Кышкы «Зәрә тау»

iКышкы җилләр усал әтәч сыман
Канат җилпеп мамык туздыра,
«Зәрә тау»га ап-ак карлар төшкән,
Бала чагым шунда чакыра.
«Зәрә тау»ның тирән чокырлары,
Ни язгандыр тәкъдир гомергә.
Яшәү көче җанда яшәгәндә
Тәвәккәллик тауга менергә.
«Зәрә тау»ның борма юллары күп,
Хәтер чорный дөнья йомгагын.
Кем онытыр, бияләйгә борын сөртеп
«Зәрә тау»да чана шуганын.
Тормыш — диңгез. Бала чагым инде
Су буйлары кебек томанда.
Хыял гына: әниемнең кулын кысып,
Тәпи йөрергә кышкы урамда.

Рәшит ФӘРДИЕВ.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1248

Один комментарий

  1. Афарин Рашит абый.