Гыйлем алу беркайчан да соң түгел!

i5Артта калган бала чагым,
Артта калган яшьлегем.
Һич тә исләремнән чыкмый
Белем алган мәктәбем.

Һаман да парта артында дәрес тыңлап утырабыз әле без. Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов безнең Яңа Ярмәккә килеп йөри, авыл клубы бинасында дини белем бирә ул, гарәп телен өйрәтә, апа-әбиләр укып йөрибез. Әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмаска тиешбез бит.

Ансат түгел, алай да тырышабыз. Хәрефләрнең язылышы бигрәк кыен, әмма «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», дигән әйтемне истән чыгармыйбыз.

Җирдә нинди генә һөнәр ияләре юк, укытучыга тиңе табылырмы? Безне шулай туры юлга иңдергәне өчен Габдулла хәзрәткә рәхмәтләребез чиксез. Аның юллары уң булсын. Исән булыйк, без аның ышанычын акларга тырышырбыз.

Хөрмәтле авылдашларым! Габдулла хәзрәтнең вәгазьләрен тыңларга, намаз укырга, гарәп телен өйрәнергә рәхим итегез. Аның күңеле һәм безнең клуб ишекләре һәрвакыт ачык. Гыйлем алу беркайчан да соң түгел!

25 укучы исеменнән  Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Рузалия ГАФУРОВА.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1184

Комментирование запрещено