Сызрань татарлары Рейхстагка байрак кадаган Газетдин Заһитовка Герой исемен бирүне сорый

clipboard24Сызрань шәһәре Татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы якынлашып килүче 2017 ел алдыннан, Россия Президенты Владимир Путинга Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын кадаган совет солдатларына Герой югары званиесен бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Татар мохтарияте Советы рәисе Ринад Шәрәфетдинов имзалаган һәм Россия Президенты Администрациясенең Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә тапшырылган әлеге ачык хат мохтариятнең рәсми tatsyz.ru сайтында да бастырылган.

Сызраньда 2007 елда оешкан Татар милли-мәдәни мохтарияте үзенең эшчәнлеге максатын – татар халкының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау һәм баету дип билгели.

Россия Президентына ачык хатны җирле татар җәмәгатьчелеге Татарстан язучысы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Ягъсуф Шәфыйковның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән “Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом” китабын укыгач юлларга булган.

Бу китапта 1945 елның 30 апрелендә Германиянең Берлин шәһәрендәге Рейхстаг бинасы түбәсенә Кызыл байракны беренче булып кадаган чын геройлар турында сөйләнә. Алар үз командованиесе тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән була, ләкин аларның батырлыгы һәм даны башкаларга бирелә, дип язылган ул китапта.

“Әлеге китапта урын алган Сезнең мәкаләдән җөмлә бик акыллы һәм дөрес яңгырый: “Татарлар – безнең илнең титуллы халыкларыннан берсе. Һәм алар һәрвакыт Россия патриотлары булды”. Шуңа күрә, без, татар халкы, үзебезнең бөек ватандашларыбыз өчен горурланып, сезгә мөрәҗәгать итәбез. Документаль фактлар буенча, тар-мар ителгән Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын дүрт совет солдаты кадый: татар кешесе Газетдин Заһитов һәм руслар – полкташлары А.Бобров һәм А.Лисименко ярдәме белән Михаил Минин. Бу дүрт солдатның батырлыгы Советлар Союзы Герое ордены белән бүләкләнмәгән. Сызраньнең Татар милли-мәдәни мохтарияте Сезгә тарихи гаделлекне урнаштырырга – бу совет солдатларына үлемнәреннән соң, алар арасында безнең дә бөек ватандашыбыз бар, дәүләтнең югары бүләге – Герой исемен бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә”, – диелә Россия Президенты Владимир Путинга Ринад Шәрәфетдинов тарафыннан имзаланып юлланган мөрәҗәгатьтә.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 1950

2 комментариев

  1. Рәхмәт! Гаҗи Заһитов, Григорий Булатов, тагын Самара өлкәсеннән Хамидуллин (?) кебек Җиңү байрагы кадаучыларга һичшиксез батыр исемен бирергә кирәк. Бу эшкә Сызран татарлары гына түгел, бөтен татарлар белән күтәрелергә кирәк. Әле алай да ишетмәсләр. Мең гаеп табарлар.

  2. Гази Загитов — уже герой Советского Союза. ​​
    В 1997 году Сажи Умалатова, которая в 1992 году была избрана председателем Постоянного Президиума Съезда народных депутатов СССР, вручила родственникам Г. К. Загитова Золотую Звезду Героя Советского Союза, однако тогда эта награда уже не имела государственного статуса.