Нурания Абзалова, Камышлы районы Рус Байтуганы фельдшер-акушер пункты мөдире, өлкә журналистлар берлеге әгъзасы, «Бердәмлек» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе:
- Менә инде Яңа ел да килеп җитте. Ә 2016 ел минем күңелемдә күңелле чаралар, үзенчәлекле сәяхәтләр, көтелмәгән очрашулар белән калачак. Быел, ниһаять, күптәнге хыялым да чынга ашты: Камышлы районының Татар Байтуганы авылында Әлифба китабының авторы Сәләй ага Вагыйзовның музей-йорты ачылды. Бу Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез өчен генә түгел, гомумән, бөтен татар дөньясы өчен дә мөһим вакыйга. Киләчәктә дә безгә үрнәк булырлык талант ияләрен, бөек шәхесләребезне шулай барлап, олылап яшик. Ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырыйк, бөек милләт икәнлегебезне онытмыйк! Балаларыбыз саф татар телендә сөйләшеп, үз телебездә “әти-әни”, “әби-бабай” дип дәшсеннәр.
Яңа елда барыбызга да исәнлек-саулык, шатлык, гаилә иминлеге телим. Бәхетле булыгыз, милләттәшләрем!
* * *
Разия Әюпова, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе:
- Моннан өч ел элек Самара регионында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы эшли башлаган иде. Шушы кыска вакыт эчендә без үзебезне танытып өлгердек. Похвистнево районының Гали һәм Мәчәләй авылларында, Кошки районының Иске Фәйзулла авылында һәм Сызранда “Ак калфак” оешмасы бүлекләрен булдырдык. Ана телен, гореф-гадәтләребезне саклауга, милли йолаларны торгызуга юнәлтелгән чараларда актив катнашабыз, үзебез дә төрле бәйгеләр, җыелышлар оештырабыз. Кул эшләре, милли ризыклар пешерү буенча мастер-класслар уздырганда яшьләрнең дә катнашуы аеруча куандыра. Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы турында инде башка төбәкләрдә дә, хәтта Татарстанда да беләләр. Оешма эшендә шулай актив эшләгән хатын-кызларыбызга зур рәхмәт.
2017 елга да зур планнар корабыз. Ә инде башка районнарда җирле “Ак калфак” оешмаларын оештырырга теләүчеләр булса, без аларга да бик теләп ярдәм итәчәкбез.
Хөрмәтле, гүзәл хатын-кызларыбыз, туташлар, абыстайлар! Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлап, гаилә иминлеге, исәнлек-саулык телим.
* * *
2016 елда Губерна Думасына депутат итеп сайланган Шамил ХИСАМЕТДИНОВ:
- Яңа ел — ул календарьдагы саннар алмашы гына түгел, үткән елга нәтиҗәләр ясау вакыты да. 2016 ел бөтен дөнья халыклары өчен бик катлаулы булды — кризис, Сириядә барган сугыш, терроризм кебек олы бәлаләрдан тыш бәяләр күтәрелү, эшсезлек, түбән хезмәт хаклары кебек җирле проблемалар да бар.
Губернатор Николай Иванович Меркушкин җитәкчелегендә өлкә хөкүмәте һәм губерна Думасы депутатлары өлкә күләмендәге кимчелекләрне бетерү, халыкның тормышын җиңеләйтү өчен бик күп эшлиләр: хастаханәләр һәм бала табу йортлары ачыла, юллар төзекләндерелә, халыкны социаль яктан яклау буенча күп эш башкарыла, 2018 елгы дөнья чемпионатына әзерлек эшләре яхшы темплар белән бара. Димәк, күпчелек халык эш белән тәэмин ителгән, олы яшьтәгеләр социаль яктан якланган, нәниләр балалар бакчалары белән тәэмин ителгән…
Без барыбыз да кешеләр һәм Яңа ел алдыннан гади нәрсәләр турында хыялланабыз – кадерле кешеләребез исән-сау, өебез җылы, тормышыбыз җитешле, ә балаларабыз тәртипле һәм акыллы булсын иде. Ишеккә шакучы яңа 2017 ел безнең өметләребезне акласын, һәр йортка иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен иде. Яңа ел белән, хөрмәтле милләттәшләрем!
* * *
Шамил МАМЫШЕВ, Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче хәбәрчебез:
- Хөрмәтле “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре, милләтәшләрем! 27 ел буе Самара татарларын сөендереп, кыйблабызны турылап баручы “Бердәмлек” хезмәткәрләрен Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Киләчәктә дә эшләрегез уңышлы, гамәлләрегез игелекле, газетабыз тагын да эчтәлеклерәк, тирәнрәк булсын иде. Гаиләләрегезгә тынычлык, бәхет, муллык, иминлек иңсен иде. Без, авыл хәбәрчеләре, язып җибәргән хәбәрләребезне тулыландырып, баетып, матур татар телендә чыгарып торганыгыз өчен зур рәхмәт. Тормыш юлларыннан гел шулай бергә-бергә атларга насыйп булсын иде.
* * *
Зөлхәбирә Мифтахова, Тольятти шәһәре:
- “Бердәмлек” газетасын күптәннән яздырып алам һәм шушы дәвердә ул минем чын дустыма әверелде. Басма өлкә яңалыклары белән уртаклаша, татар мәдәнияте, татар тормышы белән таныштыра. Ә туган ягым, якташларым турында язылган мәкаләләр басылганда, авылга кайтып килгәндәй булам.
Үткән елда мин үзем дә, байтак дус-ишләрем дә юбилейларыбызны билгеләп үттек. Төрлебез төрле якта сибелеп яшәсәк тә, яраткан газетабыз араларыбызны якынайткандай булды, чөнки без нәкъ аның аша тәбрикләштек. Моның өчен аерым рәхмәт, “Бердәмлег”ем!
Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы! Кадерле редакция хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Яңа 2017 ел белән тәбрик итәм. Тормышыгызда, хезмәтегездә зур уңышлар, исәнлек-саулыкта гомер итүегезне телим. “Бердәмлек” газетасы озын гомерле булсын, безне шулай озак еллар куандырып торсын.
* * *
Габделәхәт Латыйпов, Качкын авылы, Большая Черниговка районы:
- Әссәламүгаләйкүм, хөрмәтле дуслар!
Сезне, “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләрен, газета укучыларын чын күңелемнән Яңа ел белән котлыйм.
Аллаһының рәхмәте, газета вакытында килеп, безне гел куандырып тора. Киләчәктә дә якын дустыбыз белән аерылырга язмасын иде.
Басма халыкка якын: аның яшәешен, шатлыкларын, булган проблемаларын җиткерә белә, хәбәрчеләр туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга багышланган темаларны күтәрәләр. Алар арасында инде таныш исемнәр дә, яңалары да очрый. Газетаның 51нче санында (17 декабрь 2016 ел) Тәнзилә Әһлиуллинаның “Һәм дөнья яктырачак” дип аталган язмасы күңелемдә иң яхшы тәэсир калдырды. Безгә, олыларга, яшьләр “тавышын” да ишетәсе килә бит.
Газета төрле рубрикаларга бай. Мин “Укучылар иҗаты” дип аталганын аеруча яратып укыйм. Анда үземнең дә шигырьләремне күреп, чын күңелемнән куанам.
Хөрмәтле “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре! Алга таба да халыкка шулай хезмәт итегез, безне яңадан-яңа язмалар белән сөендереп торыгыз. Исәнлек-саулык, күп тираж җыюгызны телим.
Яңа ел белән!
* * *
Рәис Биглов, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы:
- Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы, «Бердәмлек» редакциясе хезмәткәрләре, газета укучылар! Сезне чын күңелдән Яңа 2017 ел белән тәбрик итәм! Барыгызга да исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар телим. Басманың гомере озын булсын, үзенең эчтәлекле язмалары белән халыкны рухландырып, куандырып торсын. Киләчәктә дә милли тормышыбызны шулай яктыртып торуыгызны теләп калам!
* * *
Азат Ханнанов, Шенталы районы Денис авылы Мәдәният йорты җитәкчесе, сәхнә ветераны:
- Үткән елым вакыйгаларга бай булды. Беренчедән, 55 яшьлек юбилеемны билгеләп үттек. Аллага шөкер, исән-сау, хәләл җефетем Гөлфирә белән кызыбыз Айгөл һәм улыбыз Алмазның уңышларына, бәхетләренә сөенеп яшибез.
Үткән елда мин авылыбызның Мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли башладым. Ел буе төрле бәйрәмнәр, мәдәни чаралар үткәреп тордык.
Киләчәккә дә планнарыбыз зурдан: Яңа ел башыннан сәхнәгә яңа спектакль әзерли башлаячакбыз. Андый тәҗрибәбез дә бар инде: драматург Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле безнең үзешчәннәр куелышында бик шәп килеп чыкты. Мин дә анда Әҗәл ролен башкарып, тамашачыларыбызның мәхәббәтен яулап өлгердем.
Яшь буында татар халык иҗатына карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Мәдәният йортыбызда “Мизгел”, “Чишмә” дип аталган яшүсмерләрнең һәм балаларның җыр һәм бию ансамбльләре, урта яшьтәгеләр өчен — “Чулпан”, ә олыларга “Ветеран” фольклор ансамбльләре эшләп тора. Спорт чаралары да еш уздырыла.
Киләсе елда да шулай ук тырышып эшләргә, авыл халкына ихлас күңелдән хезмәт итәргә хыялланабыз. Өлкәбезнең бөтен татарларын да Яңа ел бәйрәме белән котлап, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади уңышлар телисе килә.
* * *
Фәхретдин Канюкаев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты:
- Хөрмәтле милләттәшләребезне, мөхтәрәм дин кардәшләребезне, якын дусларыбызны Яңа 2017 ел белән тәбриклим.
Узган ел, бигрәк тә аның соңгы айлары һәм көннәре, бик кайгылы һәм катлаулы булуга карамастан, Самара татарлары, мөселманнары бердәм булып, абруебызны төшермәдек һәм үзара дуслыкны ныгытуда хезмәт куйдык. Без быел да өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте белән берлектә Мәүлид бәйрәмен зурлап үткәрдек. Шулай ук Тарихи мәчетнең 125 еллык юбилеен, Сабан туйларны һәм башка зур милли һәм дини чараларны уздыруда катнаштык. Хезмәтебезне түрәләр дә игътибарсыз калдырмады, бөтен бәйрәмнәребезгә килеп, котлауларын җиткерделәр, алдынгыларны бүләкләделәр. Күптән түгел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа да “Данлы хезмәт өчен” медален тапшырды. Моны мин милләтемә хезмәт итүемнең иң югары бәясе, дип кабул иттем.
Киләсе елыбыз да тынычлыкта һәм татулыкта, зур уңышлар белән үтсен иде. Гаилә бәхете һәм сәламәтлек телим сезгә, кадерле милләттәшләрем!
КОНТЕКСТ:
* * *
Новогоднее поздравление от НКАТ г.о. Сызрань и ансамбля «Чишмя»
* * *
* * *
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИН: «Яңа өметләр белән»
Просмотров: 1984