Әтәч елы котлы булсын!

90c363d37b386414692f6dd3d2e3d3ff_lСәгать сукты, маймыл
                                     китә
Соңгы көнен тутырып.
Купшы әтәч эре кыяфәттә
Керә ишекне ачып.
 

“Кикрикүк”, — дип сәлам бирә,
Исәнлек-саулык теләп.
“Төкле аягың белән!” – дип,
Каршы алыйк без аны.
 
Яңа ел иске елдан да
Яхшырак булсын иде,
Дөньяларга тынычлык һәм
Иминлек иңсен иде.
 
Азан моңы, әтәч җыры
Йокыбыздан уятсын.
Хәерле көн теләп җиһанга
Нурланып кояш чыксын.
 
Һәр кемнең дә хыяллары
Тормышка ашсын иде,
Курантлар суккан мизгелдә
Бәхет ташысын иде.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1804

Комментирование запрещено