Гүзәл Уразова үзенең туган көнендә өр-яңа КЛИП тәкъдим итте

18 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова туган көнен билгеләп үтте. 2017 ел Гүзәл өчен аеруча истәлекле – җырчыга 35 яшь тулды! Үзенең туган көненә атаптырмы, Гүзәл өр-яңа клип тәкъдим итте. «Синең белән минем сөю» дип атала ул. Карыйбыз:

Тамашачылары һәм фанатлары җырчыга иң изге теләкләрен юллап, видеокотлау яздырган. Тамашачы мәхәббәтен озак еллар дәвамында саклап, яңа үрләргә ирешеп, тамашачыны иҗат җимешләре белән сөендереп яшәргә язсын, дип тели алар.

Гүзәл Әскәр кызы Уразова 1982 елның 8 гыйнварында Пермь өлкәсенең Барда районы Барда авылында дөньяга килгән. Гүзәл – гаиләдә беренче бала, аның Гөлназ исемле сеңлесе һәм Раушан исемле энесе бар. Җырчы берничә югары белемгә ия: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты, Татарстан Президенты каршындагы Кадрлар әзерләү институты. Бүгенге көндә җырчы тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән Эллари, Камилла исемле ике кыз һәм Самир исемле ул үстерә.

artistlar.ru, matbugat.ru.

Просмотров: 966

Один комментарий

  1. не совсем удачное фото..