Җиңелүчеләр булмады

dsc_0098Подбельск шәһәрендә инвалидларның спартакиадасы узды. Ярышларны ачу бик тантаналы оештырылган иде. Флаг күтәрелде. Гимн уйнады.

Җәмгыятьнең рәисе Фәридә ханым Вәгыйзова бәйрәмне үткәрү өчен тырышлык куйды. «Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, берсе дә баш тартмады. Акча да бирделәр, тәмледән-тәмле ризыклар да китерделәр», — ди Фәридә ханым.

Мәчәләй эшбатырлары да читтә калмадылар. «Юлдаш» кибете хуҗалары Абдулла һәм Халидә Хәсәновлар бик матур сувенирлар бүләк иттеләр. «Восток» хуҗалыгының җитәкчесе Зәйнулла углы Ринат Искәндәров чыгымнарның зур өлешен үз өстенә алды.

Авылыбызның спортчылары алдынгылар исемлегендә булдылар. Беренче һәм икенче урыннарны алдылар.

Ярышта катнашып безләрне куандыручылар түбәндәге иптәшләр:

  • Сәйфетдин кызы Әнисә Булатова,
  • Галимҗан кызы Рамилә Гәрәева,
  • Илйас кызы Асия Исмәгыйлева.

Бәйрәм рухын сәнгатькәрләр бик күтәрделәр. Мәдәният Сарае мөдире Арслан кызы Жанна Әмирова йөрәкләрне канатландырырдай программ әзерләгән иде. Берсеннән-берсе матур җырларга, биюләргә халык дөбердәтеп кул чапты. Яңа Мансурдан килгән Рәшит кызы Алия Илйасова халыкны таң калдырды. Бик матур җырлады.

Шаулатып-гөрләтеп ярыш узды. Җиңелүчеләр булмады. Куанышып-шатланып кайтып киттек.

Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

Спартакиада среди инвалидов Похвистневского района

Просмотров: 1206

Комментирование запрещено