Кышкы әкият

iМатур итеп, җирне моңга күмеп,
Ак канатын җәеп, сихерләп,
Ак кар ява табигатьне кочып,
Энҗе юрган ябып, кадерләп.

Назлы җил дә әкрен генә исеп,
Җирне үбеп, карны иркәли.
Әйтерсең лә, алар бер җай табып,
Кышкы җырны бергәләп көйли.

Энҗе кар бөртеге куна керфегенә
Ак каенның, бизәп карашын.
Төз имәнне сынап җилен өрә,
Бозга күмеп инеш агышын.

Болыт арасыннан шаян күзен кысып,
Тылсымлы ай юллый сәламне.
Якты йолдызларны як-ягына җыеп,
Могҗизадай нурлый галәмне.

Буран алып китеп балачакка,
Текә таудан чана шудыра.
Хисләр аша, эретеп кочагында,
Яшьлек төне учак кабыза.

Аяк астында шыгырдаган ак кар
Әкият сөйли ялгыз юлчыга.
Чыршы тирәсенә җыелганнар төсле
Әүлияләр чынга ашарга.

Түзеп кара шушы матурлыкны
Күзәтергә тәрәз артыннан.
Кулдан тотып, күңел алып китте
Энҗе сипкән чана юлыннан. 

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1356

Комментирование запрещено