Рөстәм Батров: Укытучы хатын-кызларга яулык бәйләүне тыю – дискриминация

g1170Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә хатын-кыз укытучыларга яулык бәйләүне тыю проблемасы белән Татарстан Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итсәләр, «бу мәсьәләне ничек хәл итәргә уйларбыз», диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Билгеле булганча, Мордовиядә укытучыларның мөселманча яулык бәйләвенә бәйле рәвештә күптән түгел кабат низаг чыккан. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Мордовиянең татар мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыюга кагылышлы проблемалар 2013 елдан бара – ул чакта мәгариф өлкәсендәге җаваплы җитәкчеләр укучы кызларның яулыкларын салдырып, мәктәп формасы кертү буенча актив эш алып барды. 2014 елда ата-аналар, Мордовия Хөкүмәтенең мәктәптә баш киемендә йөрүне тыю турындагы карарын юкка чыгаруны теләп, судка да мөрәҗәгать итте, әмма оттырды. Әмма бу тыюларга карамастан, Азюрка мәктәбендәге укучылар да, укытучылар да яулыкларын салмады. Бу конфликт күпмедер дәрәҗәдә тынып торды, әмма былтырның декабрендә яңадан каршылыклар башланды. 2016 елның декаберендә Мордовиянең Азюрка авылындагы урта мәктәптә республиканың Мәгариф министрлыгыннан һәм район хакимиятеннән комиссия булып киткән. Укытучылар белән очрашу вакытында Мордовиянең мәгариф министры урынбасары Галина Явкина укытучы хатын-кызларга яулыкларын салырга кушкан яисә алар эштән азат ителәчәген әйткән.

Төбәк Диния нәзарәте рәисе (Үзәк Диния нәзарәтеннән) Зәки хәзрәт Айзатуллин исә бу мәсьәләне хәл итүдә төрле төбәкләрдә яшәүче мөселманнардан да ярдәм кирәклеге турында әйтә.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров әйтүенчә, өлкән кешеләр үзләре ничек дөрес таба, аларга шулай киенергә ярамый, дип бернинди норматив-хокукый актларда да язылмаган. «Кешеләр әдәп, тәрбия, гореф-гадәтләр кысаларында киенә. Минем белүемчә, теге яки бу кием кию тыюны бернинди дә закон җайга салмый. Бу – кеше ихтыярында. Без дөньяви дәүләт. Дөньяви дәүләттә һәркем үзенә якын карашны белдерә ала дигәнне аңлата. Ул дин тотарга яки дин тотмаска мөмкин. Бу яктан мәктәп хакимияте үзләренең дини карашлары белән хезмәткәрләренең шәхси карашларына комачаулый. Бу дискриминация, дөньяви дәүләт принципларын һәм, минем уйлавымча, гамәлдәге законнарны бозу», – диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.

Рөстәм Батров белдергәнчә, Татарстан Диния нәзарәтенә Мордовиядән, Азюркадан мөрәҗәгать итүче булмаган. «Без Татарстан өчен җаваплы, әгәр дә безгә мөрәҗәгать итсәләр, бу мәсьәләне ничек хәл итәргә уйларбыз», – диде  ул.

Белозерье (Азюрка) – Мордовия Республикасының Ромодан районындагы иң зур татар авылы. 2015 елгы җанисәп буенча анда 3 меңгә якын татар яши. Авылда сигез мәчет бар.

«Татар-информ».

Просмотров: 1188

4 комментариев

  1. так по Исламу «муфтиятов» нет- это структура создано дядей и без слов для чего..

  2. Есть пословица чем больше пастухов тем больше исчезаеют овцы. Чем больше муфтият тем меньше защиты мусульман.

  3. Муфтият өсендә муфтият , мусулмананын кыерсытүын ишетмийләр…»…голова не знает , что делает хвост..»

  4. Наши намерения — решать все вопросы в рамках правового поля Российской Федерации. Не умеете жить по законам Российской Федерации? Тогда мы идем к Вам!

    Конституция Российской Федерации
    Статья 19
    1. Все равны перед законом и судом.
    2. ГОСУДАРСТВО ГАРАНТИРУЕТ равенство прав и свобод человека и гражданина независимо от пола, расы, национальности, языка, происхождения, имущественного и должностного положения, места жительства, ОТНОШЕНИЯ К РЕЛИГИИ, убеждений, принадлежности к общественным объединениям, а также других обстоятельств. ЗАПРЕЩАЮТСЯ любые формы ОГРАНИЧЕНИЯ ПРАВ граждан по признакам социальной, расовой, национальной, языковой или РЕЛИГИОЗНОЙ принадлежности.
    3. Мужчина и женщина имеют равные права и свободы и равные возможности для их реализации.

    НИКАКИЕ НОРМАТИВНО-ПРАВОВЫЕ АКТЫ, изданные любым уполномоченным органом или лицом НЕ имеют юридической силы, если они противоречат ст.19 Конституции РФ.

    А так же, все лица, нарушающие данные права человека,будучи должностными лицами — подпадают под состав преступления, согласно ст.136 УК РФ