Ипотека алу гөнаһмы? (әңгәмә)

92a86f1ebf7b8867399f52cfd4981519_500_0_0– Тагын бер ел узып китте. Узган ел ТР мөселманнары яшәешендә, шәхси тормышыгызда нинди вакыйгалары белән истә калды? Шундый сораулар белән абруйлы дин әһелләребезнең берсенә, Татарстан мөсел­маннары Диния нәзарәтенең баш казые, Балтач районы имам-хатыйбы, Бөрбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать иттек.

– Бисмилләһир-рахманир-рә­хим! Әлхәмделилла, тагын бер ел үтте. Һәр ел туганда ул, инсанга мөрәҗәгать итеп, И адәм баласы, синең белән мин Кыямәткә хәтле очрашмам инде, Аллаһ каршында җавап биргәндә йөзеңне кызарт­маслык итеп уздыр мине, дип әйтә икән. Аллага шөкер, 2016 ел матур, тыныч кына узды. Ниятләгән эш­ләребез матур гына юл ярды. Балтачтагы мәдрәсәбезгә лицензия ала алдык. Мәдрәсәнең матур гына чыгарылыш кичәсен уздырдык. Район мәктәпләрендә әдәп-әхлак дәресләре дәвам итте. Елдагыча авылыбызда мөселман балалар Сабан туе үткәрдек. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аңа югары бәя бирде.

Нәзарәттә дә эшләр тыныч кына дәвам итә. Безгә урыннарда эш­ләргә барлык мөмкинлек бар. Дө­рес, төрле кеше төрлечә әйтергә мөм­кин. Әмма укытырга, динебезне җәелдерергә мөмкинлек бар икән, моны зур бәхет дип саныйм. Аллага шөкер, килешеп, матур гына эшлә­дек. Бу елдан канәгать мин. Узып киткән елда иң әһәмиятле вакый­галарның берсе Болгар Ислам академиясенә нигез салу булды.

2016 ел үзем өчен алтмыш яшь тулу белән дә истәлекле булды. Алт­мышы тулгач, ир-атны тиктомалдан гына пенсиягә чыгармый торганнардыр инде. Юбилеем матур гына үтте. Үзем өчен моңа бәйле ике күңелле вакыйга да булды. Сабада яшәүче Гөлсинә Галимуллина үз ихтыяры белән минем турыда “Алтын ачкыч” дигән әдәби әсәр язып бастырды. Халык аны бик җылы кабул итте. Диния нә­зарәте­нә рәхмәт: кызым Айсылу тырышлыгы белән “Хозур” нәш­риятында тор­мыш юлыма багышланган “Бә­хет тәме” дигән китап дөнья күрде. Ул да уңышлы гына чыкты кебек. Бәлкем андагы бәя бирүләрнең кайбер­ләре артыграктыр да. Алга таба Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсә, әдәп-әхлакны төзәтеп (тагын да катырак, нәти­җәлерәк эшләрмен дип әйтә алмыйм, әл­бәттә), күркәмрәк, акыллырак кеше булып яшәп булмасмы дип өмет итәм. Алтыда акыл кер­мәсә, алтмышта керми инде, дигән сүз дә бар. Бу дөнья – бер сәүдәдер. Физик яктан мөмкин­лек­ләрең чикл­ә­нә икән, әдәп-әх­лак, тәртип ягыннан үрнәгрәк булырга тиешсең.

– Былтыр газетабызда басылган язмаларның кайбер­ләрендә яңгыраган фикерләр белән килешеп бетә алмавыгызны әйткән идегез. Аңлашыл­мау­чылык калмасын дип, шуларга ачыклык кертеп китик әле. Тәгаен алганда, РИУ проректоры Рөстәм Нургалиев, ипотекага фатир алу хакында сүз чыккач, арендага алып тору мөм­кинлеге бар икән, шуннан файдаланырга кирәк, дип ипоте­ка­ның хәләл­ле­ге­нә шик белдергән иде. Бу җәһәттән ни әйтерсез?

– Республикабызда ипотекага фатир алу мөмкинлеге ачылгач, ул вакыттагы казыйлар белән җые­лы­шып сөйләшеп, үзебезгә күрә бер нигезләмә булдырдык. Өммәттәш­ләребезгә өч шарт куйдык. Көн­күрмеше, булмышы даими күңелен сызып тора, яшәү урынына бик мохтаҗ, башка торыр җире юк икән, без андыйларга социаль ипотекага рөхсәт бирдек. Анда тугыз казый иде, галимнәр белән дә киңәшләштек. Ник рөхсәт бирдек икән, дип һич үкенмим. Чөнки анда акчаны алганга караганда азрак кайтарасы. Беренче бала туганда – ике йөз мең сумга, икенче бала тугач, тагын ике йөз мең сумга киме­тә­ләр. Кайбер кеше, бала тумаса, ниш­ләр­сез, дип әйтә. Аллаһы Тә­галә кемгә бала кирәген белә. Ата-ана бик теләп тә, сабый дөньяга килми икән, монда аларның гө­на­һы юк. Алда әйткәнемчә, әгәр ата-ана ике-өч бала табып үстерә икән, анда алганга караганда ким­рәк түлисе. Без мөселманнары­бызны мондый мөм­кинлектән мәхрүм итмәскә дигән фикергә килдек.

– Балалар нигә гарип булып туа, сабыйның нинди гөнаһы булсын инде, дип сораган идек бер хәз­рәтебездән. “Моның сә­бәбен Көн­батыш диннәрен­дә­гечә кармага бәйләп аңлатмаска кирәк. Гап-гади сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше бу”, – дип аңлатты ул. Сез бу аңлатуны да берьяклы гына, тулы түгел, дисез.

