“Кысыр” Гасыймә

%d0%b8%d0%b7%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b02Яңа ел могҗизасы

Гасыймәнең кушаматы Кысыр Гасыймә иде. Ә ире Самат авылда иҗади кеше буларак билгеле. Ул менә-менә авам дип, түбәсен исерек кеше кебек авыштырып кигән клу­бы­бызның мөдире һәм мә­дәният җитәкчесе булып эшли. Беркөнне урамда куелган әр­җәгә чүп түгәргә чыккан Га­сыймә, күкрәген киерә төшеп, күр­шесе Рәйханә янына килеп басты:

- Исәнме, күршекәем! Хәл­ләрең ничек? — дип, сүзне хәл-әхвәл сорашудан башлады. Тегесе:

- Аллага шөкер! Ару гына әле, — дип җавап­лады.

- Беләсеңме, озакламый безнең урамда бәйрәм булачак бит. Мин диңгез буена ял итәргә китәм. Ә Саматымны сиңа ышандырам. Мин югында андый-мондый хәл була күрмәсен тагын. Аңа бер тамчы аракы эчәргә дә ярамый бит. Караштыра торырсың инде, яме, күршекәем!

- Миңа не привыкать, — диде Рәйханә. Дө­рестән дә, нәкъ шушы вакытта алар ягыннан ире Габделхакның гармун уйнаган тавышы ишетелде. “Сарманай”ны бигрәк моңлы суза бит, заразы.

…Икенче көнне, май ае­ның алсу таңы атып кояш күтәрелгәч, Самат бик җитди кыяфәттә Гасыймәсен ра­й­онга илтеп, поездга утыртып җибәрде. Тыштан кулъяулыгын селкеп, күз яшен агызгандай булып калган Самат эченнән генә:

- Елан! Кысыр тәре! Яңадан әйләнеп кайтмасаң да, еларга җыенмыйм! — дип иркен сулап куйды да авылына таба элдерде. Поезд көпчәкләре тизлекне арттырган саен Гасыймә дә сөенеп:

- Уф! Аллага шөкер, бу көнне дә күрергә язган икән! — дигәндәй, үз уйларына серле елмаеп барды.

Гасыймә диңгез буена ял итәргә китеп баргач, Рәйханәнең хәле мөшкелләнде. Саматның сыра һәм аракы шешәләре тутырылган әрҗәне машинадан бушатуын үз күзләре белән күрде ул. Бушатты да тагын чыгып китте. Бер сәгать тә үтмәгәндер, Самат инде бик эшлекле кыяфәттә клубтан алып кайткан тавыш көчәйтү аппаратларын сөйрәп керә иде. Шул көннән тирә-як күршеләргә көн калмады. Саматлар ягыннан ишетелгән дөбер-шатыр музыкага Габделхакның дәртләнеп-дәртләнеп сузган “Сарманай” җыры да өстәлде. Авылда кызу чәчү вакыты булуына карамас­тан, ике күрше менә шулай күңел ачты, урамдагы чүп савытында шешә өеме үсә барды. Рәйханә бу мәхшәргә түзә алмыйча, малаен алды да әти-әнисенең йортына кайтып китте. Ул Саматның район үзәгеннән яшь сөяркә алып кайтып, мәхәббәт диңгезендә йөзүен күрми калды…

Бераздан Габделхак, аңына килеп, айныды һәм Себердәге эшенә китеп барды. Ире китү белән, Рәйханә улы Радикны җитәкләп өенә кайтты. Ул күршесе Саматтан кача-поса арт капкадан гына кереп бикләнде. Урамга да шуннан гына чыгып йөрде.

Гасыймә дә бу вакытта тик тормады: диңгездә су коенды, кояшта кызынды, ә кичләрен дискотекада типтерде. Әйтергә кирәк, аны озаткан ирләр арасында агы да, сарысы да, хәтта карасы да бар иде…

Менә шулай кәеф-сафа корып ял итә торгач, санаулы көннәр үтеп тә китте. Бөркөнне, беркемгә хәбәр итмичә генә, Гасыймә авылга кайтып төште. Ул чәй эчәргә тәм-томнар сатып алу нияте белән кибеткә кереп чыгарга уйлады. Кияүгә чыга алмыйча, карт кызлар исемлегендә теркәлгән кибетче Миләүшә аны күрүгә, усал елмаюын яшерә алмады:

- И-и, кызый! Ирең өйләнде бит әле монда! Син кайларда югалып йөрисең!? Ирсез калдың бит инде! Авылыбызда болай да ирсез хатыннар армиясе зур иде! — дип, эченнән генә шатланып, тыштан кайгыртучанлык күрсәткәндәй кыланды Миләүшә.

Гасыймә көтелмәгән хәл­дән тирләп чыккан маңгаена ябешкән чәч бөртекләрен ти­рән сулышы белән өреп җибәрде дә өенә таба йөгерде.

“Бөркет тәре (Саматның ку­ша­маты шул иде)! Күрмә­гә­неңне күрсәтәм хәзер!” — дип, ярсып типте аның йөрәге.

Бераздан мәхәббәт оясы­ның ишеге ачылып китте һәм аның биек болдырыннан башта Саматның сөяркәсе, аның артыннан Самат үзе очып төште. Сөяркә тиз арада күз алдыннан югалды. Ә менә Саматка Гасыймәсенең аякларына уралып гафу үтенергә туры килде. Юк, кичермәде аны хатыны. Бу өйне Гасыймәнең урманчы булып эшләүче әтисе төзеп биргән иде бит. Шуңа күрә Саматка үзе эшләгән клубта бишмәт өстендә йоклаудан башка чара калмады. Тик бу озакка сузылмады.

