәндә башланды. Анда безгә вокал, хореография, артист осталыгы дәресләре бир­деләр. Мин Самарада гына түгел, Россия күләмендә үткән музыкаль бәйгеләрдә катнашып, аларның күбесендә җиңү яуладым. 15 яшемдә “Мәскәү кичләре” (“Подмосковные вечера”) фестивалендә Гран-при бүләгенә ия булдым һәм башка яшь талантлар белән Европа буенча гастрольләрдә катнаштым. Бу казанышларга ире­шүемдә әнием Хәнифәнең өлеше чиксез зур. Үз вакыты белән санлашмыйча мине түгәрәкләргә, репетицияләргә йөртте, сәлә­темне үстерүгә күп көч куйды.  Әле дә аның ярдә­мен тоеп яшим. Һөнәр сайлаганда да әни минем хыялыма каршы килмәде.

- Ә һөнәрегез буенча сез кем, Рөстәм?

- Мәктәпне тәмамлаганнан соң Самараның педагогия инс­титутының эстрада вокалы факультетында укыдым һәм  югары белемле эстрада җырчысы буларак сәхнәгә күтәрелдем.

- Сезне күпләр туйлар, юбилейлар алып баручы буларак беләләр.

- Үткән гасырның 97-98нче елларында рестораннарда җырчы булып эшләргә туры килде. Бу “мәктәпне” үтүемә бүген шатмын. Бервакыт танышларым туй алып баруымны үтенделәр. Мин башта югалып калдым, “Дуслар, җырларга кирәк дисәгез — рәхим итегез, ләкин туй тантанасын алып бара алмыйм”, — дип баш тарттым. Әмма үгетли торгач, ризалаштым инде. Кичәне бик матур үткәргәнмен булса кирәк, чөнки шундый тәкъдимнәр күбәеп китте. Менә инде 17 ел чамасы корпоративлар, банкетлар алып барам.

- Бу сезнең төп һөнәрме әллә хоббимы?

- “Мавыгуы һөнәргә әве­релгән кеше бәхетле була”, — дип әйтәләрме әле? Мин үземне менә нәкъ шул бәхетле кеше дип саныйм. Нинди генә чара үткәрсәм дә, мин аннан чын ләззәт алам һәм тантана үткәрүчеләргә дә чын бәйрәм бүләк итәргә тырышам. Ә аларның рәхмәт сүзләре минем хезмәткә иң югары бәя.

- Гаиләгезгә вакыт каламы соң?

- Хатыным Юлия  белән “Йолдызлар мәктәбе” театрына йөргәндә таныштык. Ул хореография белән шөгыльләнә иде. Яшьли өйләнештек, бүген инде кызыбыз Русалина һәм улыбыз Жан үсеп киләләр. Юлия, үзе дә мәдәният кешесе буларак, миңа төрле чараларга әзерләнергә күпме вакыт, энергия кирәклеген аңлый, өй эшләрен, балалар тәрбияләүне күбрәк үз өстенә ала. Моның өчен мин аңа нык рәхмәтлемен. Гаиләмне бик яратам һәм буш вакытларымны һәрчак алар белән үткәрергә тырышам.

- Рөстәм, сез бит әле автор-башкаручы да. Җырла­ры­гызны нинди жанрда иҗат итәсез?

- Төрле жанрда: рок, фан, эстрада җырлары. Иң мөһиме — алар йөрәгемнән өзелеп төшкән иҗат җимешләрем. Җырны йөрәгең аша уздырганда гына ул башкаларга тәэсир итә. Яратып тыңлыйлар икән, димәк җырларым халык күңеленә дә үтеп керә. Татар телендә дә, рус телендә дә язылган җырларым бар. Татар халык җырларына заманча аранжировка ясарга да туры килә.

- Инде шушы сольный концертыгызга әйләнеп кай­тыйк. Аны үткәрергә ничек тәвәккәлләдегез?

- Автор концерты (автор үзе язган җырлардан торган концерт) үткәрү минем күптәнге хыялым иде. Һәм, ниһаять, 35 яшьлек юбилеем көнне ул чынга ашты. Әлбәттә иптәшләрем ярдәменнән башка шундый зур эшне ерып чыга алмаган булыр идем. Дус музыкантлар, бек-вокалист кызлар, профессиональ тавыш режиссеры Владимир Мастер һәм хореограф Валентина Ушакова берничә ай буе репетицияләргә йөреп, бу концертны әзерләүгә һәм үткәрүгә зур өлеш керт­теләр. Дизайнер Юлия Шиянова һәм Илдар Есаков җитәкчелегендәге “Шоу-тайм” төркеме дә күп көч куйды. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Киров мәй­данындагы Мәдәният йорты администраторы Флорида апа Локмановадан башка да бу чараны оештыру кыен булыр иде.

Бу концерт минем өчен чын имтихан булды: зур залда җырларым ничек яңгырар, ике сәгать буе тамашачының игътибарын тота алырмынмы, дип дулкынланган идем, Аллаһыга шөкер, бары да яхшы булды. Казаннан килгән махсус кунак — Мәликә, Елена Черноталова җитәкчелегендәге “Искорка” балалар бию төркеме, Самараның спецэффектлар театры (җитәкчесе Алексей Шептяков) ярдәмендә концерт искиткеч узды. Монда инде режиссерыбыз Роман Беленковның да хезмәте зур. Зал шыгрым тулы булып, тамашачылар бик канәгать калдылар. Ә “Евровидео” компаниясе чараны видеога төшереп барды. Аның җитәкчесе Анатолий Нотин бу фильмнан клип ясарга тәкъдим итте, һәм мин ризалаштым. Бик матур килеп чыгар, дип уйлыйм.

imageimage2 image3 image4 image5 image6 image7 image8 image9 image10 image11 image12 image13 image14 image15 image16 image17 image18

- Уңышлы үткән бу концерт гастрольләргә чыгып китәргә этәргеч булмадымы? Киләчәккә планнарыгыз ни­чегрәк?

- Андый теләк юк түгел. Киләчәк күрсәтер. Әмма үземне артист дип таныттым икән, шул планканы төшерергә тиеш түгелмен. Шуңа да бу концертка төгәл нәтиҗә ясыйсы бар әле.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рөстәм, иҗади уңышлар сезгә!

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

 

Просмотров: 1679

Один комментарий

  1. Игътибар! Әлеге язмабызга фотосурәтләр өстәлде.