– Бу уңайдан мин иң элек Пәй­гамбәребезнең бер хәдисен искә төшерәм. Кемгәдер нәрсәдер кил­сә, сез аны шуның өчендер дип юрамагыз, дип искәрткән ул. Дөнья яратылганда Ходай Тәгалә бөтен җаннарны яраткан (бу хакта “Әгъ­раф” сүрәсендә язылган). Бөтен җаннар, Син безнең Раббыбыз һәм Тәрбиячебез, дип иман китергән. Шуңа күрә бөтен кеше дөньяга иманлы булып килә. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә бөтен җан­нарга Җирне һәм Җәннәтне күр­сәткән. “Мин сезне сынар өчен бе­рәм-берәм Җиргә чыгарып алам. Анда үзегезне күрерсез, Мине күр­мәс­сез. Җиргә иңгәч, әйткән иманыгызга тугры калсагыз, ахыргы урыныгыз менә шушы Җәннәт булыр”, – дип әйткән Ул. Шунда мең җаннан берсе, безгә Җәннәт җитә, Җиргә килсәк Җәннәткә керерлек итеп яши алмабыз, дип Җирдән ваз кичкән. Менә шушы җаннар йә сабый вакытта үлә, йә гарип булып туа, йә төрле һәлакәтләргә юлыга, Аллаһы Тәгалә аларны Җир йөзенә ни өчен китерә? Беренчедән, аларны караган әти-әнисе шушы гамәле белән җәннәтле була. Башкалар зәкят чыгарып яки башка төрле юллар аша гарип-горабаны карарга булыша. Сабый баланың үлемен бик авыр кичерәбез. Ә бала төше­рүнең гөнаһын уйлап та карамыйбыз. Кайбер хатын-кыз, Аллаһы Тә­га­лә кайда, нигә бу баланың җанын алды икән, дип кычкыра. Ачу чыга да, ә син үзең ничә баланың җанын алдың, дип әйтәм шуларның кай­берәүләренә.

Карыныгыздагы сабыйларны үтермәгез, һәр бала үз ризыгы белән туа, дип әйткән Алла­һы Тәгалә. Гарипләргә карап башкалар гамәлен арттырсын, хезмәт итсен, дигән Раббыбыз. Ул бөтене­сен белә. Шуңа күрә Аның гыйлеме чиксез, тик моны без башка сыйдыра алмыйбыз. Без әле Җиргә кил­мәгән, Ул инде без кыласы догаларны исәпкә алган. Дога кабул була­мы-юкмы, дип сорыйлар. Дога кыл­саң, безнең өчен нидер үзгәрә, Аллаһы Тәгалә өчен үзгәрми. Аның өчен киләчәк заман юк, бөтен нәрсәнең башы-ахыры тәмамлан­ган. Без нәрсәнедер сайлап алган шикелле, әмма Аллаһы Тәгалә аны тәкъдиргә язып куйган инде. Язмыш мәсьәләсенә бик тирән керер­гә ярамый, чөнки аның көферлеккә чыгару ихтималы зур.

– Хәзрәт, 2017 елдан ни­ләр көтәсез? Нинди ниятләрегез бар?

– Башкалабыздагы “Ярдәм” мә­чете белән бергә, андагы Илдар, Илһам хәзрәтләр тәкъдиме белән, туган авылым Бөрбаштагы иске мәктәп бинасын төзекләндереп, анда мөселман ятим балалар йорты ачарга ниятләп йөрибез. Хәзер бездә Президентыбыз Рөстәм Миң­неханов ярдәмендә бик матур яңа мәктәп эшли. Бүген анда 140 бала татарча белем ала. Инде быел Болгар Ислам академиясе дә эшли башлар дип торабыз. Әмма бездә дини белем бирүнең беренче бас­кычы хәл ителмәгән. Мәдрәсәгә барганчы балалар кайда белем ала? Мәчеткә йөреп укысыннар, диләр. Тик бүген класстан тыш чаралар шул хәтле күп: балаларның мәчеткә йөрергә вакыты калмый. Шуңа күрә без аларга төпле, чын дини белем бирә алмыйбыз. Болар­ның бөтенесен исәпкә алып, авылыбыздагы иске башлангыч мәк­тәп­не төзекләндереп, яңартып, ятим сабыйларны гына түгел, авыр тормышта яшәүче гаиләләрдәге балаларны да җәлеп итеп, торып яшәү шарты белән, шундый мәктәп ачарга исәп. Анда 5-6 нчы сыйныфтан башлап укырлык утыз-кырык бала кабул итәрбез дип торабыз. Шәт, алар көндез Бөрбаш мәктә­бен­дә татарча укыр. Хәзер бит шәһәр җирендәге мәктәпләрдә татар мохите булдыру да проблемага әйлә­неп бара. Балалар йортында коръәнхафиз, тәрбиячеләр булачак. Мәктәптән кайткач, бала дини-милли мохиткә эләгер дип хыялланабыз. Шушы балалар мәдрәсәгә барып керсә, андагы укучыларның да сыйфаты үзгәрер, шәт. Әлеге шәкертләрне Болгар Ислам ака­демиясендә укырлык итеп әзерләү өчен эш тә алып барылыр иде.

Быел ТР Диния нәзарәтенең корылтае булачак. Ул тыныч, матур гына узар дип өметләнәм. Берәү дә авылга, районга килеп безнең эшне эшли алмый. Нәзарәттә утыручылар, Хөкүмәт белән килешеп, эшләргә шартлар тудыра икән, без шуңа канәгать, шат инде.

“Ватаным Татарстан” (№ 1, 01.01.2017).

Просмотров: 1234

Комментирование запрещено