… Гасыймә беркөнне йокысыннан күңеле буталып, косасы килгәнгә уянып китте. Эшнең нидә икәнлеген чамалаган Гасыймә, матур итеп киенде-ясанды да яңа гына күпереп пешкән кабартмаларын бер пакетка салып, клубка таба китте. Хәйләкәр хатын, ирен бик нык сагынгандай, муенына асылынды, колагына тылсымлы берничә сүз әйтте һәм иргә шул җитә калды.

Самат кайтып төпләнгәч, тор­мыш учагы кабат дөрләп кабынды. Бераздан Гасыймәнең бәбигә узуы билгеле булгач, булачак әтинең түбәсе күккә тиде. Ул Гасыймәсенә тәмле ризык­лар гына ашатып, өрмәгән урынга утыртмады, күз карасыдай кадерләп саклады. Хатыны да төшеп калганнардан түгел иде. Мут елмаеп, иркәләнеп, “әтисе” дия-дия, Саматына сарылды.

Менә стенадагы күкеле сә­гать теркелди-теркелди яңа ел җитүен хәбәр итте. Авыл клубында Яңа ел кичәсе кызган чакта Рәйханәнең улы Радик йөгереп килеп керде. Ул сакау теле белән:

- Самат абый, Гасыймә апа, Гасыймә апа…

- Әйт, тизрәк! Ни булды Гасыймә апаңа?.. — дип, кычкырып җибәрде Самат.

- Ни… Гасыймә апа бәбигә чирләп китте…ул… ул… Аны “Ашыгыч ярдәм” машинасы алып китте…

Шушы шатлыклы хәбәрне ишеткән Самат район үзә­гендәге бәби тудыру йортына чапты. Тәрәзәләрдәге җем-җем иткән чыршыларга кызыгып карый-карый, салют, шампан бөкеләре очкан тавышларны тыңлый-тыңлый, роддом янында таптанды Самат. Ниһаять, санитарка аңа өзелеп көткән нарасыеның дөньяга беренче аваз салуы турында хәбәр итте.

Бу хәбәрне ишеткән бә­хетле ата күзеннән тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп алды да сөенче алырга авылына кайтып китте. Ә икенче көнне, күк йөзендә уйнаган кышкы кояш әле чыгып килгәндә, ул инде хастаханәнең ишек тө­бендә басып тора иде. Самат бер кочак чәчәк бәйләмен сөйгәненә тапшырып, тизрәк яңа туган улын кулына алырга ашыкты. Ләкин, биләүдә кара йөзле сабыйны күргәч, чак һушы китеп егылмый калды. Ә Гасыймәсе моңа әзер иде инде:

- Әтисе! Бу бит Ал­лаһының Яңа ел могҗизасы! Аның рәхмәте чиксез! Ни бирсә дә, үз иркендә… Безгә аны бүләк итеп алырга гына кала! — дип ихлас елмайды.

Нишләсен инде… Гөнаһсыз сабыйның гаебе юклыгын яхшы аңлый иде ир. Озак еллар өзелеп көткән улы белән хатынын өенә кадерләп кайтарып куйды. Ләкин халык ни дияр? Авылда гайбәт яхшы хәбәрдән тизрәк йөри бит. Баланың кара тәнле булуын ишеткән авылдашлар бәби күрергә күпләп килделәр. Аларның аптыраган күз карашларын күргән Самат:

- Аттан ала да туа, кола да туа, — дип кенә әйтте һәм биләүдәге сабыйны кулына алып күкрәгенә кысты. — Минем Гайфулла бабам да чуендай кара тәнле иде, мәрхүм. Тәне кара булса да, нәселебезнең горурлыгы булып яшәде, — дип акланды.

…Урамда раштуа бураннары котыра, бик салкын. Кыш үзенең могҗизаларын күрсәтеп калырга ашыккандай, тәрәзләрне төрле бизәкләр белән бизәгән, биек-биек көрт­ләр өеп куйган. Менә шундый көннәрнең берсендә Самат белән Гасыймә яшәгән өй­нең ишеге киң ачылып китте һәм өйгә җәй көне Самат бе­лән гыйшык-мыйшык уйнап яткан яшь марҗа килеп керде. Ул кулындагы ап-ак төргәкне Га­сыймәгә китереп тапшырды да:

- Бу синең иреңнең мәхәб­бәт җимеше — кызы була. Кабул итеп ал, миңа ул кирәкми, — диде дә, хушлашып та тормыйча, чыгып китте.

…Эштән кайткан Самат тиз­рәк кулларын юды да яраткан улын сөяргә дип бала бүл­мәсенә ашыкты. Бу юлы ул аның күзләренә ике булып кү­ренде, тик икенчесенең йөзе генә ак иде. Ул аптырап, сорау тулы күзләрен Гасыймәгә төбәде. Тегесе дә югалып калмады:

- Әтисе, бусы инде Иске Яңа ел могҗизасы. Наташаның бүләге, — дип сихерле елмайды. Самат хатынының сабырлыгына исе китеп карап торды баштан. Аннары гына, бу яңалык башына сыеп беткәч, Гасыймәсен кочагына алды да:

- Могҗизаларың өчен рәх­мәт сиңа, Яңа ел, зур рәх­мәт! — дип пышылдады. Аның сүзләрен тәрәзә артында дулаган ачы җил алып китеп, әллә кайларга таратты.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1349

Комментирование запрещено